Салават Фаязов, Салават Фоат улы Фаязов (Салават Фаатович Фаязов; 1958 елның 12 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Калинин районы, Иске Кадермәт) ― очучы, генерал-майор, корпус командиры. Россия Федерациясенең атказанган хәрби очучысы (2001)Фаязов Салават Фоат улы (12.11.1958) / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.187-188.
Тәрҗемәи хәле 1958 елның 12 ноябрендә Татарстан АССР Калинин (1959 елдан Актаныш) районы (хәзер Иске Сәфәр авыл җирлегенә керүче) Иске Кадермәт авылында колхозчы гаиләсендә туган Известные люди поселения. Фаязов Салават Фоатович. Старосафаровское сельское поселение. О поселении.
Пучы урта мәктәбен тәмамлагач (1976), Ставрополь шәһәрендәге һава һөҗүменнән саклану очучылары һәм штурманнары югары хәрби авиация укырга кергән.
1980 елданАльтаф Гюльахмедов. Фаязов Салават Фаатович. Генералы и адмиралы татарской национальности. proza.ru ― Амурдагы Комсомольск шәһәрендә истребитель авиаполкында очучы. юл кисүче очкычында, Су-27 истребителендә, соңрак МиГ-31 истребителендә очып, ил күген саклаган, өлкән очучы, бүлекчә командиры, эскадрилья командиры урынбасары, экадрилья командиры булган. Гомеренең 2500 сәгатен һавада үткәргән.
1988 елдан Г. К. Жуков исемендәге һава һөҗүменнән саклану хәрби команда укыган.
Хәрби академияне тәмамлагач, Мурманск өлкәсе Кола районы бистәсендә, Яңа Җир архипелагының Южный утравында урнашкан хәрби аэродромында, Архангельск өлкәсе Котлас шәһәрендә полк авиаочышлар куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы, командир урынбасары булып хезмәт иткән.
1996 елдан Ленинград өлкәсендәге авиаполк командиры, тагын 3 елдан Санкт-Петербургта урнашкан һава һөҗүменә каршы корпус командиры итеп билгеләнгән.
2000 елда Архангельскига дивизия командиры итеп күчерелгән.
2002 елдан ― Тверь өлкәсе Ржев 32нче һава һөҗүменнән саклану корпусы командиры урынбасары.
2005 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының укырга кабул ителгән. Академияне тәмамлагач, командиры итеп билгеләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Кызыл Байрак ордены 2001 елның 4 августы ― ― авиация техникасын үзләштерүдәге аерым казанышлары, очучы кадрларны тәрбияләүдә һәм укытуда югары күрсәткечләре һәм хәрби авиациядә күпьеллык авариясез очу эше өчен.
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Рәзинә Фаиз кызы (Актаныштан). Балалары: кызы һәм улы.
Искәрмәләр
Әдәбият Фаязов Салават Фоат улы (12.11.1958) / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.187-188.
Сылтамалар Альтаф Гюльахмедов. Фаязов Салават Фаатович. Генералы и адмиралы татарской национальности. proza.ru Известные люди поселения. Фаязов Салават Фоатович. Старосафаровское сельское поселение. О поселении Салават Фаязов ВКонтакте
Төркем:Россия хәрби очучылары Төркем:Россия Федерациясенең атказанган хәрби очучылары Төркем:Г. К. Жуков исемендәге ҺКО хәрби академиясен тәмамлаучылар Төркем:РФ генштабы хәрби академиясен тәмамлаучылар Төркем:РФ генерал-майорлары