Эльдар Хәмитов, Эльдар Раиф улы Хәмитов (Эльдар Раифович Хамитов; 1989 елның 8 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― спортчы (билбаулы көрәштә 100 кг га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясый), Чаллы Сабантуйларының алты тапкыр абсолют батыры (2015, 2016, 2018, 2021, 2022, 2023). Көрәш буенча Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе чемпионы, дөнья чемпионаты призеры. Билбау көрәше буенча Россиянең спорт мастеры (2018)

Тәрҗемәи хәле 1989 елның 8 гыйнварында Яр Чаллыда гади эшчеләр гаиләсендә туган. Чыгышы белән Тукай районы Яңа Мусабай авылыннан булган әтисе гомер буе КАМАЗ йөртүче булып эшләгән, әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куйганИлшат Солтанов. Эльдар Хәмитов: «Копченый»ның энесе дип, җиңүне китереп бирмиләр. «Шәһри Чаллы», 2.07.2023.

Спорт карьерасын Яр Чаллы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 11 яшьтә велоспорттан башлаган һәм 18 яшькә кадәр аның белән шөгыльләнгән. Ул елларда тренировкалар буенча партнеры Илнур Закарин булган, алар яшьтәшләр. Көрәшкә шактый соң – 18 яшьтә килгән, гәрчә әтисенең бертуган абыйсы Рәкыйп Хәмитов бу спорт төре белән күпкә иртәрәк шөгыльләнә башларга тәкъдим итсә дә. Беренче остазы Азат Мөнир улы Әхәтов булган, аннары Рәкыйп Нәҗип улы Фәйзуллин җитәкчелегендә шөгыльләнгән. Армиягә кадәр тренеры туганы (әтисенең бертуган абыйсы), дүрт тапкыр Россиянең абсолют чемпионы, республиканың атказанган спорт мастеры Рәкыйп Хәмитов булган, шәһәрдә һәм республикада «Копченый» кушаматлы атаклы батыр (8 ел келәмдә чыгыш ясаганда ул 35 машинадан ачкычлар алган, аларны саткан һәм спорт залы булган йорт төзегән). Хәзер остазы – Илнур Нурислам улы ХәйбуллинХайбуллин Ильнур Нурисламович. МАУДО СШ «Витязь» имени М.Ш.Бибишева Альфия Андросенко. «Когда силы на исходе, в дело вступает характер. Самые сложные – последние 30 секунд схватки». chelny-biz.ru, 12.06.2025 (М. Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе).

Көрәшче геннары Рәкыйп белән Эльдарга ерак бабалары Хәмиттән күчкән: ул көчле булган һәм XIX гасырда акча эшләп, цирк номеры белән гастрольләрдә йөргән ― ике потлы (32 кг) герне өскә чөеп уйнаган.

Ике югары белеме бар ― Чаллыда Кама дәүләт физкультура һәм спорт академиясен (2011), Ижауда Удмурт дәүләт университетының Гуцериев исемендәге Нефть һәм газ институтын тәмамлаган. Хәзер нефть кампаниясе филиалында («Татнефть» ГАҖ) техник төркем операторы булып эшли. Чаллыда төзелеш өлкәсендә өченче югары белем ала.

Уң аягына 2019 елда, сул аягына 2023 елның 24 октябрендә операция ясатканЛяля Гайфутдинова. Абсолютный батыр Сабантуя-2023 Эльдар Хамитов перенес операцию. Челнинские известия, 4.11.2023, Мәскәүдә реабилитация узган. Операция, реабилитация буенча чыгымнарны билбау көрәше буенча федерация каплаган.

Спорттагы уңышлары 2015 – Яр Чаллы Сабан туеның абсолют батыры 2017 – Көрәш буенча Муса Җәлил исемендәге Бөтенроссия турнирында җиңүче 2018 – Яр Чаллы Сабан туеның абсолют батыры 2020 – Көрәш буенча Яр Чаллы беренчелегендә абсолют җиңүче 2021 – Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча бөтенроссия ярышлары (Зәй) ― 2нче урынВсероссийские соревнования по куреш памяти Р.Ш.Фардиева. МАУДО СШ «Витязь» имени М.Ш.Бибишева, 25.01.2021 2021 – Көрәш буенча Муса Җәлил исемендәге Бөтенроссия турниры җиңүчесеОткрытые республиканские соревнования по куреш на призы памяти героя - Мусы Джалиля. МАУДО СШ «Витязь» имени М.Ш.Бибишева, 13.02.2021 2021 – Яр Чаллы Сабан туеның абсолют батыры (призы «Лада Веста» автомобиле һәм тәкә; көндәше Ранис Гыйләҗетдинов булган) Ляля Гайфутдинова. Батыр челнинского Сабантуя-2021 – потомок циркового силача. Челнинские известия, 24.06.2021 2022 – Көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатында 100 кг га кадәр авырлык категориясендә 1нче урын Челнинцы – лучшие в борьбе корэш. Сайт Набережные Челны, 23.11.2022Илнар Хөснуллин. Исем өчен җиңү бирмиләр: Казанда көрәш буенча Татарстан чемпионнары ачыкланды. Ватаным Татарстан, 21.11.2022 2023 – Көрәш буенча Муса Җәлил исемендәге Бөтенроссия турниры – 2нче урын (100 кг үлчәү авырлыгында) 2023 – билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы (Алабуга) – шәхси беренчелектә классик стильдә 1нче урынАлабугада Россия Кубогына ярышлар узды. ТР Көрәш федерациясе 2023 – Яр Чаллы Сабан туеның абсолют батыры (призы «Москвич» автомобиле һәм тәкә; көндәше Азат Габдрәшитов, аның авырлыгы 130 килограмм)Абсолютным батыром Сабантуя в Челнах стал Эльдар Хамитов. chelny-biz.ru, 17.06.2023 2023 – «Манзара» җиңүчесеИлгизә Галиуллина. Эльдар Хәмитов келәмгә кайта алырмы? Шәһри Казан, 11.01.2024. 2023 – Бакуда узган билбау көрәше буенча Европа чемпионаты – 100 кг кадәрле үлчәмдә көмеш медаль 2023 – билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты – өченче урын 2024 – реабилитация уза 2025 – Данил Галиев исемендәге турнир ― беренче урын 2025 – Россия чемпионатында ― икенче урын 2025 – XV Бөтенроссия авыл Сабан туеның (Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә узган) абсолют батыры (призы Lada Granta автомобиле һәм тәкә)Камилә Билалова. Нократ Аланында Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры билгеле булды. Татар-информ, 28.06.2025 Звание Абсолютного победителя по национальной борьбе Куреш получил спортсмен из Татарстана Эльдар Хамитов. Вятские Поляны ВКонтакте, 28.06.2025. 2025 ― билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында (Фөҗәйрә, БГӘ) 100 килограмм үлчәү авырлыгында I урынТатарстан көрәшчеләре билбау көрәше буенча дөнья чемпионнары булды. Татар-информ, 29.11.2025. 2026 ел ― каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының (Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган) 100 кг үлчәү авырлыгында 2нче урынЗөлфия Шәвәлиева. Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының 2026 елгы җиңүчеләре билгеле булды. Татар-информ, 14.02.2026.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2018 ел — РФ Спорт министрлыгының 21.02.2018 ел № 24-нг боерыгы.нигезендә билбаулы көрәш буенча «Россиянең спорт мастеры» исеме бирелгән. Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Наилә, белеме буенча дипломлы психолог, уллары Тамерлан Искәрмәләр

Сылтамалар Ляля Гайфутдинова. Батыр челнинского Сабантуя-2021 – потомок циркового силача. «Челнинские известия», 24.06.2021

Төркем:Идел буе спорт һәм туризм академиясен тәмамлаучылар Төркем:Удмурт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:КөрәшчеләрТөркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Россиянең спорт мастерлары