Айдар Юнысов, Айдар Рәшит улы Юнысов (1987 елның 18 феврале, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Илеш районы, Түбән Череккүл) ― виртуоз музыкант-баянчы, композитор, җырчы-автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган артисты (2023). Баянчы Алмаз Юнысовның игезәге.
Тәрҗемәи хәле 1987 елның 18 февралендә Башкортстан АССР Илеш районы Түбән Череккүл авылында туган. Игезәк туганы Алмаз, сеңлесе бар. Кечкенәдән сәнгать (музыка) юлын сайлый. Югары Яркәй музыка мәктәбендә баян классында укый (укытучысы Люция Рәфкать кызы Хөсниярова), район күләмендә уздырылган «Илеш сандугачы» конкурсында катнашып, икенче урын ала. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Уфа сәнгать училищесының баян классына укырга керә. Укыганда ук сәхнәгә баянчы булып чыга. «Яшик бу дөньяны яратып» исемле беренче җырны училищеның дүртенче курсында яздыра, аны Салават Фәтхетдинов башкара. Язган җырлары белән 2006―2007 елларда тамашачыга таныла башлый. Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Уфа дәүләт сәнгать академиясенә укырга кергән, 2011 елда тәмамлаганАлинә Айдарова. Айдар – Алмаз Юнысовлар: «Әнигә безнең хакта: «Бу балалар исән калмаячак», – дигәннәр». Интертат, 21.02.2023.
2008 елда Уфа дәүләт «Нур» татар театрында концертмейстер булып эшли башлаган. Җиде ел әлеге театрда эшләү чорында күп спектакльләрдә катнашкан, җырлар иҗат иткән. Параллель рәвештә, җырчылар Вәсилә Фәттахова, Әнвәр Нургалиев, Вилдан Фәйзуллин төркемнәрендә, «Ихлас―моң» җыр театрында эшләгәнҖырчы Алмаз һәм Айдар Юнысовлар. GongTV, 11.10.2022 (беренче турны үзләренең авылларыннан башлаганнар ― 8 мартка бүләк йөзеннән авылдашларына бушлай концерт куйганнар). Концертлары театрда спектакль белән бер көнгә туры килгәндә, китеп йөрү мөмкин булмый. Шуңа күрә, үзенең иҗат юлын ― татар эстрадасын, сайлап, 2015 елда (театрда директор алышынгач) Уфа дәүләт «Нур» татар театрыннан киткән.
2015 елда игезәк туганы Алмаз белән Уфа үзәгендә тавыш яздыру студиясе ачып, мөстәкыйль эшли башлаганнар. Айдар үзе күбрәк оештыру, планлаштыру, афиша ясату, дизайн мәсьәләләре белән, Алмаз аранжировка, тавыш яздыру белән шөгыльләнәЗоя Солошина. Алмаз һәм Айдар Юнысовлар: «Беренче гонорар – 300әр сум акча, носки һәм кулъяулык». «Шәһри Казан», 26.10.2018. Ешрак Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков кебек җырчылар белән эшлиләр. Җырларнын Әнвәр Нургалиев, Лилиана Ирназарова, Мирхәт Гайсин, Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар җырлый.
2016 елда Башкортстаннан, Татарстаннан баянда уйнап җырлаучы игезәк яшүсмерләрне катнаштырып, «Игезәкләр шоу» проекты башлап җибәргәннәр (2016 елда алты пар игезәк катнашкан булган).
Уфада беренче зур концертлары 2013 елда куелган. Шуннан бирле ел саен Уфаның иң зур залы ― «Яшьләр сарае»нда концертлары уза. Социаль проектларда катнашалар. «Созвездие талантов» кокурсында катнашучы талантлы авыру балаларга студиядә җырлар яздырырга, клиплар төшерергә булышалар.
Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең дәүләт менеджменты кафедрасында магистратурада читтән торып укый.
2023 елның сентябрендә «Китап» нәшриятында «Аклы-каралы дөнья» китабы чыккан, анда Юнысовларның популяр җыр текстлары кертелгән Зөһрә Исламова. Алмаз һәм Айдар Юнысовлардан - «Аклы-каралы дөнья». «Кызыл Таң», 28.09.2023.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2006 ― Илһам Шакиров исемендәге «Татар җыры» конкурсы лауреаты 2020 ― Болгар радиосының VIII Милли музыка премиясе лауреаты 2021 ― «Яңа татар җыры» конкурсы лауреаты 2023 ― Башкортстанның атказанган артисты Торжественная церемония награждения прошла в рамках заседания Совета по культуре РБ. Министерство культуры Республики Башкортостан, 23.12.2023
Гаиләсе Хатыны Азалия, Стәрлетамактан, БР халык артисты Фәим Әхмәтҗанов (1964―2022) кызы. Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр бүлеген тәмамлаган, «Нур» театрында эшләгән. Бер уллары бар.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Лилия Йосыпова. «Табиблар безне, исән калмаслар, дигән булган». «Ирек мәйданы», 4.04.2024, № 13 (705), 8-9нчы бит.
Сылтамалар Ляйсан Файзуллина. Талант, помноженный на двое: Айдар и Алмаз Юнусовы о творчестве, любимых инструментах и вдохновении. Газета «ЕР-Башкортостан», 30.11.2023 Алинә Айдарова. Айдар – Алмаз Юнысовлар: «Әнигә безнең хакта: «Бу балалар исән калмаячак», – дигәннәр». Интертат, 21.02.2023 Алмаз Айдар Юнысовлар. Рәсми төркем
Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:«Нур» театры Төркем:Баянчылар