Каргалы сөйләшенең бозаулык урынчылыгы — татар теленең казан диалектына караган каргалы сөйләше урынчылыгы. Бу урынчылык богырыслан һәм каргалы сөйләшләре үзенчәлекләрен үз эченә алган, күчеш сөйләш булып та санала.
Таралышы Бозаулык урынчылыгы Ырынбур өлкәсенең көньяк-көнбатыш районнарында — Бозаулык бассейны һәм Җаек елгасы кушылдыклары (Киндерле, Илек) бассейннарында таралган.
Тарихы Бу территориядә XVII гасыр ахырыннан XX гасыр башына кадәр Казан ягыннан һәм Кама аръягыннан татарлар күчеп килгән. 1788—1796 елларда көньяк-көнбатышта — Бозаулык елгасы (Самара кушылдыгы) буендагы авылларның күпчелегенә Казан ягыннан (Зөя, Казан өязләре) һәм Минзәлә өязеннән чыккан урта диалект вәкилләре нигез салган.Баязитова Ф. С., Хәйретдинова Т. Х., Барсукова Р. С., Садыйкова З. Р., Рамазанова Д. Б., Татар халык сөйләшләре бит270-290
Үзенчәлекләре Урынчылык өчен характерлы төп үзенчәлекләр: иренләшкән а° һәм ачык а авазлары параллель кулланылу; сүз башында һәм иҗек башында җ-лаштыру; зат алмашлыкларының миңә//мийә, сиңә//сийә формалары; хәл фигыльнең -уwышлай/-уwешлэй формасы һ. б.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Татарские говоры Оренбуржья: лексико-семантический аспект / А. Я. Хусаинова. — Казань: ИЯЛИ, 2017. — 188 с. ISBN 978-5-93091-234-0
Әдәбият
Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары. — Казан, 2016. — 360 б.
Төркем:Татар теленең урта диалекты