Әхмәт Абдулаев, Әхмәт Магомедович Абдулаев (, 1959 елның 15 сентябре, СССР, РСФСР, Дагстан АССР, Гумбет районы, Югары Инхо) ― ислам дин әһеле, Дагстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе (1998 елдан), югары мөфти, һәм тарикатьләре шәехе.
Тәрҗемәи хәле 1959 елның 15 сентябрендә Дагстан АССР Гумбет районы Югары Инхо авылында туган. Кечкенәдән гарәп телен һәм Ислам дине нигезләрен өйрәнгән. Аның гаиләсендә һәрвакыт иманга һәм дингә тугрылык атмосферасы сакланып калган, хәтта совет чорында, дин тотучылар рәсми рәвештә эзәрлекләүләргә дучар ителгәндә дә, аның туганнары үз диннәрен саклаган һәм балаларын үз диннәре васыятьләре буенча тәрбияләргә курыкмаган. Әхмәт ― нәкшбәндия һәм шәзилия тарикатьләренең мәшһүр суфи шәехе Габделхәмид Әфәнденең (Абдулхамид-Афанди) оныгы.
Дин юлында Дин гыйлемен 1972 елда өйрәнә башлаган. 1991 елда мәчетнең имамы булган.
1992 елдан Кызылйорттагы Имам Шамил исемендәге ислам институтында укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, анда ректор вазифасын башкарган.
1998 елда Дагстан шурасында Әхмәт Абдулаев бертавыштан мөфти һәм Дагстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган.
2010 елда имам (1937―2012) рухи остаз дәрәҗәсен (иҗазә) алган, мөридләрне үгетләү белән шөгыльләнмәгән. Сәгыйть әфәнде Чиркәйле терактта үтерелгәннән соң, аның варисы Габделҗәлил Әфәнде (Абдулжалил Афанди) Ә. Абдулаевка мөридләргә үгет-нәсыйхәт бирергә боерык биргән.
2013 елда Дагстан мөфтие шәех Әхмәт Абдулаев «Мөхәммәт пәйгамбәрнең изге реликвияләрен саклаучы» дигән мактаулы статус алган, шулай ук аңа реликвияләр үзләре, шул исәптән Мөхәммәт пәйгамбәрнең чәчләре дә, тапшырылган.
2024 елның 29 октябрендә Ә. Абдулаев Рус православ чиркәве башлыгы, патриарх Кирилл белән очрашуда аннан мәктәпләрдә яулыктан йөрү мәсьәләсендә мөселманнарны хуплауны сораган. Мөфти фикеренчә, Россиядә яулыктан йөрүне дә күзаллаган уртак мәктәп формасын кертергә кирәк. Бу социаль буллинг мәсьәләсен хәл итәргә һәм дини кешеләрнең традицион кыйммәтләрен сакларга ярдәм итәчәк. Рус православ чиркәве башлыгы Дагстан мөфтие тәкъдиме белән килешкәнДуховные лидеры мусульман и православных России поддержали ношение платка в школах. islam.ru, 29.10.2024.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2023 ― III дәрәҗә Почет ордены (Дагстан) "Дагстан Республикасы алдындагы зур казанышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен 2019 ― «Дуслык» ордены (Россия) ― рухи һәм мәдәни традицияләрне саклаудагы һәм үстерүдәге казанышлары, халыклар арасында дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән актив эшчәнлеге өчен''Путин присвоил муфтию Дагестана орден Дружбы // Regnum 2015 ― Дагстанның халык каһарманы 2009 ― «Дагстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденыОрден «За заслуги перед Республикой Дагестан» получил муфтий Дагестана Ахмед-хаджи Абдулаев
Библиография 2015 елда «Благонравие праведников» китабы чыккан; китап гарәп телендә язылган, чиратлашып авар һәм рус телләренә тәрҗемәләре чыкканКнига «Благонравие праведников» // islam.ru. 2015 ел ахырына аның гомуми тиражы 200 000 данәдән артып киткән. Китап буенча видеодәресләр сериясе, шулай ук аудиокитап чыгарылган.
Шәхси тормышы Өйләнгән. Хатыны Айна (Патимат) Заирбековна Гамзатова (1971 елда Махачкалада туган), Дагстан мөфтиятенең медиахолдингын нигезләүче һәм җитәкчесе. Балалары: уллары — Магомед һәм Әхмәт (Гамзатов), кызлары — Патимат, Хадижат һәм Хабиба. Искәрмәләр
Сылтамалар Абдулаев Ахмед-хаджи // Кавказский узел Ахмед-хаджи Абдулаев // Все портреты
Моны да карагыз Дагстан мөфтияте
Төркем:Дагстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Дагстан халык каһарманнары Төркем:Дагстан мөфтиләре Төркем:Нәкшбәндия