Кевин Марк Базард — британ математиы, Лондон Империя колледжы профессоры, алгебраик саннар теориясе буенча белгеч.

Тәрҗемәи хәле

Халыкара математик олимпиадада катнашкан, анда 1986 елда бронза медальне һәм 1987 елда бик яхшы нәтиҗә белән алтын медальне откан. Тринити-колледж, Кембриджда математика буенча бакалавр дәрәҗәсенә ирешкән. Ричард Тейлор җитәкчелеге астында диссертацияне яклаган.

1998 елдан бирле Лондон Империя колледжында лекцияләр укыган. 2002 елның октябреннән декабренә кадәр Һарвард университетында чакырылган профессор вазыйфасын биләгән, аңа кадәр Принстонның перспектив өйрәнүләр институтында (1995), Берклида Калифорния университетында (1996-7) һәм Парижда Анри Пуанкаре Институтында (2000) эшләгән.Curriculum vitae , Kevin Buzzard. 2012. [pdf] 2017 елда ул саф математикада киләчәк өйрәнүләрендә исбатлаурның компьютер системаларын куллануын алга сөргән виртуаль студент проектын эшләтеп җибәргән.

Танылуы Саннар теориясе өлкәсендә алдынгы эше өчен 2002 ел өчен Лондон математик җәмгыятенең Уайтхед Премиясе һәм 2008 елда Бревик Олысы Премиясе

2022 елда Халыкара математиклар конгрессында чакырылган доклад ясаучы

Искәрмәләр

Төркем:Математиклар