Мәсуд ПезешкианМиңнеханов Пезешкианны Иран Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады. Татар-информ, 6.07.2024, Мәсуд Мөхәммәт-Али Пезешкиан (, 1954 елның 29 сентябре, Иран, Көнбатыш Азәрбайҗан устаны, Мәһабад) ― Иран Ислам Республикасы Президенты (2024 елның 5 июленнән). 2016―2020 елларда Иран парламенты спикерының беренче урынбасары, 2001―2005 елларда Иран сәламәтлек саклау һәм медицина мәгарифе министры.

Тәрҗемәи хәле 1954 елның 29 сентябрендә Иранның Көнбатыш Азәрбайҗан устанындагы Мәһабад шәһәрендә иранлы азәрбайҗан (әтисе) һәм көрд (әнисе) гаиләсендә туган. 1973 елда диплом ала һәм чакырылыш буенча хезмәт итәргә Забул шәһәренә китә. Нәкъ шул вакытта медицина белән кызыксына башлый. Хәрби хезмәтне тәмамлагач, туган провинциясенә кайта, анда медицина институтына укырга керә һәм гомуми медицина буенча дәрәҗә ала. Иран―Гыйрак (1980—1988) вакытында еш кына алгы сызыкта була, анда медицина бригадаларын җибәрү өчен җаваплы була һәм хәрби табиб булып эшли. 1985 елда гомуми практика табибы курсын тәмамлый һәм медицина көллиятендә физиология укыта башлый.

Сугыштан соң Тебриз медицина фәннәре университетында гомуми хирургия белгечлеге буенча укуын дәвам итә. 1993 елда Иран медицина фәннәре кардиохирургия буенча белгечлек ала. 1994 елда Тебриз медицина фәннәре университеты президенты була һәм бу вазифаны биш ел дәвамында башкара.

Дини эшчәнлеге Пезешкиан ― Коръән укытучысы һәм шигый мөселманнар өчен төп текст булганReformist candidate Masoud Pezeshkian shakes up Iran presidential election (Матур сөйләм юлы) укучы. Шулай ук «Иран-Төркия дуслыгы җәмгыяте» әгъзасы булып тораاسامي اعضاء گروه دوستي پارلماني مجلس نهم.

Сәяси карьерасы Сәяси юлы 1997 елда сәламәтлек саклау министры урынбасары сыйфатында Мөхәммәт Хатәми администрациясенә кушылгач башлана. Дүрт елдан соң ул илнең сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнә, бу вазифада 2001 елдан 2005 елга кадәр эшли. Шул вакыттан бирле ул биш тапкыр Иран парламентына сайлана, анда шулай ук 2016 елдан 2020 елга кадәр парламент спикерының беренче урынбасары вазифасын башкараPersian Press Review.

2013 елгы президент сайлауларында катнаша, ләкин үз кандидатурасын ала. 2021 елгы президент сайлауларында аның кандидатурасы кире кагылган. Ниһаять, 2024 елда вакытыннан алда катнашырга рөхсәт ителә, анда ул бердәнбер реформатор-кандидат була һәм икенче турда 53% тан артык тавыш җыеп, җиңү яулый .

Шәхси тормышы Хатыны гинеколог булганمقامهای جمهوری اسلامی و همسرانشان؛ مردان نامدار و زنان 'بینام'. 1993 елда автокатастрофада хатыны һәм бер баласы үлгән. Калган ике улын һәм кызын берүзе үстерә һәм бүтән беркайчан да өйләнми. Кызы Захра химия магистры дәрәҗәсенә ия.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Төркем:Иран сәясәтчеләре Төркем:Иран президентлары Төркем:Гамәлдәге дәүләт башлыклары Төркем:Тәһран университетын тәмамлаучылар