Кара Борын — Новосибирск өлкәсе Колыван районында урнашкан чат татарлары авылы. Новотроицк авыл советы составына керә.
Географиясе Авылның мәйданы — 19 гектар. Авыл сазлы урында, Колыван шәһәр тибындагы поселогыннан 42 километр төньяк-көнчыгышта, Ор-Симан урман дачасы читендә урнашкан. Авылдан көньякка 3 километр ераклыкта Об елгасы үтә, төньякка 3 километрга Минзәлә күле ята.
Халык саны Авыл халкы — 34 кеше (1996 ел).Колыванский район // Районы Новосибирской области, справочно-аналитические материалы. — Новосибирск: НИИРУ, 1996. — 127 с. 2000 елга исәпләнгән мәгълүматлар буенча, авылда чатлар яши — алар Көнбатыш Себердәге татарларның җирле этник төркем, себер татарларының бер тармагы.Le Petit Fute: Новосибирская область / Michel Strogoff & Ass., City-Guides, Country-Guides ; Сост. А. Юдин ; Отв. ред. В. Петров. — Paris — Luxembourg — Москва, 2000. — 192 с. — ISBN 5-86394-104-9
Инфраструктура Авылда 2007 елга мәгълүматлар буенча 1 сәламәтлек саклау учреждениесе һәм 1 мәгариф учреждениесе эшли.
Күренекле урыннар Авыл янында Уен елгасы буенда табылган археологик һәйкәл — кулай мәдәният каберлеге урнашкан. Кулай мәдәнияте (б. э. к. III гасыры — б. э. V гасыры) тимер гасырга карый. Күп табылдыклар булганга, бу җирләүләрнең берсенә Мисырдагы билгеле табылдыкка охшаш рәвештә Тутанхамон каберлеге дигән шаяртулы кушамат бирелә. Кабердә бронза сугыш пычаклары, тимер пычак, сөяк һәм бронза ук очлары, сөяк гарпуннар, ике бронза тасмалы йонлы башлык, хайваннарның сөяк фигуралары табылган. Хайваннар ясау борынгы халыкның дини культларының бер өлеше булган дип фаразлана.
Искәрмәләр
Төркем:Колыван районы торак пунктлары