Кем кирәк? <center>Уенчылар саны күп <center>Уйнау урыны <center>Физик активлык түбән Кем кирәк? — татар халык уены.
Уйнау тәртибе Балалар шобага әйтешләре ярдәмендә ике төркемгә бүленәләр дә кулга-кул тотынып кара-каршы басалар. Ике төркем хор белән түбәндәгечә әйтешәләр:
— Камыр — камчылык. — Камыр башы тимчелек. — Ахирәткә кем кирәк? — Гөлкәй матур, шул кирәк.
Исеме чыккан бала, чакыручылар янына йөгереп, аларның сафын өзеп чыгарга тырыша. Әгәр өзә алса, бер баланы үз сафына алып китә; өзә алмаса, үзе шулар рәтендә кала.
Уен шулай чиратлашып чакыру рәвешендә барып, сафларның берсендә уенчылар беткәнче дәвам итә.
Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Төркем:Җырлы-биюле уеннар Төркем:Татар уеннары