Октай Рифат (), тулы исеме Али Октай Рифат, Октай Рифат Хорозҗу ( Oktay Rifat'ın Soyadının Horozcu Olduğu İddiası. Malumatfuruş, 18 Şubat 2021), 1914 елның 10 июне, Госман империясе, Трабзон ― 1988 елның 18 апреле, Төркия, Истанбул) ― төрек шагыйре, прозаигы һәм драматургы. Орхан Вәли Канык һәм Мәлих Җәүдәт Андай белән бергә яңа төрек поэзиясенә нигез салучы булып санала.
Тәрҗемәи хәле 1914 елның 10 июнендә Трабзон шәһәрендә туган. Әтисе Сәмих Рифат (1875―1932) ― төрек шагыйре, тел белгече һәм сәясәтче, Төрек теле институтына нигез салучыларның берсе. Әнисе Мөнәввәр (Münevver) ягыннан бабасы (1857―1929), төрек гаскәрие, Госман империясе армиясе офицеры. Октай Рифат ― төрек инкыйлаб шигъриятенә нигез салучы Назыйм Хикмәтнең (1902―1963) икетуган энесе (кузены), аларның уртак ерак бабалары ― госманлыларда хезмәт иткән поляк офицеры (Төркиядә ислам кабул иткәч: Мостафа Җәләлетдин Паша, 1826―1876).
1932 елда Әнкарада (Ankara Atatürk Lisesi) тәмамлаганнан соң, хокук факультетында укыган, 1937 елда Финанс министрлыгы хисабына сәяси фәннәрне өйрәнү өчен Франциягә җибәрелә. сәяси белем факультетында укый. Туган иленә кайткач, матбугат департаментында эшли.
Иҗаты Октай Рифат ― берничә пьеса авторы. Шулай ук күп кенә Аурупа шагыйрләре әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итүче. Шигъриятенең төп каһарманы ― аның замандашы. Бу чорда язылган әсәрләрендә ул җәмгыятьтә булган җитешсезлекләрне тәнкыйтьли: Yaşayıp Ölmek, Aşk ve Avarelik Üstüne Şiirler (Тормыш, мәхәббәт һәм сукбайлык турында шигырьләр, 1945), Güzelleme (Матурлыкка мәдхия, 1945), Aşağı Yukarı (Түбән ‒ югары, 1952).
Шагыйрь буларак, Октай Рифат стереотиплардан һәм күзаллаулардан котылырга кирәк дип раслаучы, формализмга, сентиментальлеккә каршы чыгучы һәм сөйләмнең матурлыгына нигезләнүче «Garip» () әдәби түгәрәгенең лидерларының берсе була, анда шулай ук Орхан Вәли Канык һәм Мәлих Җәүдәт Андай да керәOrhan Veli Kanık | Modernist Poet, 20th Century Poet, Turkish Literature. Britannica. Аларның 1941 елда бастырылган уртак җыентыгының кереш сүзендә бәян ителгән карашлары нигезендә, поэзия алдагы гасырларның формализмыннан һәм риторик классик стиленнән баш тартырга тиеш, гади, сөйләм теленә якын һәм асылда гади кешеләргә хезмәт итәргә чакырылган «сәнгатьсез» сәнгатькә әверелергә тиешThere is a translation of the preface in the online journal by poets Sidney Wade and Efe Murad, The Critical Flame .
1941 елда Орхан Вәли Канык һәм Мәлих Җәүдәт Андай белән бергә «Таган» әдәби төркемен оештыра.
1949 елда Орхан Вәли Канык һәм Мәлих Җәүдәт Андай белән бергә төрек шагыйре Назыйм Хикмәтне төрмәдән чыгаруны таләп итеп, өч көнлек ач тору акциясе үткәрә.
Соңрак Октай Рифат «Таган»ның әдәби платформасыннан читләшә, «İkinci Yeni» () дип аталган модернист-шагыйрлар төркемендә билгеле шагыйрь булып таныла. Бу төркемнең шигърияте чынбарлык һәм социаль юнәлештән баш тартып, формаль тәҗрибә юлын сайлый. 1950―1960 елларда язылган шигырьләрендә шәһәр тормышын, аның социаль капма-каршылыкларын күрсәтә Рифат Октай.
Әсәрләре Поэзия xxxx: Garip 1945: Güzelleme 1946: Yaşayıp Ölmek, Aşk ve Avarelik Üstüne Şiirler 1952: Aşağı Yukarı 1954: Karga ile Tilki 1956: Perçemli Sokak 1958: Âşık Merdiveni 1963: İkilik (Aşağı Yukarı ve Karga ile Tilki'nin ikinci baskısı) 1966: Elleri Var Özgürlüğün 1969: Şiirler 1973: Yeni Şiirler 1976: Çobanıl Şiirler 1979: Bir Cıgara İçimi 1980: Elifli 1982: Denize Doğru Konuşma 1984: Dilsiz ve Çıplak 1987: Koca Bir Yaz 2007: Bütün Şiirleri I, ISBN 978-975-08-1295-8 2007: Bütün Şiirleri II, ISBN 978-975-08-1296-5
Роман 1976: Bir Kadının Penceresinden 1980: Danaburnu 1982: Bay Lear
Драматургия 1961: Birtakım İnsanlar 1948: Kadınlar Arasında (Devlet Tiyatrosu'nda gösterilmiştirMetin And, Türk Tiyatrosunun Evreleri. s.377) ya da Fettah Paşalar 1988: Atlarla Filler ya da Dirlik Düzenlik (ilk yayınlanışı) 1988: Çil Horoz (ilk yayınlanışı) 1988: Yağmur Sıkıntısı (ilk yayınlanışı)
Искәрмәләр
Сылтамалар Oktay Rifat'ın Soyadının Horozcu Olduğu İddiası. Malumatfuruş
Моны да карагыз Орхан Вәли Канык Мәлих Җәүдәт Андай
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Төрек шагыйрьләре Төркем:XX гасыр шагыйрьләре Төркем:Төрек тәрҗемәчеләре Төркем:Төркия драматурглары Төркем:Әнкара университетын тәмамлаучылар Төркем:Седат Симави премиясе лауреатлары