Франсиско Риси де Гевара (испан телендә: Francisco Rizi de Guevara; 1614, Мадрид, Испания — 1685, Эскориал) — Испаниянең Алтын гасыры испан живописецы, рәсем ясаучысы. XVII-енче гасыр Мадрид югары бароккосы башлаучыларның берсе. Тәрҗемәи хәле Итальян рәссамы Антонио Риччиның (итальян телендә: Ricci) 11 баласының берсе булган. Аның фамилиясе Риси (испан телендә: Rizi) дип испанлаштырылган булган. Аның әтисе тумышы белән Болоньядан булган һәм Испаниягә Федерико Цуккаро белән монастырь Эскориал сараенда эшләү өчен килгән. Аның ир туганы Хуан Андрес шулай ук рәссам һәм сәнгать теоретигы булган.
Винченцо Кардуччидан өйрәнгән. 1638 елда, ихтимал, Кардуччига рәхмәтле король сарае янында, ә 1639 елда — Мадридта над украшением Алькасары бизәү өстендә эшләгән. 1648 елда Педро Нуньез белән Мадрид Алькасарында театрны буяган. 1658 елда король Филипп IV-нең сарай яны живописецы булып билгеләнгән булган, 1665-1671 елда Кареньо, өйрәнчеге Эскаланте һәм Мантуано белән Толедо соборы бизәве өстендә эшләгән; шуннан соң Мадридта король сараенда “Көзге заласы һәм дамалар галереясе”н стена живописе (мифологик күренешләр) белән бизәгән һәм Мадрид Сан-Антонио де-лас-Португез чиркәвендә гөмбәзне буяган. Шулай ук Буэн-Ретиро театры өчен декорацияләр эшләү белән шөгыльләнгән. 1683 ел тирәсендә аның тарафыннан хәзер Мадрид музеенда сакланган күбесе – портретлар булган 3000-гәчә кеше фигурасын керткән «Мадридта 1680 елда Аутодафе» картинасы башкарылган булган.
ЭСБЕ фикере буенча Риси бик җитез, әмма пөхтә булмаган рәсем ясаучы булган, манерасы белән Испаниядә живопись төшенкелеген шактый дәрәҗәдә китереп чыгарган булган.
Искәрмәләр
Әдәбият Rosa Giorgi, Velázquez, Warszawa: Arkady, 2001 (Geniusze Malarstwa), ISBN 83-213-4201-9 Muzeum Prado. Arcydzieła malarstwa, A. Bettagno i inni, Warszawa: Arkady, 2011, ISBN 978-83-213-4421-8, ISBN 978-83-213-4735-6, OCLC 802065916.
Сылтамалар
Төркем:Рәссамнар