Яңа имляХ.Курбатов “Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы”. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1960 134б. (татар ياڭا إملا)Имля фәнендә 9-10 сузыкны билгеләү заруриятын яклаган хәрәкәт. Х. Курбатов терминологиясе. 19 гасырда башка милләт галимләре һәм татар галимләре татар телендә 9-10 сузык аваз булганын әйтәләр. Шул нисбәттән яңаимлячылар барлык 9-10 сузыкны билгеләү заруриятын яклыйлар.

Тарихы 1895 елда басылган "Әнмүзәҗ" китабында Каюм Насыйри татар телендә 10 мәд авазы турында яза.

Беренче итеп татар телендә 10 сузык булганын Каюм Насыйри исбатлый. Лякин теоретик язуларын практикада кулланмаган. Каюм Насыйри үзенең фәнни әсәрләрен иске имлядә язуын дәвам иткән. +Каюм Насыйринең 10 мәд белдерү осулларыаәоөуүыэ/еыйисүз башындаآاَاوٰاوٰٖاوٓاوٖٓإاايсүз уртасындаااَوٰوٰٖاوٓاوٖٓيсүз ахырындаااَوٰوٰٖاوٓاوٖٓيаерымآاَوٰاوٰٖاوٓاوٖٓإاي 1893 елдан алып 1926 елга кадәр мөдәрис Шакирҗан Таһири 8 сузыкны белдерү тәкъдим иткән үзенең "Бөдаъ әт-тәгърим нам мөкаммәл әлифба" китабында Ө, Ү авазларын ۉ, ۉ. Ө, О, Ү, У үәү өстенә ишарәләр белән күрсәтә. А хәрефен آ, э һәм ы ны أ .

Шакирҗан Таһири кебек Мөхәммәд Рашиди "Нөхбәт әл атфал" китабында үәү-сузыкларын билгеләү дәвам итте, Һәмзәле әлифне татар әлифеннән аерыр өчен һәмзәи-саутия тәкъдим итде.

Гыймад Нугайбәк 1911елда "Башлангыч", "Төрлек", 1912еда чыгарган "Хәсне хат" китапларында фәнни яктан 10 сузыкның барчасын билгеләүне яклый. Мөхетдин Курбангалиев "Хәсне хат" дигән китабына зур бәя бирә.

Мөхетдин Курбангалиев үзенең "Ысул саутия үзрә тәртип иделмеш татар әлифбасы" шулай ук унчылык нигезендә төзи.

Гыйбад Алпаровның казанда нәшер иткән 1912елда "Хәреф вә имлямыз" һәм "Татар әлифбасы" 1913 ун сузык булганны яклый.

1913 елда Оренбургта Хәсән Галинең "Дөрес язу" китабында Каюм Насыйри галәмәтләрен кулланган

1915 елда Фәнни имля конференциясендә дин әһелләре 10 мәд өстәүгә каршы чыга. Чыгыш ясаучыларның берсе Фатих Сәйфи: "Хәзер яңа имля дип карар ясасак, ихтилафка сәбәп булырмыз". Делигатлар иске имляне яклап чыгалар.

1919 елның гыйнварендә Казанда гыйльми һәйәт конференциясе була. Бу конференциядә Мөхетдин Курбангалиев доклад ясый. Галимҗан Шәрәф Әхмәдҗан Мостафаның алтычылыгына(урта имлячелегенә) каршы чыга.

1920 елның 19 декабрендә Татарстан хөкүмәте үзенең декреты белән алтычылыкны яклый хәреф реформасын булдыра.

Сузыкларны билгеләү осуллары +Сүз башында мәд авазларның галәмәтләреаәоөуүые/эиآاَاوٰاوُاوٓ, اواۏ, اوااايБарлык сузыкларآاَهىَوٰوٓوٰٖوٰوُۉووٓوٖٓۆۏوُائيКаюм НасыйриآاَاوٰاوٰٖاوٓاوٖٓااايШакирҗан ТаһириآهاۉاۆايМөхәммәд РашидиآاۉاۆأأГыймад НугайбәкآىَئوٰئوُئوٓيۏئىِМөхетдин КурбангалиевآاوٰاوُاواۏايايГыйбад АлпаровآهاوٓاوٰاواوُئيХәсән ГалиآأاوٰاوٰاوٓاوُГалимҗан Шәрафآ

Әдәбият

Искәрмәләр

Төркем:Гарәп әлифбасы нигезендә татарча әлифба Төркем:Татар гарәп язуын кулланган мәкаләләр