Сарысаз-Тәкермән мәчете, рәсми исеме Мөхәммәд мәчете () ― Татарстанның Сарман районы керүче Сарысаз-Тәкермән авылында 1994 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих XIX гасыр башында авылда мәчет булган. Билгеле дин әһелләре: Рахманкол Сәиткол улы (1818 елда вафат), указлы азанчы. 1836 елдан ― Фәтхулла Фәйрүш улы Фәйзуллин, азанчы. 1847 елдан ― Камалетдин Сараев, имам-хатыйп, мөгаллим. 1858 елдан ― Ибраһим Сәгъдетдин улы, имам. Рәхмәтулла Җиһаншин, имам, мөгаллим.Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 42-43нче бит.

1855 елда җәмигъ мәчете төзелгән. Дин әһелләре: 1886 елдан ― Мөхәммәтхафиз Камалетдин улы (?―1920), имам-хатыйп, мөгаллим. 1896 елдан ― Мөхәммәтсабир Мөхәммәтгали улы, азанчы. 1918 елдан ― Хуҗиислам Миңнехан улы (?―1920), азанчы. 1921 елдан ― Әхмәтзәки Мөхәммәтгәрәй улы (1893, Юлтимер ― 1937), имам.

1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Нөркәй волостена кергән Тәкермән авылында 1870 елда мәчет һәм мәктәп булуы турында искә алына. Сарысаз-Такерман (Сарысаз Тәкермән). Институт Татарской Энциклопедии

1859 елда авылда 824 ир-ат, 1902 елда 619 ир-ат теркәлгән. XIX гасыр уртасыннан авылда мәчет, 1870 елдан аның янында мәктәп булуы билгеле, 1905 елда авылда 2 мәчет теркәлгән. История деревни Сарысаз-Такирмень. Татары без границ

1902 елда Уфа губерна идарәсе авылда тагын бер мәчет төзергә рөхсәт биргән. Дин әһелләре: 1903 елдан ― Габделкотдус Сәлахетдин улы, имам; Әгъләметдин Гыйззәтулла улы, азанчы.

1877 елда басылган «1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1870 года») авылда мәчет, мәдрәсә булуы теркәлгән.

«1906 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1906 года») авылда 2 мәчет булуы теркәлгән. Сарсаз-Текирмень. Нуркеевская волость. Генеалогический форум ВГД

Яңа бина 1994 елда яңа бер катлы таш мәчет сафка баса. Мәчеткә «Мөхәммәд» исеме бирелгән. Бина газ белән җылытыла. Гыйбадәт залы ~60 кеше сыйдыра. Манарасы бинаның түбәсендә. Җир участогы белән бергә мәйданы 615 кв.м. Имамнар: 1994―2012 елларда ― Нәсәд хәзрәт, имам. 2012 елдан ― Әсхәт хәзрәт Габдрахманов, имам.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 79-80нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 42-43нче бит.

Сылтамалар Сарысаз-Такерман (Сарысаз Тәкермән). Институт Татарской Энциклопедии

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:1994 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре.