«Тынычлык» мәчете () ― Татарстанның Саба районы административ үзәге Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә 2024 елның 14 июнендә ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенә караучы Саба районы мөхтәсибәте карамагында. Бу Саба районында 61нче мәчетСабада яңа «Тынычлык» мәчете ачылды (фоторепортаж). «Саба таңнары», 14.06.2024.

Тарих Төзелешнең башы ― 2018 елМечети района. saby.tatarstan.ru. Мәхәллә 2019 елның 22 гыйнварыннан рәсми теркәлгән ― Приход «Тынычлык» пгт. Б. Сабы. 2019 елның март ахырында мәчет төзелешенә рөхсәт алу өчен проект документациясе әзерләнгән. 2019 елның 10 апрелендә төзелешкә рөхсәт алынган. «Тынычлык» мәчете төзелешен 2019 елның июнендә, «Шоколад» балалар бакчасы янында башлау планлаштырылганМечеть «Тынычлык» ВКонтакте. 2021 елның 14 октябрендә манарасына ярымай куелган Сабада «Тынычлык» мәчете манарасына ай куелды. «Саба таңнары», 15.10.2021. Ул тулысынча халыктан җыелган сәдака акчасына һәм эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән төзелә. Мәчет биш елда сафка басканСабада «Тынычлык» мәчете ачылды. Татар-информ, 16.06.2024.

2024 елның 14 июнендә, Корбан бәйрәме көнендә ачылган. Корбан гаете алдыннан Сабада яңа мәчет ачыла. «Саба таңнары», 7.06.2024. Тантанада Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, башка дин әһелләре катнаша Байлар Сабасында Аллаһның тагын бер изге йорты ― «Тынычлык» мәчете ачылды. Саба ТВ, 14.06.2024.

Бина Мәчет ― бер манаралы, аксыл-кызыл кирпечтән күтәрелгән бина. Мәчет бик муллык, байлык белән салынган. Түбәсендә гөмбәзе юк. Тәрәзәләренең өске ягы ярымтүгәрәкләнеп килә. Әйләнә-тирәсенә күптөрле куак-агачлар, аллы-гөлле чәчәкләр утыртылган, янәшәгә җыйнак кына беседка да ясап куйганнар.

Җитәкчелек Имам-хатыйб Камил улы Илнур хәзрәт ГалимҗановГалимзянов Ильнур Камилович. companies.rbc.ruМечеть «Тынычлык». Cаба24

Искәрмәләр

Сылтамалар

Сабада «Тынычлык» мәчете ачыла. YouTube видео, 1:32

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Саба районы мәчетләре Төркем:2024 елда төзелгән мәчетләр