Яңа Әлем () — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Географиясе Яңа Әлем Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 308 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 5 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Административ-территориаль корылышы 11нче Башкорт кантоны, Ырынбур губернасы Минзәлә өязе Кыргыз улусы Байсар түбәсенә карый, 1865 елда бу өяз Уфа губернасына керә. 1866 елда ырыу улустары бетерелгәч, авыл Актаныш улусы составына керә. 1920 елдан Татар АССР-ының Минзәлә кантоны, 1930 елдан — Актаныш районы, 1963 елдан — Минзәлә районы, 1965 елдан — янә Актаныш районы составында. Авыл тарихы Яңа Әлем авылы кыргыз ыруы башкортларының авылы буларак, Тыңламас елгасы ярында, Актаныш авылыннан көньякка таба 12 километр еракта урнашкан. XVIII гасырның беренче яртысында нигез салына. Тарихи хикәяттә бу вакыйга күпкә борынгырак дәвергә күчерелә һәм түбәндәгечә бәян ителә: Яңа Әлем авылында 11нче буын кешеләр яши. Димәк, авылның оешу чоры чама белән 1450-1500 елларга туры килә. Зиратта шундый язулы таш кисәге табалар: “Күп масаиблар күрү илә...(язу җуелган) 1610 саниди... вафат булди...”. Авыл утырган урын тоташ катнаш урман белән капланган була, кыр урталарында, чокыр-чакырлы урыннарда эле дә ялгыз тирәкләрнең яки оеш-оеш куакларның булуы чыннан да моның шулай икәнлеген раслый шикелле. Беренче булып авылга Әлем исемле кеше күчеп килә һәм үзенә урынны табигатьнең матур җиреннән – “Ике су арасы” дип йөртелгән җирдән сайлый. Ә ул күчеп килгән авылны (күченеп килүчеләрдән элекке урында калганын), Әлемнәр нәселеннән өлкәнрәге калганлыктан, Иске Әлем дип, кечерәген – күчеп килгән авылны Яңа Әлем дип атый башлыйлар. Авылларда хуҗалыклар саны ишәя башлагач, иген үстерер өчен басулар күбрәк кирәк була башлагач, урманнарны кисү күбәя. Әлеге юллардан күренгәнчә, 11нче буын хакында искә алына. Фәндә кабул ителгәнчә һәр буынга 25 яшь бирсәк һәм 11гә тапкырласак, 275 саны килеп чыга; ул санны бүгенге ел исәбеннән алсак, 1735 елга юлыгабыз. XVIII-XIX гасырларда авылның халкы асаба һәм типтәр катлауларына бүленә, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. 1773-1775 елларда булып узган Крестьяннар сугышында аның вәкилләре Е.И.Пугачев явында катнаша. XVIII гасыр ахырында ук Яңа Әлем ул заман өчен хәтта губерна күләмендә дә бик сирәк күренеш булган иң эре авылларның берсенә әверелә; волость үзәге булмаса да, халык саны буенча күп кенә волость үзәкләрен узып китә: 1795 елдаир-атлардан гына да 373 кеше теркәлә. 1870 елда авылда 248 хуҗалыкта 1349 кеше (682 ир заты һәм 667 хатын-кыз) яши, мәчет эшли. 1882 елның сентябрендә Яңа Әлемдә рус-башкорт мәктәбе ачыла. Беренче укытучы (мөгаллим) итеп Оренбург татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган, авылның указлы мулласы Лотфулла хәзрәт Мансуров билгеләнә. Ул берара Диния нәзарәте мөфтиенең ярдәмчесе вазифаларын башкара, полк мулласы дигән хәрби дәрәҗәгә ия булуы да мәгълүм. Беркадәр вакыттан хәзрәтнең балалары Фәридә, Гафифиә, Гөлчирә (булачак юрист, Һади Такташка кияүгә чыга, шагыйрь аларга кунакка кайтып йөри), Хәнәфи, Хаккый, Фәйзерахман, Хәерланам да шул ук мәктәптә укыталар. 1884 елның 1 гыйнварында анда 40 малай, 1885 елда 85 малай укый. Мәктәпне тоту өчен елга дәүләт казнасыннан – 400 сум, мөгаллим-муллага 96 сум түләнә. 1891 елда мәктәп өчен бина төзелә (моңарчы ул хәзрәт өендә эшләп килә, укыту анда 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр дәвам итә). XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында Яңа Әлем зур тизлек белән үсә; 1870-1906 еллар аралыгында хуҗалыклар саны 134кә, халык саны 473 кешегә арта: 1906 елда 382 хуҗалыкта 1822 кеше (1038 ир заты һәм 784 хатын-кыз) исәпләнә.Чагыштыру өчен: 1906 елда Яңа Әлем кергән волостьның үзәге Актанышта 249 хуҗалыкта 1292 кеше – 657 ир заты һәм 635 хатын-кыз яши. Халыкның ишәюенәтиҗәсендә мәхәллә икегә бүленә һәм 1909 елда бер мәчет төзелә. Беренче мәхәлләнең мәчете – Актаныш ягында, икенче мәхәлләнең мәчете хәзерге авыл клубы урнашкан урында була. 1906 елда җәдит мәдрәсәсе ачыла. 1917 елгы Октябрь революциясе алдыннан авылда 2 мәчет, мәдрәсә, мәктәп, кредитлау җәмгыяте, 2 җил тегермәне, 4 ярма яргыч, тимерчелек, 3 бакалея кибете, 3 икмәк саклау-сату кибете эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 6664,1 дисәтинә тәшкил итә. Яңа Әлем кешеләре торган саен сәүдә мөнәсәбәтләренә күбрәк тартылалар. Хәзер инде Минзәләнең 2нче гилдия сәүдәгәре Зариф Хәлфинның Актаныштагы кибетләре генә ихтыяҗны үтәп җиткерә алмый, авлдагы аерым затлар да үз йортларында кибет-лавкалар ачып җибәрәләр. Шуларның берсе Закирҗан Фәхретдинов була. Ул Актаныштагы сәүдәгәрләр Митьян Мәҗитовтан һәм Шагали Мөхитовтан көнкүреш өчен кирәкле товарлар алып кайтып сата. Аның вафатыннан соң бу эшне хатыны Гафифә дәвам иттерә. Яңа Әлемдә иң күп халык яшәгән чор 1913 елга туры килә (2599 кеше): 1906 елдан соң узган 6-7 ел эчендә халык саны 777 кешегә арта. 1920 елга кадәр Яңа Әлем Уфа губернасы Минзәлә өязенең Актаныш волостена керә. 1917 елгы Октябрь революциясен авыл халкы бертөрле генә кабул итми. Яңа Әлемнәр Гражданнар сугыш, сәнәкчеләр фетнәсе белән бәйле вакыйгалардан һәм 1921-1922 еллардагы булган ачлыктан зур зыян күрәләр. Сәнәкчеләр Карабаш ягыннан килеп, авылга кергәч тә, иң элек комсомолларга, большевикларга һәм аларга теләктәшлек итүчеләргә, укытучыларга, совет хезмәткәрләренә карата җәза чаралары үткәрәләр. Алар бу вакытта башлангыч мәктәптә укытып йөргән Фәридә Мансурованы (Лотфулла хәзрәт кызын) һәм Сарман мулласы кызын тотып алалар, советча укытуда гаепләп, аларны урам буйлап тачклар белән кыйнап, мәсхәрәләп йөртәләр. Озакламый Иске Әлемгә кызыллар отряды килеп җитә; ике арада бәрелеш була, сәнәкчеләр җиңелә. 1922-1927 елларда укыту дүртьеллык мәктәптә алып барыла. Укытучылар булып Миргазиян Харрасов (Колын авылыннан), Габдрахман Шириязданов, Шәмгый Закирова, Мәликә Шәмгулова, Габдрәхим Шириязданов, Каис Закиров эшлиләр. 1929 елда ШКМ (Крестьян яшьләре мәктәбе) оештырыла. Шул ук чорда авылдан утызлап хуҗалык бүленеп чыгып, 6 км чамасы ераклыкта Тимеркул дип исемләнгән чокыр буена урнашалар һәм күмәкләшеп җир эшкәртү ширкәте төзиләр. 1929 елда күмәкләштерү хәрәкәте башлангач, алар күмәк хуҗалык оештыралар һәм аны “Тимеркул колхозы” дип атыйлар. Яңа Әлемдә дә күмәкләштерү башлана. 1929 елда оешкан күмәк хуҗалык тарала һәм озакламый (1930 елда) “Кызыл көч” колхозы төзелә. Әлеге вакыйга барышында Бакир Ишмитов, Уйкай Мансуров, Имамгали Ишмитов, Гафетдин Баһаветдинов, Шаһит Гафетдинов, Хафиз Вабиков, Муллым Бикмөхәммәтов, Касыйм Ишмитов, Әбүгали Ишмитов, Фатих Гобәйдуллин, Зәки Вабиков, Габдулла Гобәйдуллин, Гани Бикмөхәммәтов, Миргаяз Мөхәммәтов, Гани Газизов, Фазлый Галимов, Әнвәр Зарипов, Хәсән Гобәйдуллин мал-мөлкәтләреннән мәхрүм ителәләр. Мәгълүм булганча, ул елларда колхозларны җитәкче кадрлар белән ныгыту өчен шәһәрләрдәге, завод-фабрикалардагы алдынгы эшчеләрнең бер отрядын, ягъни “егермебишмеңчеләрне”, авылларга, күмәк хуҗалыкларга җибәрәләр. “Кызыл көч” колхозына әнә шул “егермебишмеңчеләр”нең берсе, Баку эшчесе Ишмөхәммәтов килә. Ул берничә ел күмәк хуҗалыкны җитәкли. Авыл советының беренче рәисе Әнвәр Ялалов була. Шул ук вакытта дингә каршы көрәш көчәя, мәчетләр ябыла, аларның манаралары киселә. 1935-1936 елларда югары очтагы мәчетне клуб сыйфатында файдалана башлыйлар. 1930 елларда түбән оч мәчетендә балалар укыталар. 1931 елда колхозга беренче трактор кайта. Әдият Хәбибуллин алып кайткан “Фордзон” маркалы бу тракторларны карарга бөтен авыл халкы җыела. Хатын-кызлардан да механизатор кадрлар үсеп чыга башлый. Шундыйларның беренчесе – Яңа Әлемгә килен булып төшкән комсомолка Мөсаллия Нургалиева; ул 1933-1935 елларда хатын-кызлар арасында алдынгы тракторчы буларак таныла. 1933 елда уку өе (изба-читальня) оештырыла. 1934 елда мәктәп җидееллык укытуга күчә. Бөек Ватан сугышы фронтларына Яңа Әлем авылыннан 485 кеше китә, шулардан 296 кеше яу кырларында ятып кала, 98 кеше хәбәрсез югала. 1949 елда “Кызыл көч” колхозын Тәкый Төхбәтуллин җитәкли башлый. Ул идарә иткән дәвердә күмәк хуҗалык республика күләмендә соклангыч казанышларга ирешә. 50нче елларда “Кызыл көч”кә Иске Әлем, Тимеркул хуҗалыклары кушыла. 1963 елдан соңгы дистә еллыкларны бер-бер артлы Гадел Сәлахетдинов, Ринат Гаянов, Филүс Гаязов, Әфка Сәрваров җитәкчелек итәләр. 1976 елда урта мәктәпнең яңа бинасы файдалануга тапшырыла. 1985 елда ике катлы универсам калкып чыга (2009 елда реконструкция үткәрелеп, икмәк пешерү комбинаты итеп үзгәртелә). 1995 елда мәчет төзелә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә яңа һәйкәл ачыла; шул чорда газ кертелә. Соңгы елларда хуҗалык “Башак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә. 2001 елдан аның директоры – Хәлил Хуҗин. 2002 елда уздырылган халык санын алу вакытында 421 хуҗалыкта 1281 кеше теркәлә. Авылда бик күп төрле урыннарны бүгенге көндә дә бик күп төрле атамалар белән йөртәләр. Мәсәлән, “Дегет тау чатыры”, “Җирән бүләге”, “Бурнаш”, “Коры каен сызасы”, “Караңгылык сызасы”, “Краснов буасы-рус буасы”, “Мәчет аршасы”, “Нәскәй коесы”, “Камчау”, “Ает буе” һәм башкалар. Боларның күбесенең тарихын хәзерге буын кешеләре, бигрәк тә яшьләр белмиләр дә. Ә бит аларны белү һәркем өчен кызыклы. Авылның үткәне белән чагыштырганда, аларның тарихын белү өчен топонимия (нинди дә булса географик атамаларны тикшерә торган фән) буенча махсус курслар белү соралмый. Авыл зураю белән, җир җитми башлаган. Ә тирә-яктагы җирләргә Куян, Солтангол авылы кешеләре хуҗа булганнар һәм Яңа Әлем кешеләренә бирергә теләмәгәннәр. Еш кына җир өчен сугышлар булып торган, хәтта кешеләрнең үлү фактлары да кабатланган. Шуннан соң кешеләрдә терлекчелек һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнү арта. Авылдан ерак булмаган урында дегет кайнату эшен оештырып җибәргәннәр. Менә шуннан инде бу урынны “дегет күле чыга торган җир” дип йөрткәннәр. Вакытлар үтү белән, елганың суы кибә һәм коры чокырга гына әверелеп кала. Шуннан соң бу урынны “Дегет күле чокыры” дип йөртә башлыйлар. Шулай да зур күпчелек игенчелекне ташламый әле. Ә бу өй түбәләрен салам белән ябарга мөмкинлек бирә. Терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр исә, өй тәрәзәлеге өчен карындык, киндер сугар өчен җеп әзерләргә йон бирәләр. Шулай итеп кешеләрнең тормыш-көнкүрешләре заманына күрә рәтләнә бара.Авылга беренче мәртәбә керосин 1860 елда кайтарыла. Халык аны башта ничек файдаланырга белми җәфалана. Кием тегү өчен бердәнбер материя — киндер була. Ә аякларда — юкәдән үрелгән чабаталар. Юкәне авылдан шактый еракта урнашкан урманда хәзерлиләр. Юкәдән эшләнгә чыпта, мата мәгънәсен гарәп сүзе “Бурия” аңлата. Хәзер менә шушы чыпта үрергә юкә каезлаган урынны “Бурнаш” диеп йөртелүен “бурия” сүзенең әнә шул вакытлардан үзгәрә-үзгәрә килгән нәтиҗәсе дип карарга булыр иде. Электән килүче атамаларда, гомумән, гарәп-фарсы сүзләренең теге яки бу күләмдә халык тарафыннан үзгәртелгән формалары еш очрый (мәсәлән , “Җирән бүләге”, “Камчау” һәм башкалар). Бераз соңрак, илдә промышленностьның үсүе белән, бакырчылар, кургашчылар, кирпеч сугучылар килеп чыгалар. Кирпеч сугучылар Яңа Әлем якларында да булалар һәм авылдан ерак булмаган елга буена урнашып, үз эшчәнлекләрен башлыйлар. Кирпеч өчен балчык казып алынган урында чокыр барлыкка килә. Вакытлар үтү белән елганың суы кибә һәм ул шушы чокыр эчендә генә җыелып кала. Менә шушы чокырны кирпеч җитештерүчеләрнең җитәкчесе Краснов фамилиясе белән “Краснов буасы” яки аның милләтенә карап “Рус буасы” дип йөртә башлыйлар. Бу урын әле дә шулай атала. Хәзер әлеге урында кешеләрнең иң яратып эчә торган “Зимский” дип йөртелә торган кое барлыкка килә. Мөселман динен тотучыларга да Краснов –рус динендәге кеше тарафыннан ясалган чокырдан чыккан су – шифалы икән тагы!