Сөякләрнең тоташуы - сөякләр арасындагы бәйләнешләр. Аларның төренә карап, сөякләрнең үзара хәрәкәтләнүе яки хәрәкәтсезлеге тәэмин ителә.
Югарыгы (өске) очлыклар скелеты Кулбаш поясы скелетыннан һәм ирекле очлык скелетыннан тора. Ул төрле эш хәрәкәтләрен башкаруга җайлашкан һәм бик хәрәкәтчән булуы белән аерылып тора. Кулбаш поясын ике калак һәм ике умрау сөяге барлыкка китерә. Үзәк скелетка умрау сөякләре генә буын ясап тоташкан. Аларның һәрберсе бер башы белән күкрәк сөягенә, икенчесе белән калак һәм кулбаш сөягенә тоташкан. Калак сөякләре арка мускуллары арасында ирекле ята һәм кирәк булганда, умрау сөякләре белән бергә, кулны хәрәкәтләндерүдә катнаша. Мәсәлән, кулны баш өстенә кулбаш поясы катнашында гына күтәреп була: хәрәкәт күкрәк-умрау буынында башкарыла.
Кул (ирекле югарыгы очлык) скелеты кулбаш сөягеннән, беләкнең ике сөягеннән — терсәк һәм орчык сөякләреннән, шулай ук чук сөякләреннән тора. Чук өч өлештән: беләзектән, уч сөякләреннән, бармак фалангаларыннан тора. Кулның баш бармагы калган дүрт бармакка каршы урнашкан һәм аларның һәрберсе белән түгәрәк ясый ала. Шуның аркасында кеше хезмәт эшчәнлеге өчен кирәкле вак һәм төгәл хәрәкәтләрне җиңел башкара. Сөякләрнең хәрәкәтчел тоташуы вак предметларны учка җыярга, аларны тотарга, әйләндерергә һәм кечерәк предметларны берникадәр ераклыкка күчерергә, ягъни көч таләп итә торганнарын гына түгел, ә бәлки төгәл хәрәкәтләрне дә башкарырга мөмкинлек бирә, моны хәтта кешесыман маймыллар да эшли алмый.
Түбәнге очлыклар скелеты Бу өлешнең туры басып йөрүгә бәйле күп үзенчәлекләре бар. Ул бик нык булуы белән аерылып тора, бу ныклыкка хәрәкәтчәнлекнең берникадәр чикләнгән булуы белән ирешелә. Түбәнге (аскы) очлыклар поясын оча сөякләре тәшкил итә. Алар — сигезкүз сөяге белән тыгыз тоташкан яссы сөякләр. Бу сөякләр практик яктан хәрәкәтсез тоташкан. Оча сөякләре үзләренә береккән көчле мускуллар белән корсак куышлыгының төбен барлыкка китерә, ул бөтен эчке органнарга терәк булып хезмәт итә.
Аяк скелеты (ирекле түбәнге очлыклар) бот сөякләреннән башлана, алар оча сөякләренә почмак ясап тоташа һәм зур йөкләнешне тотып торырга сәләтле нык арка барлыкка китерә. Көпшәк матдәнең урнашуына игътибар итегез: анда сөяк бүлгеләре бер-берсенә карата перпендикуляр урнашкан һәм янәшә сөякләрдә дә бертөрле юнәлгән. Алар сөяккә тәэсир итүче кысылу һәм тартылу көчләре белән туры киләләр. Бот сөякләренең буын башлары йомры, теләсә кайсы якка хәрәкәтләнергә мөмкин, ләкин алар бәйләвечләр белән чикләнгән.
Балтырда, кулбаштагы кебек, ике сөяк: балтырның юан сөяге (зур балтыр сөяге) һәм балтырның нечкә сөяге (кечкенә балтыр сөяге). Балтырның юан сөяге табан белән дә һәм бот белән дә тоташа. Бу ныклыкны шактый арттыра, ләкин аның хәрәкәтчәнлеген киметә. Балтырның нечкә сөяге тышкы, чәнчә бармак ягыннан урнашкан һәм аңа йөкләнеш азрак төшә.
Кешенең табаны, чук сөякләре кебек, өч өлештән: тубык, табан һәм бармак фалангаларыннан тора. Тубыкта чәкән һәм үкчә сөякләре эрерәк.
Аяк табаны буйга һәм аркылыга билләнеп тора. Бу йөргәндә һәм йөгергәндә сыгылмалылык бирә, селкенүләрне йомшарта.
Сөякләрнең хәрәкәтсез тоташуы. Әгәр без маңгай һәм баш түбәсе яки баш түбәсе һәм баш арты сөякләренең ничек тоташуына игътибар итсәк, анда бер сөякнең чыгынтылары һәм тешләре икенчесенең уемнарына кереп урнашуы күренә. Бу очракта бик нык хәрәкәтсез тоташу барлыкка китергән үзенә бертөрле җөй ясала.
Сөякләрнең ярымхәрәкәтчел тоташуы. Кайбер сөякләр үзара эластик кимерчәк белән тоташа. Мәсәлән, умырткаларның төп сөякләре умырткаара дисклар ярдәмендә тоташа. Кабыргаларны күкрәк сөяге белән шулай ук кимерчәк тоташтыра. Бу тоташулар сөяккә чагыштырмача хәрәкәтчәнлек биргәнлектән, аларны ярымхәрәкәтчел тоташуларга кертәләр. Кимерчәк эластик була, һәм сөякләрнең бер-берсенә карата торышы үзгәрергә мөмкин.
Хәрәкәтчел тоташулар — буыннар. Хәрәкәтсез һәм ярымхәрәкәтчел тоташулар өзексез, ягъни тоташ була, чөнки бер сөяк икенче сөяккә яки кимерчәккә ялганып киткән кебек тора. Ләкин сөякләрнең бер-берсеннән тулысынча аерылып торган һәм гаять хәрәкәтчәнлеген саклаган тоташулар да бар. Алар бер-берсенә орынып кына торалар. Сөякләрнең мондый тоташуын өзекле тоташулар, яки буыннар дип атыйлар.
Хәрәкәтчел тоташуның төзелеше һәм функцияләре очабот буыны мисалында. Оча сөякләренең һәр ике ягында берәр буын чокыры була: аның уң ягына уң бот сөягенең башы, сул ягына сул бот сөягенең башы кереп утыра. Буын башының, һәм буын чокырының өслеге буын кимерчәге белән капланган. Буында сөяк өслеге булмый, аны буын кимерчәге алыштыра. Һәр ике сөякне буын сумкасы эчендә сеңерле бәйләвечләр тотып тора. Буын куышлыгы герметик ябылган. Аның эчендәге басым атмосфера басымыннан түбәнрәк. Шунлыктан сөякләр берберсенә кысылып ук тора. Әгәр буын сумкасы эченә һава керсә, буынның ныклыгы кими. Бу буын сумкасы җәрәхәтләнгәндә күзәтелергә мөмкин.
Буын сумкасының эчке стенасы өзлексез рәвештә буын сыекчасы бүлеп чыгара. Ул буын кимерчәкләренең ышкылып торган өслекләрен майлый һәм хәрәкәтне җиңеләйтә.
Буынның хәрәкәтчәнлеге үзара тоташкан сөякләрнең буын өслекләренең формасы, буын кимерчәге һәм буын сыекчасы белән, ә ныклыгы буын сумкасы, сеңерле бәйләвечләр һәм буын эчендәге басымның тышкы һава басымыннан түбәнрәк булуы белән тәэмин ителә.
Буыннарның үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: алар сөякләрнең хәрәкәтчәнлеген тәэмин итеп кенә калмый, ә бәлки теләсә нинди мизгелдә аларны кирәкле торышта тотарга, хәрәкәтләндермәскә мөмкин. Мәсәлән, йөкне күтәргәндә һәм төшергәндә, без кулны буында бөгү һәм турайту гына түгел, ә бәлки аны сузган килеш тә яки теләсә нинди почмак ясап бөгелгән хәлендә дә йөкне тотып тора алабыз. Моны буын сумкасында җыерчалар булганга шулай эшләп була. Мускуллар буында тоташкан сөякләрнең башларын бер-берсенә кысканда, буын сыекчасы сумка җыерчаларына үтеп керә, ә бер сөякнең кимерчәге икенче сөякнең буын кимерчәгенә батып керә. Шуның аркасында ышкылу көчәя, сөяк өслекләре шуудан туктый.
Чыганаклар Колесов Д. В. Биология. Кеше : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / Д. В. Колесов, Р. Д. Маш, И. Н. Беляев; Русча 10 нчы басмадан Ф. Г. Иштирәкова тәрж,.— Казан : Мәгариф, 2009.— 332 б.: рәс. б-н. Төркем:Анатомия