Муанда Boeing 737 һәлакәте ( [jejuhangong 2216 pion churak sago ― Jeju Airlines авиаширкәтенең 2216 рейсы һәлакәте]) ― 2024 елның 29 декабрендә Көньяк Кореянең провинциясе Муан округында булган авиация һәлакәте. Бангкок ― рейсын башкарган Көньяк Кореянең Juju Airlines авиаширкәтенең Boeing 737-800 пассажир очкычы Муан халыкара очып китү-утыру полосасыннан читкә тәгәрәгән һәм һава аланының киртәсенә бәрелгән. Аның бортында булган 181 кешенең (175 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы) икесе исән калган. Әлеге авария ― 1997 елда Гуамдагы соң Көньяк Корея очкычы белән булган иң авыр авиация һәлакәте.

Очкыч

Boeing 737-8AS очкычы 2009 елда чыгарылган, HL8088 буларак теркәлгән. Очкыч башта Ryanair авиакомпаниясе (Дублин, Ирландия) тарафыннан эксплуатацияләнгән, аннары 2017 елда Jeju Air авиакомпаниясенә тапшырылган. Һәлакәткә кадәр бер ел алдан ул 12 илгә 1389 халыкара рейс һәм 747 эчке рейс башкарган. 20 декабрьгә кадәр ул Муанга очмаган. Һәлакәткә бер ай кала, Jeju Air Covid-19 пандемиясе аркасында тукталып торганнан соң Муан халыкара аэропортында даими халыкара рейсларны яңарткан, һәм эшкә җәлеп ителгән самолет Муан белән Бангкок арасында атнасына дүрт рейс башкарган, Jeju Air аны 8 декабрьдә генә куллана башлаган булган. Очкычка техник хезмәт күрсәтү Көньяк Корея хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән минималь 28 минут дәвамында башкарылган.

Экипаж һәм пассажирлар 175 пассажирның икесе Таиланд гражданнары булган, калганнары — Көньяк Корея гражданнары. Бортта булганнарның иң өлкәне 1946 елда, иң кечесе — 2021 елда туган. Биш пассажир 10 яшьтән кечерәк булган. Пассажирларның күбесе Бангкоктагы биш көнлек Раштуа турыннан өйләренә кайтып килгән.

Экипаж составына һава судносы командиры, икенче пилот һәм дүрт стюардесса кергән. Аларның очкычның койрык өлешендә булган икесе исән калган.

Тарих

Көньяк Кореянең авиаширкәте очкычы Таиланд башкаласы Бангкок халыкара аэропорты UTC+7:00 буенча 2:11 дә очып киткән. Очкыч Көньяк Кореяның Көньяк Чолла провинциясе Муан округында урнашкан Муан һава аланына төшеп утырганда UTC+09:00 буенча 9:07 дә казага очраган. Утырганда экипаж алгы шассины чыгара алмаган һәм очкычны фюзеляжга утыртырга тырышып караган. Очкыч очып китү-утыру полосасыннан чыгып киткән, һава аланының бетон коймасына бәрелгән, берничә өлешкә таркалган һәм яна башлаган. Шаһитлар сүзләренчә, очкычның шассие ачылмаган һәм ул җиргә бәрелеп яна башлаган. Һава аланының янгын сүндерү хезмәте фаразынча, очкыч кошларга бәрелгән булуы ихтимал.

Корея Республикасының Җир, транспорт һәм диңгез эшләре министрлыгы сүзләренчә, Һава хәрәкәте идарәсе экипажны һәлакәткә кадәр үк кошлар белән бәрелешү ихтималы турында кисәткән һәм пилотларга башка урында утырырга рөхсәт иткән булган. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү өчен урынга якынча 1560 янгын сүндерүче, полиция офицеры, хәрбиләр һәм башка кешеләр белән 32 янгын сүндерү автомобиле һәм берничә вертолет килгәнSouth Korea plane crash kills almost all 181 people on board after suspected bird strike. news.sky.com.

Реакция Һәлакәт көнендә Көньяк Кореядә 29 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр милли матәм игълан ителгән. Моннан тыш, Көньяк Корея хакимияте илдә барлык Boeing 737-800 очкычын тикшерәчәкләрен белдергән. 179 кешенең үлеменә китергән казадан соң Jeju Air һава ширкәтенә караган тагын бер Boeing 737нең шасси проблемалары килеп туган, ләкин ул һава аланына төшеп утыра алган.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:29 декабрь Төркем:2024 ел Төркем:2024 елда авиаһәлакәтләр Төркем:Авиаһәлакәтләр Төркем:Көньяк Кореядә авиаһәлакәтләр