Чуашстан татарлары — татарларның Чуашстанда яшәүче территориаль төркеме.
Тарихлары Республика территориясе алдан Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм Казан губернасы составына кергән.
XVI гасрының икенче яртысында Сыры елгасы юуенча чик буе ныгытмаларын саклау өчен йомышлы татар-мишәрләр күчерелә, XVII гасырда Гөбенә һәм Бола елгалары бассейннары үзләштерелә.
XVIII гасырда казан татарлары авыллары (Янгелде һәм Әлмән авыллары) нигезләнә.
Таралышлары
2010 елда Чуашстанндә 34 214 татар кешесе яшәгәнВсероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. : см. (1959 елда — 31 357,Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Красноярская область 1989 елда — 35 689,Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Красноярская область 2002 елда — 36 279 кешеВсероссийская перепись населения 2002 года : Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ ).
Татарлар, тупланып, Чабаксар (2010 елда — 4777 кеше), Канаш (3956), Яңа Чабаксар (1600) шәһәрләрендә; Батыр (10512), Комсомол (7370), Шомырша (1601), Епрәч (656), Козловка (605) һәм Ялчык (332) районнарында яшиләр.Онлайн — энциклопедия Tatarica
Республикада унтугыз татар (Каенлык, Кече Шыгырдан, Кызыл Камыш, Кызыл Чишмә, Кыр Бикшеге, Озын Куак, Сориле, Татар Согыты, Татар Тимәше, Татар Шорыты, Тигәнәле, Тукай, Урмай, Шыгырдан, Янгелде, Яңа Бикшек, Яңа Чепкас, Әлмән, Әхмәт) һәм ун чуаш-татар (Албус-Сөрби, Асан, Байтирәк, Баскак, Имәнкисәге, Көчек, Муллалы, Татар Ивашкиносы, Яңа Александровка (Комсомол районы), Өч Балтай) 2 чуаш-мордва-татар (Мордва Төкесе, Буа) авылы бар.
Күренекле кешеләре Советлар Союзы Геройлары Г. Г. Гобәйдуллин, Б. С. Рәхимов һәм М. Г. Салихов, Дан орденының тулы кавалерлары Я. Г. Бикчәнтәев һәм Б. С. Төхфәтуллов, биология фәннәре докторы Р. А. Абзалов, техник фәннәр докторлары С. М. Миңнуллин һәм ТР ФА академигы Җ. Ш. Сөләйманов, философия фәннәре докторы Ә. З. Фәизов, журналист Д. М. Гыйсметдинов.
Искәрмәләр
Чыганаклар Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л. М. Айнутдинова, Б. Л. Хамидуллин. — Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. — 336 с.
Төркем:Татарлар Төркем:Чуашстан Төркем:Чуашстан халыклары