Карл Кристиан Фогель фон Фогельштейн (немец телендә: Carl Christian Vogel von Vogelstein; 1788 елның 26 июне, Вильденфельс, Саксония курфюршествосы, — 1868 елның 4 марты, Мюнхен, Бавария) — академик юнәлешле немец живописецы һәм рәсем ясаучысы, портретистThieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899. Тәрҗемәи хәле Карл Кристиан Фогель (1831 елдан фон Фогельштейн)Hyacinth Holland. Vogel, Christian Lebrecht // Allgemeine Deutsche Biographie (ADB). Band 40. — Leipzig: Duncker & Humblot, 1896. — S. 97 1788 елда Вильденфельста, рәссам Кристиан Леберехт Фогель гаиләсендә туган. Беренче рәсем сабакларын әтисеннән бәләкәй чагында алган. 1804 елда Карл Кристиан Дрезден сәнгатьләр Академиясенә кергән, анда беренче портретларын ясаган. 1807 елда Фогель Дрезденда балаларына рәсем дәресләрен биргән барон Карл Отто фон Лёвенштерн чакыруы буенча Ливониядә Дерптка күчкән (хәзер эстон Тартусы). 1808 елда ул Санкт-Петербургка килгән, кенәз Гагариннар сараенда яшәгән һәм эшләгән, анда остаханәсен ачкан. Анда Фогель күп Россия аксөякләре һәм дипломатлар портретларын ясаган, кенәз Гагариннарның рәсем остазы булганВласов В. Г. Фогель фон Фогельштайн, Карл Христиан // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 440. — ISBN 5-88737-010-6. Россиядә эшләп рәссам Италия буенча бару өчен акча җыйган, ул анда 1812 елда барган. Барышлый Фогель Берлин һәм Дрезденга зиярәт кылган, анда әти-әнисенең портретларын ясаган. 1813-1820 елларда Фогель Римда торган, анда шул чорда күп немец рәссамнары эшләгән. Анда Итальян Яңарышы бөек рәссамнарының дөньяны сиземләвенә якынрак булырга теләп 1819 елда католиклык кабул иткән. Живописьнең классицистик һәм романтик мәктәпләре тарафдарлары арасында конфликтлы мохиттә торып Фогель “алтын урта”ны эзләгән һәм нейтраль позициядә торырга тырышкан. Аның әсәрләренең стиле неоклассицист Антон Рафаэль Менгс иҗатына якын булган. Римда, Дрезденда кебек үк, Фогель иске осталарның картина һәм фрескаларыннан күп күчермә ясаган. Дини эчтәлекле картиналар һәм пейзажлардан кала Фогель Римда да күп портрет ясаган, алар арасында Б. Торвальдсенныкын, Люсьен Бонапартныкын һәм — Саксония короле заказы буенча — папа Пий VII-некен. Италиядә коллегалары арасында Фогель күренекле урын яулап алган. Шулай 1818 елда коллегаларның бердәй карары буенча Бавария нәсел принцы Людвиг Римда немец рәссамнары җәмәгатенә иҗатлары өчен рәхмәт буларак 1634 ел уңышы Рейн хәмеренең кыйммәтле шешәсен алган. Санкт-Петербургта булганда ук Фогель мәшһүр замандашларыннан ясаган портретлар тупламасын барлыкка китерә башлаган. Соңрак сәяхәтләр вакытында ул күп башка живопись әсәрләренең тупламасын шактый зурайткан һәм хәтта 1860 елда каталог нәшер иткән. Аның гомеренең ахырына бу тупламада аеруча художество-тарихи һәм иконографик кыйммәткә ия (шул исәптән 75-яшьлек Гёте портреты) 700-дән артык портрет сакланган. Бу тупламада шулай ук XIX гасыр башында яшәгән күп мәшһүр немец һәм итальян рәссамнарының: А. Канова, И. К. Рейнхарт, К. Д. Раух, Ф. Овербек, П. фон Корнелиус, Ф. Фейт, Ф. Рюккерт, Л. Ф. Шнорр фон Каросфельд һәм башкаларның портретлары булган. Бу туплама Саксония короле Иоганн I тарафыннан рәссамга гомер буена пенсиягә алмашка кабул ителгән булган. Хәзер бу, күбесенчә карандаш һәм бурлар белән ясалган туплама Дрезден картина галереясенең графика кабинетында саклана. 1820 елда Карл Фогель Лошвиц тирәләрендә юлбасарлар тарафыннан үтерелгән Россиядә яхшы мәгълүм булган Герхард фон Кюгельген урынына Дрезден сәнгатьләр Академиясенә профессор буларак чакырылган булган. Дрезденда Фогель тынышлар белән утыз елдан артык 1853 елга кадәр торган. 1830 елда рәссам Парижга, ә 1835 елда — Лондонга зиярәт кылган. Дрезденда Фогель замандашларының портретларын ясавын дәвам иткән, шул исәптән Людвиг Тикның һәм Фридрих Раумерның портретын ясаган, Пильниц кальгасында ашханә плафонының росписен ясаган. Шулай ук Дрезденда католик чиркәү, Наумбургта собор өчен дини картиналар ясаган. 1824 елда саксон король гаиләсенең портретларын ясаганнан соң Фогель Саксон корольлегенең сарай яны рәссамы булган. 1831 елда “фон Фогельштейн” фамилиясен бүләк итү белән дворянлыкка кабул ителгән булган. 1832 елда ул Флоренция һәм Мюнхен академияләре, Пруссия сәнгатьләр академиясенең шәрәфле әгъзасы, киләсе елда Нью-Йоркта —Милли дизайн академиясе әгъзасы булган. 1833 елда Петербургта Император художестволар Академиясенең почётлы азат общникларына кабул ителгән булган һәм портретын Флоренциядә Уффици галереясендә урнаштырырга хөрмәтенә лаек булган. 1842-1844 елларда оста Италиягә икенче, озынрак сәфәр кылган, аның барышында Римга, Неапольга һәм Помпеига зиярәт кылган. 1856-1857 елларда аның Италиягә өченче сәфәре булган. Аның Данте Алигьери белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе “Илаһи комедия белән мөнәсәбәтләрдә Данте” (Dante in seiner Beziehung zur Divina Commedia) картинасы булган, ул Италиядә зур соклану барлыкка китергән һәм Тоскананың бөек герцогы тарафыннан Флоренциядә үзенең Палаццо делла Крочетта өчен сатып алынган булган. Охшаш картинаны Фогель Гётеның «Фаусты» һәм Вергилийның «Энеида»сы темасына иҗат иткән. Әмма бу живопись әсәрләренең театраль пафосы кырыс тәнкыйтькә дучар булган, бигрәк тә Германиядә. 1853 елда Фогель пенсиягә чыккан һәм Мюнхенга киткән. Ул яңа картиналарны иҗат итәргә һәм иртә әсәрләрен янә торгызырга дәвам иткән. Мюнхеннан 1856-1857 елларда ул янә Римга барган. Фогель фон Фогельштейн өйләнгән булган. 1826 елда ул язучы Вильгельмина Гензикен кызы Юлия Гензикенга өйләнгән булган. Аның хатыны 1828 елның 14 апрелендә үлгән булган. Фогельнең улы - Иоганнес Арнольф Лео Фогель фон Фогельштейн (1827—1889) булган. Галерея
Искәрмәләр
Тормышы вакытында рәсемнәрнең басмалары Verzeichnis der in den Jahren 1814 bis 1857 in Italien von C. Vogel v. V. teils selbst gemachten, teils gesammelten Abzeichnungen und Durchzeichnungen nach altitalienischen Meistern. München 1860 Die Hauptmomente von Goethe’s Faust, Dante’s Divina Commedia und Virgil’s Aeneïs. Bildlich darstellt und nach ihrem innern Zusammenhange erläutert. Fleischmann, München 1861
Әдәбият Rainer G. Richter: Carl Christian Vogel von Vogelstein — Ein Nazarener in Sachsen in: Jahrbuch der Staatlichen Kunstsammlungen Dresden, Bd. 15, Dresden 1983 Rainer G. Richter: Carl Christian Vogel von Vogelstein. Eine Ausstellung zum 200. Geburtstag. Staatl. Kunstsammlungen, Gemäldegalerie Neue Meister, Dresden 1988 Gerd-Helge Vogel: Zwischen erzgebirgischem Musenhof, russischem Zarensitz und deutschrömischer Künstlerrepublik. Carl Christian Vogel (von Vogelstein) und seine Beziehungen nach Rußland. In: Anzeiger des Germanischen Nationalmuseums, Berlin und Nürnberg 2001, S. 93-122 Ina Weinrautner: Die Sammlung von Porträts von Carl Christian Vogel von Vogelstein in Dresden. Magisterarbeit der Universität Bonn, 1990 Төркем:Рәссамнар