Земфира Вердиева, Земфира Надир кызы Вердиева (, 1935 елның 19 ноябре, СССР, Грузия ССР, Тифлис ― 2010 елның 9 ноябре, Азәрбайҗан, Баку) ― Азәрбайҗанның чит телләр буенча беренче хатын-кыз-фән докторы, профессор, Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе (1989). Азәрбайҗан чит телләр пединституты ректоры (1973–1995). Азәрбайҗан хатын-кызлары җәмгыяте рәисе.

Тәрҗемәи хәле 1935 елның 19 ноябрендә Тифлис шәһәрендә туган. Шул ук елны гаиләсе Бакуга күченгән. 1943―1945 елларда Бакуның рус телле №189 мәктәбендә бедем алган. 1953 елда Азәрбайҗан дәүләт телләр педагогия институтына (2000 елдан ), инглиз-француз факультетына укырга кергән. 1957 елда әлеге вузны кызыл диплом белән тәмамлаган.

1957―1995 елларда Азәрбәйҗан дәүләт телләр педагогика институтында лаборант, педагогик практика мөдире, укытучы, кафедра мөдире, 1973―1995 елларда ректор булып эшли.

1965 елда кандидатлык диссертациясен яклый, 1968 елда доцент гыйльми исеме ала. 1971 елда докторлык диссертациясен яклый, 1972 елда профессор гыйльми исеме бирелә. 1989 елда Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе итеп сайлана.

З. Вердиеваның дөнья илләреннән сатып алган 50 дән артык баш киеменнән торган бай коллекциясе бар.

2010 елның 9 ноябрендә вафат.

Гаиләсе Галимәнең ике кызы бар. Аларның берсе ― фән докторы, профессор, икенчесе ― юрист.

Фәнни эшчәнлеге 1965 елда кандидатлык диссертациясен яклый, 1968 елда доцент гыйльми исеме ала. 1971 елда докторлык диссертациясен яклый, 1972 елда профессор гыйльми исеме бирелә. 1989 елда Азәрбайҗан Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

Азәрбайҗанда һәм чит илләрдә галимәнең 190 га якын китабы, монографиясе һәм уку әсбаплары басылып чыккан. Аның фәнни-педагогик эшчәнлеге турында 372 мәкалә басылган.

1990―1995 елларда Азәрбайҗан Югары Советы депутаты була. 1989 елдан ― Азербайҗан хатын-кызлары җәмгыяте рәисе. Бу вакыт эчендә бөтен дөнья буйлап 65 хатын-кыз оешмасы белән элемтә урнаштыра. Бу җәмгыять 1920 елда оештырылган, хәзерге вакытта ул үз сафларында 75 меңнән артык хатын-кызны берләштерә.

Азәрбайҗан телләр университетында кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау советы әгъзасы. Берничә докторант һәм аспирант белән җитәкчелек иткән, төрле югары уку йортларында фәнни эш алып барган. Дөньяның 65тән артык илендә булып, шуларның 30дан артыгында университетларда лекцияләр укыган.

1990 елда аның чакыруы буенча Бакуга Төркия Президенты Тургут Өзалның (1927–1993) хатыны килгән. 1991 елда Төрек хатын-кызларының хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү фонды рәисе Сәлма Өзал чакыруы буенча республиканың танылган хатын-кызлары Төркиягә баралар.

Бөтен дөнья буйлап иҗтимагый активлыгы нәтиҗәсендә АКШ, Бөекбритания, Канада, Көньяк Корея һ.б. илләрнең бүләкләрен алган. Вердиеваның биографиясе 1998 елда Нью-Йоркта (АКШ) Халыкара биография белешмәлегенә кертелгән. Азәрбайҗан Милли энциклопедиясенә «Чит телләр буенча беренче хатын-кыз фән докторы» буларак кергән.

Татарстан галимнәре (шул исәптән академик Мирфатыйх Зәкиев) белән озак вакыт гыйльми контактта торганВоспоминания и отзывы из других республик / З.Н.Вердиева. Дорогой Мирфатых Закиевич! // Академик Мирфатых Закиев. М.: Инсан, 1998, стр.283. ISBN 5-85840-287-9.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1998―2003 елларда «Ел хатын-кызы» (Британия биографик үзәге) 2000 елда «Гасыр хатын-кызы» (Британия биографик үзәге) «Тынычлык урнаштыручылар илчесе» дипломы (БМО)

Искәрмәләр

Сылтамалар Verdiyeva Zemfira Nadir qızı

Төркем:Азәрбайҗан галимнәре Төркем:Азәрбайҗан тел белгечләре Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Шөһрәт ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары Төркем:Азәрбайҗан МФА мөхбир әгъзалары Төркем:Азәрбайҗан телләр университетын тәмамлаучылар Төркем:Ректорлар