Минсәлим Вәлиәхмәт улы Тимергазиев Сөяктән сыннар ясаучы Минсәлим Тимергазиев Төмәннең Мактаулы гражданины булды. Татар-информ, 14.07.2020Тубылда сөяктән сыннар ясау остаханәсе ачылды (, , Кызыл Яр авылы, Яулытура районы, Төмән өлкәсе) — тубыл татарларыннан чыккан сөяктән сыннар ясау остасы. Жанр һәм тематик композицияләр авторы. Төмән өлкәсенең Мактаулы гражданины (2020).

Биографиясе Минсәлим Тимергазиев Төмән өлкәсе Яулытура районының Себер татарлары авылы Кызыл Ярда туган. Тубылда әти-әнисен югалткан татар балалары өчен «Красный Восток» балалар йортында тәрбияләнгән. А. И. Метелев җитәкчелегендәге Тубыл сөяктән сыннар кисү фабрикасында (1967—1969), һәм А. М. Ферапонтова җитәкчелегендәге Абрамцево училищесында укый.

1967—1981 елларда Минсәлим Тимергазиев шәһәрнең сөяктән сыннар кисү фабрикасында эшли, балалар сәнгать-сәнәгать мәктәбендә укыта. Шәһәр балалар сәнгать мәктәбендә укыта (1981—1986). 1991 елда Тубыл дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы каршында «Минсәлим» сәнгать-сәнәгать артеленә нигез сала. Шәһәр, өлкә, зона, республика, Бөтенсоюз, халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

1983 елдан СССР рәссамнары берлеге әгъзасы. Тубылда яши.

Төп эшләре «Болан булып уйнау» (1974), «Нефтепровод» (1977), «Боланда» (1982).Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998—703 с., илл

Искәрмәләр

Сылтамалар

Р. Умитбаева. Тубылның горурлыгы булган Минсәлим. Яңарыш (Төмән). Валов А. А., Сезева Н. И.., Шайхтдинова Н. Н. Художники Тюмени. Тюменская областная организация Союза художников России, 1994. Тимергазеев Минсалим Валиахметович Мастер-косторез Минсалим Тимергазеев Тимергазеев Минсалим Валиахметович Тимергазеев Минсалим Валиахметович Композиция «Выпускающие птиц». 1996 Шурале и батыр. Минсалим Валиахметович Тимергазеев Минсалим Тимергазеев передал в дар Ялуторовскому музейному комплексу новые косторезные изделия Близкий мир Минсалима 01.03.2011. В гости к Минсалиму Минсалим в мастерской

Төркем:Шәхесләр:Тубыл Төркем:Төмән өлкәсе мәдәнияте Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Яулытора районында туганнар Төркем:Төмән өлкәсенең мактаулы гражданнары