Фриуллар яки Фурланнар () — Италиядә яшәүче халык. Халык саны 800 меңнән 1,5 миллионга кадәр, шуларның 530 меңе илнең төньяк-көнчыгышындагы Фриули-Венеция-Җулия өлкәсендә ― Удине, Порденоне һәм Гориция муниципалитетларында, шулай ук провинциясендә яши. Фриул телендә сөйләшәләр, барлык фриуллар диярлек итальян телен белә. Дин тотучы фриуллар ― католиклар. Италиядә сөйләшүчеләр саны буенча икенче милли азчылык булып тора. Тагын 170,000 фриул Италиянең башка урыннарында яши һәм якынча 800,000 фриул Италиядән читтә (АКШ, Канада, Аргентина, Бразилия, Австралия, Бельгия) яши.

Тарих Фриул атамасы латинча «Foroiulani» — Форум-Юлия (Forum Iulii) шәһәре халкы сүзеннән килеп чыккан, хәзер Чивидале-дель-Фриули. Үзатамалары Фурлан.

Фриуллар тарихи яктан өлкәсендә яшәгән кабиләләр: , , кабиләсе нәселеннән. Территория б.э. к. I гасырга тулысынча Рим империясе составына керә. IV-V гасырга кадәр халык тулысынча романлаштырылган була. Алга таба фриулларның этногенезында вестготлар, һуннар, остготлар, , шулай ук славян кабиләләре катнашкан.

XV гасырдан фриуллар көчле итальян йогынтысын кичерәләр, аларның җирләре Берләшкән Италия составына кергәч, 1866 елда итальяннар белән ассимиляцияләнәләр диярлек.

Искәрмәләр

Сылтамалар Фриулы. Энциклопедия народов мира

Төркем:Әлифба буенча халыклар Төркем:Роман халыклары Төркем:Италия халыклары