Шарль Лебре́н; ., Ле Брен; ., Лебрён, Лебрюн (француз телендә: Charles Le Brun; 1619 елның 24 феврале, Париж — 1690 елның 22 феврале, шунда ук) — француз живописецы һәм рәсем ясаучысы, классицизм тарафдары, Людовик XIV хөкем итү чорының иң әһәмиятле Париж рәссамнарының берсе, художество теоретигы һәм педагог; тарихи картина һәм монументаль росписьләр остасы, зур Версаль сараеның эчке оформлениесе һәм мәшһүр Көзге галереясе оформлениесенең баш авторы, шулай ук портретист буларак эшләгән. Парижда Король живопись һәм сынчылык академиясенең учреждениесенең инициаторы һәм унике беренче “аксакал” академикның берсе (1648 елдан бирле), корольнең беренче живописецы (1664 елдан бирле). Римда Француз академиясенең учредителе (1666 елда), Парижда король Гобеленнар мануфактурасы мөдире.
Тәрҗемәи хәле Рәссамның гаиләсе Франция төньягында Пикардия килеп чыгышлы булган һәм ат казанган бабалары белән мәшһүр булган. Шарль Парижда Сен-Мартен урамында торган сынчы оста Николя Лебрен һәм Жюльена Ле Бле (мәшһүр язучы Пьер Ле Бленың кызы) улы булган. Гаиләдә әнисе ягыннан классик әдәбиятны һәм белем алганны югары бәяләгәннәр. Шарль биш бала булган гаиләдә өченче бала булган. Кечкенә Шарль Лебрен рәсем ясауга һәм живописька иртә сәләт күрсәткән һәм сынчылык сәнгатендә әтисе юлыннан иярүдән баш тарткан сыман Thuillier J., Montagu J. Charles Le Brun. 1619—1690: Peintre et dessinateur. — Paris: Ministère d’Etat chargé des Affaires Culturelles, 1963 (BNF 37560568). Яшүсмергә унбер яшь тулгач аның абыйсы Франциянең киләчәк канцлеры Пьер Сегьеның балаларының тәрбиячесе Андре Ле Бле Шарльне дәүләт хезмәтенә әзерләү өчен киңәш иткән. Шарль живописец Симон Вуэга өйрәнчеккә кергән. Ул шулай ук Франсуа Перьеның өйрәнчеге булган. Унбиш яшендә кардинал Ришельёның заказларын башкарган, танылган оста Никола Пуссен тарафыннан күреп алынган булган һәм 1642 елда Пуссен белән Римга барган. Сегьедан стипендиягә рәхмәтле Лебрен Римда Пуссен җитәкчелеге астында дүрт ел эшләгән. Римда булганда Лебрен борынгы Рим сыннарын өйрәнгән, Рафаэль әсәрләреннән күчермәләр ясаган, җирле рәссамнар белән очрашканChisholm Н. Le Brun, Charles // Encyclopædia Britannica. — Vol. 16 (11th ed.). — Cambridge University Press, 1911. — Рp. 351—352. Парижга кайткач, Лебрен яңа көчле яклаучылар тапкан, шул исәптән финанс суперинтенданты Николя Фукены, аның заказы буенча ул Анна Австрияленең портретын ясаган, ә аннан соң кардинал Мазаринига хезмәткә күчкән. Во-ле-Виконт кальгасында эшләп, Лебрен Фуке һәм Жан-Батист Кольбер көндәшлеге белән манипулирлаган Мазарини интригалар үзәгенә эләккән. Үзен яхшы яктан күрсәтеп ул җиңүче – Кольберның хөрмәтенә ия булган. Корольнең беренче министр урынын алып Кольбер башкалар арасында Кояш-Корольнең куәте символы буларак Франциянең халыкара престижы һәм мәдәни йогынтысын карап күп художество учреждениеләренең мөдире булган. В 1650 елда Италиядән кайтканнан соң Лебрен Ламбер Отеленең “Геркулес Галереясе”нең плафонын буяган. Шарль Лебрен Кольбер ярдәме белән 1648 елда Король живопись һәм сынчылык академиясен 1660-ынчы елда Гобеленнар мануфактурасын, 1666-нчы елда хәзерге вакытка кадәр эшли торган Римда Француз академиясен оештырган. Лебрен живопись һәм сынчылык Академиясенең хәрәкәт иттерүче көче булган һәм аның эше өчен җаваплы унике беренче аксакалның берсе итеп сайланган булган. Ул академиядә доминирлаган фигура булып калган һәм 1655 елда канцлер вазыйфасын (1663 елдан бирле гомер буе канцлеры), 1668 елдан бирле ректор һәм 1683 елдан бирле мөдир вазыйфасын биләгән. Академия һәм аңа буйсынган учреждениеләр белән җитәкчелек итеп Лебрен « Людовик XIV-нең зур стиле»нең иң әһәмиятле фигурасы булып тулы буын рәссамнарның сайлауларына һәм дөньяга карашларына турыдан-туры йогынты ясаган. Король үзе аның фикерләре яклы булган һәм Лебренның сәнгатен хуплаган, бигрәк тә 1660 ел триумфаль тантаналарыннан соң һәм 1661 елда Во-ле-Виконт кальгасы интерьерлары оформлениесе тәмамлануыннан соң. Шул ук елда ул Лебренга Александр Македонский тарихыннан картиналар сериясенә заказ биргән; серия “зур стиль”нең идеология һәм эстетикасы буенча Александр Бөек һәм Кояш Король бөеклеге арасында символик бәйләнешне күрсәтергә мөмкин булган. Картиналар буенча гобеленнар Мануфактурасының “Александр Македонский” (1664-1680-енче еллар, серияне сигез мәртәбә кабатлаганнар) шпалералар сериясе өчен картоннар башкарылган булган. Бу эш, король Людовикның парад портреты кебек үк рәссамга дворянлык һәм «Корольнең беренче живописецы» (Premier Peintre du Roi) һәм шулай ук 12000 ливр күләмендә гомерлек пенсия китергән. Король Лебренны “барлык вакытларның иң бөек француз рәссамы” итеп игълан иткән. 1662 елдан бирле Лебрен король сарай янының барлык художество проектларын контрольдә тоткан. Живопись эшләреннән башка Лебрен шпалералар өчен картоннар иҗат иткән, Лувр сараенда “Аполлон галереясе” залларын, Сен-Жермен кальгасының интерьерларын шәхсән буяган. 1671-1686 елларда рәссамнарның “гаять зур армиясе” белән Версаль сараеның зур йокы бүлмәсен, “Илчеләр баскычы”н (Escalier des Ambassadeurs, 1679, 1752 елда җимерелгән булган) һәм Зур көзге галереясенең (Galerie des Glaces, 1679—1684), галереяга тоташучы Сугыш залы һәм Тынычлык залы (Salons de la Guerre et de la Paix, 1686) оформлениесен декорирлаганChisholm, 1911. — Р. 352. Король “Илчеләр баскычы” оформлениесе белән шулкадәр канәгать булган ки, 1679 елда аны испан илчесенә күрсәткәндә аны “месье Лебрен баскычы” дип атаган. Лебренга росписьлар гына түгел, ә “купшылык һәм бөеклек белән билгеләп үтелгән” йорт җиһазы, канделябрлар, вазалар, каминнар эскизлары карыйВласов В. Г. Лебрён, Лебрюн Шарль // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 486. — ISBN 5-88737-005-X. 1667 елда Лебрен Король академиясендә классик живопись шедеврлары турында лекцияләр циклын ачкан, шуның белән «Борынгылар һәм яңалар турында бәхәс» тарихи атамасын алган классицизм һәм барокко тарафдарлары арасында XVII гасырның мәшһүр дискуссиясендә катнашкан. Сәнгатендә Лебрен “Рафаэль һәм Пуссенның классицизмын итальян барокко стиле элементлары белән кушкан, шуның белән король Людовикның абсолют монархиясенә дан җырларга омтылышына тулы чамада җавап биргән парад стилен барлыкка китергән. Бу стильнең рәссам-сынчыларга, кисүчеләргә, рәсем ясаучы - -орнаменталистларга, гравёрларга, зәркән осталарына һәм йорт җиһазы осталарына йогынтысы бик зур булганВласов В. Г., 1996. — С. 486. Әмма Лебрен “зур стильнең” барлыкка китерүчесе генә булмаган, ул классицизмның академизмга әверелүенә ярдәм иткән. Ул җитәкчелек иткән Академиядә Лебрен “рубенсистлар”га каршы “пуссенистлар” позицияләрен һәм шулай ук төгәл рәсемнең колорит өстеннән позицияләрен яклаган. Академиядә аның баш оппоненты Пьер Миньяр булган. Кольбер төшүе белән маркиз де Лувуа король ихтыярына каршы Лебренны сарай янында эштән читләтеп караган. Лебренга тугъры академия аны яңа срокка янә сайлаган, әмма сарай яны интригалары картаючы рәссамның сәламәтлеген какшаткан. Бу авыру көчәю сәбәбе булган, бу авыру 1690 елның 22 февралендә Гобеленнар районында үз йортында үлеме белән тәмамланган. Лебрен Версаль сараеның росписьларын тәмамларга өлгермәгән, аларны эскизлары буенча Ноэль Куапель тәмамлаган. Шарль Лебренның ике ир туганы рәссам булган: Габриэль (1625—1660), живописец һәм гравёр һәм Николя Икенче (1615—1660), живописец-пейзажист. Шулай ук сынчы буларак, мөгаен фамилиядәше Ж.-Б. Пигаль өйрәнчеге Андре-Жан Лебрен һәм шул ук фамилия астында күп башка рәссам мәгълүм. Шарль Лебренның күп санлы өйрәнчекләре арасында Шарль де Лафосс, Рене-Антуан Уасс, Жан Жувене, Гиацинт Риго һәм Франсуа Вердье булган.
Галерея
Искәрмәләр
Библиография Тормышы һәм иҗаты тасвирламалары
Күргәзмә каталогы
Башка эшләр
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Белешмә күрсәткечләре
Сылтамалар
Шарль Лебрен Работы в музеях мира Работы в музеях Украины
Төркем:Рәссамнар