Марат Миначев, Марат Җәвит улы Миначев (Марат Заведович Миначев Миначев Марат Заведович. msrfinfo.ru; 1996 елның 3 гыйнвары, РФ, ТР, Буа районы, Иске Тинчәле) ― спортчы (көрәшче), күп мәртәбәләр район Сабан туе батыры, көрәш буенча Татарстан чемпионы, Россиянең спорт мастеры (2020). 115 кг авырлыкта чыгыш ясый. Казанның «Зилант» спорт клубы өчен көрәшә.
Тәрҗемәи хәле 1996 елның 3 гыйнварында Татарстанның Буа районы Иске Тинчәле авылында туган. Әтисе Җәвит механизатор-тракторчы (2019 елда вафат), әнисе Ландыш сыер савучы булып эшләгән. Абыйсы Руслан, апасы ЧулпанЛилия Йосыпова. «Көрәшеп откан тәкәләремнең исәбе юк». «Ирек мәйданы», № 28 (771), 17.07.2025. ― Б.10..
Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт аграр университетына укырга кергән. «Инженер-механик» белгечлеге алган. Түбән Камада яшәгән, Татнефтькә караучы Танеко заводында эшләгән. «Зилант» клубына күчәргә чакыру килгәч, Казанга кайткан. Төсле металл сатып алу белән шөгыльләнүче «Интерметтрейд» ҖЧҖ-дәОАО «Интерметтрейд» эшли.
Спорт 6-7 яшьтән мәктәптәге көрәш түгәрәгенә йөри башлаган. Көрәшкә өйрәтүче беренче остазы ― Раил Абрар улы Ильясов (әнисенең бертуган энесе). Казанда, аграр университетта укыганда, 6-7 ел билбау көрәше буенча тренер-укытучы Россиянең спорт мастеры Җәүдәт Габделхак улы Хөсәеновта Хусаинов Джаудат Габдулхакович шөгыльләнгән.
«Зилант» клубы оешканнан бирле, шул команда өчен көрәшә. Тренировкалар Казанның Галиев мәчете спортзалында, «Зилант» спорт комплексында (Сара Садыйкова ур., 30 («Баһадир» сәүдә үзәге)SC ZILANT үтә.
100 кг үлчәү авырлыгында чыгыш ясаган, бүгенге көндә 115 кг авырлыкта чыгыш ясый, киләчәктә 130 кг га күчү планы да бар (Россия чемпионатында 115 кг авырлык категориясе булмау сәбәпле).
Аягын да, кулын да сындырып, икесенә дә операция ясаткан. Яңадан тренировкага кайтып, тагын көрәшә башлаган. Тренеры ― дөнья чемпионы, көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Илмир Фәрит улы Төхвәтуллин.
Уңышлары 8 тапкыр Буа районы Сабан туе абсолют батырыКто стал абсолютны батыром Сабантуя в Буинске? «Знамя», 10.06.2023Радик Сабиров. Сабантуй-2025: кайсы районда кем абсолют батыр булып калган? Шәһри Казан, 08.06.2025 2019 ― ир-атлар арасында Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары ― 110 кг үлчәү авырлыгында җиңүче («Батыр» , Актаныш, Татарстан)Всероссийские соревнования по корэш памяти Мусы Джалиля среди мужчин. Портал муниципальных образований РТ, 16.02.2019 2019 ― Көрәш буенча Казан Кубогы ― 100 кг үлчәү авырлыгында шәхси беренчелектә җиңүче (Казан, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге)В столице РТ определили победителей лично-командного чемпионата по борьбе куреш на Кубок Казани. Официальный портал Казани, 15.04.2019 2020 ― «спорт мастерлыгына кандидат» спорт разряды бирелгәнПриказ Минспорта РТ № 107/н от 29.09.2020 2024 ― Мәскәү өлкәсе Сабан туеның абсолют батыры (Люберцы, Мәскәү өлкәсе)Наш земляк Марат Миначев ― батыр Сабантуя Московской области. Буинский муниципальный район, 17.06.2024 2024 ― Көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты ― 115 кг авырлыкта 3нче урын (Айнур Сыртаев белән бүлешә)Казанда корэш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, 7.03.2024 2025 – Көрәш буенча Татарстан чемпионаты («Корстон», Казан) ― 115 кг авырлыгында 2нче урын (җиңүче Раил НургалиевИлгизә Галиуллина. Атаклы көрәшче карьерасын туктату турында игълан итте. Шәһри Казан, 18.01.2025)Зөлфия Шәвәлиева. «Манзара»-2025: «Үзең эшлә!», Раил китте. Интертат, 22.01.2025 2025 ― Данил Галиев истәлегенә Көрәш буенча XXXI республика турниры (Түбән Кама, «Шинник» спорт комплексы) ― 115 кг авырлыкта 3нче урынЗилант, Әлмәт, Идел буе-Вахитов районнары: Данил Галиев турнирының җиңүчеләре билгеле. Шәһри Казан, 13.04.2025 2025 ― Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча 62нче турнир («Ак Барс» көрәш сарае, Казан) ― 115 кг авырлыкта шәхси беренчелектә җиңүчеВ Казани завершился 62-й турнир по борьбе корэш памяти Мусы Джалиля. Министерство спорта Республики Татарстан, 16.02.2025 2026 ел ― каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган 63нче көрәш турнирының (Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган) 130 кг үлчәү авырлыгында 2нче урын (приз 70 мең сум)Зөлфия Шәвәлиева. Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының 2026 елгы җиңүчеләре билгеле булды. Татар-информ, 14.02.2026. 2026 ел ― Буа районы Сабан туеның баш батырыЗөлфия Шәвәлиева. Татарстан батырлары-2026 – район Сабан туйларында кемнәр батыр калды? Интертат, 8.06.2026.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2020 ― Көрәш буенча 2020 ― Буа муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты ― милли көрәш спорт төрен популярлаштыруга зур өлеш керткән һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өченПостановление Главы Буинского МР РТ № 11 от 31.01.2020
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Айзәрә (Актаныш районы Яңа Әлем авылыннан). Кызлары Мәликә, Айлин.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Лилия Йосыпова. «Көрәшеп откан тәкәләремнең исәбе юк». «Ирек мәйданы», № 28 (771), 17.07.2025. ― Б.10.
Төркем:КөрәшчеләрТөркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Инженерлар Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Россиянең спорт мастерлары