Розетта Айтматова, Розетта Түрәкол кызы Айтматова (; 1937 елның 8 марты, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― җәмәгать эшлеклесе, Кыргызстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты. Чыңгыз Айтматов премиясе лауреаты (2016). 2014 елда «Femme» журналы версиясе буенча «Ел хатын-кызы» номинациясенә лаек булган.
Тәрҗемәи хәле
1937 елның 8 мартында Мәскәүдә туган. Әтисе Түрәкол Мәскәүдә Кызыл профессура институтында укыган, әнисе Нәгыймә Мәскәүдә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Айтматовлар төпчек кызларына испан партизанкасы хөрмәтенә Розетта (Роза) дип исем кушканнар. Әтисе Түрәкол 1937 елның август ахырында хатыны Нәгыймәне балалары белән поездга утыртып, Кыргызстанга, туган авылы Шәкәргә озатып җибәрә. Әтиләренең кул болгый-болгый поезд артыннан йөгерүе балалар хәтеренә мәңгегә уелып кала. Бу әтиләре турында соңгы хатирә булып чыга Мысли вслух. Роза Торекуловна Айтматова 05.09.2012 // АКИpress.
1937 елның август ахырында әтисенең туган авылы Шәкәрдә яшиләр. Әнисе Нәгыймәгә, «халык дошманы» хатыны дип, беркайда эш бирмәгәннәр, балаларын ятимнәр йортына тапшырырга киңәш иткәннәр. Авылда туганнарында яшәү авырлашкач, район үзәге булган Кировка авылына (хәзер Талас өлкәсе Кара-буура районы үзәге Кызыл-Адыр авылы) күченгәннәрНагима Абдувалиева, мать Чингиза Айтматова. Гениальные Матери Планеты. proza.ru. Бөек Ватан сугышы башлангач, район үзәгендә яшәү дә авырлаша, гаиләнең хәлләре мөшкелләнә, 1942 елның башында гаилә Талас өлкәсе (хәзерге Манас районы) авылына күчкән. Гаилә, Җийдәдә 1942—1949 елларда яшәп, мәктәбе яхшы булган район үзәге күчә.
Әнисе Нәгыймә балаларын укытуга бар тырышлыгын куйган. Розетта Таласта урта белем бирү мәктәбен, шулай ук Фрунзеда В. В. Маяковский исемендәге Кыргыз хатын-кызлар педагогика институтының (2005 елдан Ишеналы Арабаев исемендәге Кыргыз дәүләт ) физика-математика факультетын тәмамлап, озак вакыт әлеге вузда эшләгән, мәктәп укытучылары әзерләгән, доцент гыйльми дәрәҗәсе алган.
Р. Т. Айтматова ― физика-математика фәннәре кандидаты, Хатын-кызларга карата дискриминациянең барлык формаларын бетерү буенча конвенцияне () кыргыз теленә тәрҗемә иткән һәм бастырган. «Хатын-кызларга ярдәм үзәге» ҖЧҖ президенты.
Кыргызстанның атказанган мәгариф хезмәткәре. Җәмәгать эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә, хатын-кызлар хәрәкәтендә катнаша.
Кыргыз Республикасы алдындагы аерым казанышлары өчен шәхси пенсия билгеләнгән.
Балалар табибы Эсенбәк Алымкуловка кияүгә чыкканРоза Айтматова. Воспоминания в день 80-летия. www.24.kg , балалары: улы Урмат (1960), кызы Айгөл (1965).
Искәрмәләр
Сылтамалар Роза Айтматова. Белые страницы истории. Мои воспоминания. Бишкек: ОсОО «V.R.S. Company», 2013. ISBN 978-9967-27-080-0 Роза Айтматова. Воспоминания в день 80-летия. www.24.kg
Төркем:Кыргызстан җәмәгать эшлеклеләре Төркем:Кыргыз Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәрләре Төркем:Физика-математика фәннәре кандидатлары Төркем:И. Арабаев исемендәге Кыргыз дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Чыңгыз Айтматов Төркем:Әнисе татар, әтисе башка милләттән булган шәхесләр