Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте () ― Россия Федерациясенең Мәскәү өлкәсендә 2006 елда рәсми теркәлгән үзәкләштерелгән дини оешма. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтенә хисап тота. Мәскәү өлкәсенең ~54 мөселман оешмасын берләштерә. Адрес Юридик адрес: 142401 Россия, Мәскәү өлкәсе, Ногинск ш., Көньяк ур., 35Контакты. ДУММО. Факттагы адрес: 142184 Россия, Мәскәү өлкәсе, Подольск , Климовск микрорайоны., Революция ур., 3 йорт, бина 1 («Рахман» мөселман үзәге). «Рахман» мөселман үзәгендә Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте аппараты урнашкан, аннан Мәскәү өлкәсендәге барлык мөселман җәмгыятьләренең эшчәнлеге координацияләнә «Рахман» мөселман үзәге

Тарих Әүвәл Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте «Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте» дип аталган булган, Мәскәү өлкәсе территориясендә мөселман дини җәмгыятьләре саны артканнан соң, «Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте»н «Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте» итеп үзгәртү турында Карар кабул ителгән.

Максатлары Оешманы төзүнең төп максаты ― Мәскәү өлкәсе территориясендә мөселман җәмгыятьләрен берләштерү һәм үстерү. Бүгенге көндә Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Мәскәү өлкәсенең 54 мөселман оешмасын берләштерәОбщины Московской области. ДУММО. Ислам рухи кыйммәтләрен яңадан торгызу һәм тарату; Мәскәү өлкәсе территориясендә мөселман оешмаларын берләштерү; яшьләрне патриотизм, дуслык һәм гомуммилли үзаң рухында тәрбияләү; һәркем файдалана алырлык Ислам мәгарифен үстерү.

Бурычлары Диния нәзарәте үз эшчәнлегендә массакүләм мәгълүмат чаралары аша дөрес аңланган исламны үстерүне; рухи-әхлакый һәм мәгариф характерындагы төрле чаралар оештыруны; динара диалогны үстерүне; дәүләт хакимиятенең өлкә һәм муниципаль органнары белән партнерлык мөнәсәбәтләрен төзүне; җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны саклауны; мөселман җәмгыятьләренең санын арттыруны; Мәскәү өлкәсе территориясендә мәчетләр төзүне; интеграция һәм мигрантларны адаптацияләү һ. б. бурычлар куеп эшли.

Үткәрелгән чаралар Мөселман җәмгыятьләре каршында Ислам нигезләренә өйрәтүне оештыру, Мәскәү өлкәсе территориясендә көндәлек һәм җомга намазларын үткәрү, Мәскәү өлкәсе мөселман җәмгыятьләре укучылары арасында ел саен үткәрелә торган олимпиада, өлкә мөселман җәмгыятьләре арасында мини-футбол буенча чемпионат, Мәскәү өлкәсе мәчетләре каршында балалар өчен җәйге һәм кышкы курслар, хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләү һ. б. чаралар.

Факт 2024 елда (бер ел эчендә) Мәскәү өлкәсенең региональ иминлек Баш идарәсе () Мәскәү өлкәсендә төрле конфессиягә караган 21 җирле дини оешманы тикшергән, нәтиҗәдә, төрле Диния нәзарәтләренә караган 13 гыйбадәт бүлмәсе эшен туктатканЗаявление Духовного управления мусульман Московской области относительно проверок религиозных организаций в 2024 году.

Җитәкчелек Мөфти 2012 елдан Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти (1981 елда Мәскәүдә туган), Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары, философия фәннәре кандидаты (2018). Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйбы Әхмәт Холибоев. Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары һәм Аппарат җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Давыдов (Подольск). Имам-хатыйб Рафаил хәзрәт Хәмзин. Дини мәгариф Дини оешма ― «Мәскәү өлкәсенең Ислам көллияте» дини һөнәри белем бирү оешмасы. Ректоры: Камалов Инсаф Илгиз улы.

Җирле җәмгыятьләр

Апрелевка Балашиха (Иман)местная мусульманская религиозная организация "Иман" Балашихинского района Московской области, мечеть Белоомут (Нур-Свет) Верея Видное Воскресенск (Мөселман Мәдәни Үзәге)Местная религиозная организация мусульман города Воскресенска Дзержинский Домодедово Дубна Егорьевск Железнодорожный Зарайск (Ватан) Истра Клин Коломна (Фатиха) Королёв Котельники Красногорск Краснозаводск Куровское

Лобня Люберцы Можайск (Ватаным) Мытищи (Адалят) Наро-ФоминскО нас - Наро-Фоминская соборная мечеть Ногинск (Әл-Ихсан)Мусульманская община «Аль-Ихсан» Одинцово (Тахир) Озёры (Ихлас-Искренность) Орехово-Зуево Павловский Посад Подольск (Рахман) Пушкино Раменское (Умма) Реутов Родники Рошаль Руза Селятино Сергиев Посад (Баязит-Первосходство) Серебряные Пруды

Солнечногорск (Манара-Минарет) Старая Купавна (Нур) Фрязино Химки Чехов (Иман) Шатура Шаховская Щёлково (Иман) Щёлково (Равил) Төзекләндерүдән соң Мәскәү өлкәсендә Щелковоның Җәмигъ мәчете ачылды. Татар-информ, 13.09.2025Щелково Җәмигъ мәчете ачылды. Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе хәбәрләре Телеграмда, 13.09.2025 Электрогорск Электросталь Яхрома (Адәм-Адам)

Искәрмәләр

Сылтамалар Духовное управление мусульман Московской области Духовное управление мусульман Московской области. vk.com

Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Мәскәү өлкәсендә ислам Төркем:2006 елда нигезләнгән дини оешмалар