Иске Дөреш авылында Габдулла Тукай һәйкәле () ― Татарстанның Тукай районы Иске Дөреш административ үзәге Иске Дөреш авылында урнашкан һәйкәл (бюст). Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) хөрмәтенә куелган. Тукай районында шагыйрь хөрмәтенә куелган беренче һәйкәл.

Тарих 1976 елдан (49 ел) шагыйрь исемен йөрткән райондаВ посёлке Новый Тукаевского района открыли памятник Габдулле Тукаю. kitap.tatar.ru, 29.08.2024 бөек татар шагыйренә куелган беренче һәйкәлВ Тукаевском районе РТ открыли первый памятник Тукаю. Бизнес-Онлайн, 23.08.2022. Икенче һәйкәл Яңа бистәдә 2022 елның 23 августында ачылган (авторы ― скульптор Халит Хәмит улы Мингалиев).

Һәйкәл 1930 елда оешканИске Дөреш авылы тарихы. tukay.tatarstan.ru Тукай исемендәге күмәк хуҗалык (1998 елдан Тукай исемендәге җитештерү кооперативы, 2006 елдан Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы)Старый Дрюш. Татарская энциклопедия TATARICA көче белән булдырылган.

2014 елда Тукай һәйкәле мәдәният йорты каршысында үз урынын алган, яңартылган Иске Дөрештә Тукай һәйкәлен ачтылар. «Якты юл», 12.09.2014 һәм авыл җирлеге идарәсе көче белән һәйкәл тирәсендәге территория төзекләндерелгән. Һәйкәл тирәли чәчәк түтәлләре ясалган, агачлар утыртылган.

Тасвирлама Иске Дөрештәге һәйкәлне интернет-сервислар буларак билгели. Шагыйрь образында ТАССРның халык рәссамы Садри Ахун ясаган Тукайның сәнгатьле портреты кулланылган.

Һәйкәл 1976 елда төзелгән Иске Дөреш авылы Мәдәният йортыныңСтародрюшский сельский дом культуры сул ягында бакчада урнашкан (уң ягында Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә мәңгелек утлы мемориаль обелиск (ансамбль) тораО поселении. Стародрюшское сельское поселение). Тукай һәйкәле янына аерым керә торган сукмак һәм да бар.

Һәйкәл таштан катырып ясалган җирлеккә утыртылган кара торба формасындагы өстенә куелган алтын (җиз) төсендәге шагыйрь бюстыннан гыйбарәт. Бюсттан астарак «Г. Тукай» дигән язу тора. Габдулла Тукайның бюстын ясаганда аның яланбаш, күлмәге якасына зур бант тагып төшкән 1912 елгы фоторәсемендәге образы файдаланылган.

Иске Дөрештә куелган бюст 2013 елда Бардада ачылганЕсть бюст Тукая и в селе Барда Пермского края. «Казанские истории», 28.06.2013 һәм Яңа Кырлайдагы бюстка охшаш.

Һәйкәлнең тирә-ягы төзекләндерелгән: клумбалар ясалган, чәчәкләр, куаклар утыртылган. 1 апрельдән башлап чисталык ункөнлеге кысаларында, Иске Дөреш мәдәният йорты территориясендә өмәләр даими үтеп тора Иске Дөреш мәдәният йорты территориясендә өмә.

Кызыклы факт Яңа бистәдә Тукайга һәйкәл ачу тантанасында әлеге һәйкәлне «районда беренче» дип ялгыш атаганнар. Яңгыраган сүзләр Иске Дөреш авылында яшәүчеләрнең ачуын чыгарган, чөнки шагыйрьгә беренче һәйкәл, аларның сүзләренә караганда, алар авылында куелган. Үзләренең беренчелеген алар матбугатка мөрәҗәгать итеп, халык алдында якларга карар кылганВ Тукаевском районе нашли второй «памятник» Габдулле Тукаю. chelny-biz.ru, 25.08.2022.

Искәрмәләр

Сылтамалар В Старом Дрюше обновили памятник Тукаю. «Светлый путь», 12.09.2014 В Тукаевском районе нашли второй «памятник» Габдулле Тукаю. chelny-biz.ru, 25.08.2022 В золоте и на велосипеде: топ-10 необычных памятников Габдулле Тукаю. Татар-информ

Моны да карагыз Габдулла Тукай һәйкәле (Яр Чаллы) Габулла Тукай һәйкәле (п.Новый)

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Тукайга һәйкәлләр Төркем:Тукай районы һәйкәлләре