Тәлгать Мусабаев, Тәлгать Аманкилде улы Мусабаев (, ; 1951 елның 7 гыйнвары, СССР, Казакъстан ССР, Алматы өлкәсе, Җамбыл районы, Фабричный ― 2025 елның 3 августы) ― Казакъстанның очучы-космонавты, авиация генерал-лейтенанты (2007), техник фәннәр докторы (2008), дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия Федерациясе Каһарманы (1994), Казакъстан Халык Каһарманы (1995). Казакъстан Республикасы Парламенты Сенаты депутаты (2017–2023).

Тәрҗемәи хәле 1951 елның 7 гыйнварындаАдиль Саптаев. Во что верил и каким был первый казах, вышедший в открытый космос, Талгат Мусабаев. inform.kz Казакъстан ССР Алматы өлкәсе Җамбыл районы Фабричный бистәсендә (2007 елдан Каргалы авылы) туган. Алматы шәһәренең 58нче санлы урта мәктәбен (1968), Ленин комсомолы исемендәге Кызыл Байраклы |Рига граждан авиациясе инженерлары (, 1974), Актүбә югары очу (1993) тәмамлаган Мусабаев Талгат Амангельдиевич. Космическая Энциклопедия.

Хезмәт юлы 1974–1975 елларда – Граждан авиациясенең Боралдай Берләштерелгән авиация отрядының авиация һәм радиоэлектрон җиһазлар смена инженеры.

1975–1976 елларда – Алматыда Борындай Берләшкән авиация отряды комсомол комитетының азат ителгән сәркатибе.

1976–1979 елларда – Казакъ гражданнар авиациясе идарәсенең сәяси-тәрбия эше бүлеге инструкторы, өлкән инструкторы.

1979–1987 елларда – Алматы авиаотрядының 240нчы очу отряды командирының сәяси-тәрбия эшләре буенча урынбасары.

1987–1990 елларда – Борындай Берләшкән авиаотрядында Ан-2 самолеты икенче пилоты, командиры.

1990–1991 елларда – Алматы авиаотрядының беренче очу отрядының Ту-134 икенче пилот-стажеры, икенче пилоты.

1991 елның 6 мартында СССР оборона министры боерыгы белән хәрби хезмәткә чакырыла һәм космонавтлар отрядының 4нче төркем космонавт-тикшеренүчеләренә кандидат итеп алына.

1991 елның 22 октябреннән — 1нче төркем космонавт-сынаучысы.

Космонавт эшчәнлеге Беренче космик очышы Союз ТМ-19 космик корабында җибәрелгән һәм утыртылган Мир ЭО-16 озак вакытлы миссиясе экипажы әгъзасы сыйфатында булган. Мусабаев борт инженеры итеп билгеләнгән. Миссия 1994 елның 1 июленнән 1994 елның 4 ноябренә кадәр дәвам иткән, аның гомуми дәвамлылыгы 125 көн 22 сәгать һәм 53 минут тәшкил иткәнCosmonaut Biography: Talgat Musabayev.

Икенче космик очышы Мир ЭО-25 миссиясе кысаларында җибәрелгән Союз ТМ-27 корабы составында булган. Бу озак вакытлы экспедициянең командиры сыйфатында катнашкан. Очыш 1998 елның 29 гыйнварыннан 1998 елның 25 августына кадәр дәвам иткән.

Өченче миссиясе Халыкара космик станциягә килгән АС-1 МКС командиры сыйфатында булган. Ул Союз ТМ-32 корабле белән җибәрелгән һәм җиргә Союз ТМ-31 корабле белән 2001 елның 6 маенда кайтарылган. Очышның гомуми дәвамлылыгы 7 көн 22 сәгать 4 минут тәшкил иткән. Бу экспедиция аның бортында беренче тапкыр түләүле космик турист (АКШ) булуы белән игътибарга лаек.

2007 елга «космоста иң озак вакыт үткәргән 30 иң яхшы космонавт» исемлегенә кергән.

Алдагы тормышы 2003 елның ноябрендә космонавтикадан киткән, Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженер академиясе башлыгы урынбасары булган, 2003 елның сентябрендә аңа генерал-майор исеме бирелгән. 2005―2007 елларда Казакъстан―Россия уртак предприятиесе «Байтерек» корпорациясенең генераль директоры булган.

2007 елдан 2014 елга кадәр Тәлгать Мусабаев Казакъстан Республикасының Милли космик агентлыгын (Казкосмос) җитәкләгән. Шушы чагыштырмача кыска вакыт эчендә аның җитәкчелегендә Казакъстан Милли космик тармак үсешендә сизелерлек алга китеш ясаган. Заманча космик инфраструктура булдырылган, профессиональ кадрлар үзәге формалаштырылган, үз космик техника һәм технологияләр үрнәкләрен эшләүдә алга китеш тәэмин ителгән, заманча космик технологияләр белгечләрен әзерләүнең стратегик мөһим бурычы хәл ителгән, бу Казакъстанга үзен югары технологияләр һәм фән өлкәсендә амбицияләре булган ил буларак танытырга мөмкинлек биргән.

Кызыклы фактлар Барлыгы үз карьерасында гомуми дәвамлылыгы бер календарь ел булган өч космик очыш һәм ачык космоска җиде чыгу башкарган. Мусабаевка кадәр ачык космоста бер тәүлектән артык беркем дә булмаган, шуның өчен ул Гиннесс рекордлар китабына эләккән. Тәлгать Мусабаев беренче булып космоска Казакъстан флагын алган һәм орбитага беренче булып Коръәнне алып менгән. Ул үзе әйткәнчә, Изге Китапны космоска аңа кадәр дә, аннан соң да беркем дә күтәрмәгән.

Шәхси тормышы Әтисе Аманкилде Орынтай улы Мусабаев (1916—1983), журналист. Әнисе Салиха Хәмит кызы Миндубаева (1919–1994), чыгышы белән Ижаудагы татар гаиләсеннәнМиндубаева Салиха Хамидовна (1919-1994) / Татары в Казахстане. Карагандинская область. Алматы: Таугуль Принт, 2015. – С.216. ISBN 978-601-06-3445-9, табиб-терапевт, Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәрби дәрәҗәсе капитан; кайбер бүләкләү кәгазендә милләте «үзбәк» дип күрсәтелгән)Миндубаева Салиха Хамидовна. Память народа. Хатыны Виктория Вольдемаровна Лацис (1952), табиб-стоматолог. Балалары: уллары Данияр (1975), Жансултан (2011); кызлары Камилә (1981), Дания (2008).

Фотогалерея

Искәрмәләр

Сылтамалар

Официальный сайт Талгата Мусабаева Биография на Энергия.ру Космическая энциклопедия ASTROnote

Төркем:Галәмчеләр Төркем:Россия космонавтлары Төркем:Казакъстан космонавтлары Төркем:РФ Каһарманнары Төркем:Казакъстанның Халык Каһарманнары