Эло́н Линденштра́усс (иврит телендә: אילון לינדנשטראוס; Иерусалимда, 1970 елда туган) — Израиль математигы һәм мөгаллиме, Филдс премиясенең беренче (һәм әлегә бердәнбер) Израиль лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1970 елда Иерусалимда туган, әтисе — мәшһүр математик Йорам Линденштраусс. 18 яшендә математика буенча халыкара олимпиадада бронза медален алган. Тальпиот программасы буенча Израиль оборона Армиясендә хезмәте вакытында Оборона Министрлыгы медален алган. 26 яшендә майор званиесендә демобилизацияләнгән булган.
Иерусалимда Еврей университетын тәмамлаган, 1999 елда доктор (Ph. D.) булган. Америка университетлары: Стэнфорд, Принстон һәм шулай ук Клэй математика институтында эшләгән. 2009 елдан бирле — янә Израилдә, Иерусалимда Еврей университетында профессор.
2010 елда эргодик теория буенча эшләре өчен Израиль математикларыннан беренче булып Филдс премиясенә лаек булганIsraeli wins 'Nobel' of Mathematics Jerusalem Post.
Искәрмәләр
Сылтамалар Homepage at Hebrew University
Төркем:Математиклар