Казан арты керәшеннәре сөйләшенең мишә урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган казан арты керәшеннәре сөйләшенең Питрәч районы Мишә елгасы буендагы керәшен-татар авылларында таралган урынчылыгы.
Тарихы
Казан арты сөйләшендә Питрәч районы керәшеннәренең Мишә елгасы буендагы керәшен-татар авылларында таралган сөйләм ачык аерылып тора. Монда борынгы Нугай юлы буйлап урнашкан Янсуар, Нырсувар, Талкыш, Тегермән Тавы, Кибәч, Кәвәл, Әлбәдән, Көлкәмәр, Керәшен Сәрдәсе, Иксуар, Керәшен Казысы авыллары керә.История и культура татар-кряшен (XVI-ХХ вв.): коллективная моногра-фия. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2017. — 960 с. + 36 с. цв. вкл. С.751
Үзенчәлекләре
Бу сөйләштә барлык керәшен сөйләмнәренә дә хас сыйфатлардан тыш (ф~п, й~җ, х~қ, һ авазы булмау һ.б.), башка үзенчәлекләр дә бар.
Фонетика. Сузык авазлар. А авазы арткы рәттәге, түбән күтәрелешле сузык авазы, бик ачык әйтелә, икенче һәм өченче иҗекләрдә ирен сузыкларыннан соң а авазы бик нык лабиальләшә, кайбер очракларда о-лаша: озоқ (озак). Ə авазының сөйләмдә ике варианты бар: киң (әдәби телдәге кебек) ə һәм ябыгырак, таррак ə варианты тар и, е сузык авазлары булган иҗекләрдән соң кулланыла, мәсәлән: пешерә', килә'лә'р.
Тартык авазлар. Сүз һәм иҗек ахырында йомык-шартлау к, къ авазлары урынына бугаз йомык саңгырау тартык ' (хәмзә) кулланыла: бүлә'- бүләк, чәйне' — чәйнек. Җ һәм ч тартыклары сүз башында һәм уртасында яңгырап очрыйлар: тчақырым — чакырым, тчилә' — чиләк'; дҗаңа'- яңак һ.б.
Аваз туры килүләре. Әдәби телнең т урынына ч, ш туры килә: тушы — шушы, тушылай — шушылай, тишенә — чишенә, тишмә — чишмә. Шулай ук ч~с/с' туры килүе дә бар: пысра' — пычрак, ақса — акча.
Морфология. Зат алмашлыклары мин, син зат килештә мәңә/минә/мана/маа, сиңә/сәңә/саа/саа формаларына ия. Өлкән буын сөйләмендә боерык ялганышының борынгы формасы -гын/-ген сакланып калган: этчеген тчәй дҗасыйым тагын.
Лексикада нугай, кумык һәм каракалпак телләре белән уртак сүзләр шактый күп, мәсәлән: аптый — апа (нуг. аптей), тчечекей — чәчәк бизәкле чынаяк нуг. шешекий); айбағар — көнбагыш каракалп. айгабагар) һ.б.
Бу сөйләшнең Казан арты дөбъяз сөйләше белән уртак яклары бар (мәсәлән, бик ачык а, дҗ, тч аффрикатлары, ч~с тәңгәллеге һ.б.), шулай ук татар теленең касыйм һәм бастан сөйләшләре белән уртак яклары да очрый, алар бөтенесе дә нугай теле йогынтысында формалашкан.
Искәрмәләр
Сылтамалар Керәшеннәр ничек сөйләшә?
Әдәбият
Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф. С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, Т. Х. Хәйретдинова һ.б. — Казан: Мәгариф, 2008. — 463 б. Баязитова Ф. С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. — М.: Наука, 1986. — 248 с. 2. Баязитова Ф. С. К истории формирования говоров крещеных татар // В кн.: Исследования по исторической диалектологии татарского языка. — Казань: Казан. филиал АН СССР, ИЯЛИ, 1979. — С.105-138. Баязитова Ф. С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. — Казан: Матбугат йорты, 1997. — 248 б. Ercan Alkaya, Zoya Kirillova. Kreşin Tatar Türkçesi (Dil, Tarih, Kültür). — İstan-bul: Kesit Yay., 2018. — 670 s.
Төркем:Казан арты керәшеннәре сөйләше