Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләге (, ) — дәүләт бүләге.
Татарстан Рәисе тарафыннан фән һәм техника өлкәсендә ачышларга, казанышларга ирешкән шәхесләр һәм иҗади коллективларга бирелә. 1993 елда булдырыла, 1994 елдан башлап ел саен тапшырыла. Бүләкләнүчеләр саны — 900 кеше (1.01.2021).
Бүләкләнү нигезе
Ияләре
2025 ел «Нефть ятмаларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм инновацион материаллар булдыру өчен күп фазалы агымнарның математик модельләре һәм цифрлы игезәкләре» фәнни эшләр циклы өчен Дәүләт премиясе КФУның аэрогидромеханика кафедрасы мөдире Константин Поташевка, экологик системаларны модельләштерү кафедрасы мөдире Шамил Зариповка, профессор Александр Мазога, аэрогидромеханика кафедрасы доценты Ренат Мәрдановка һәм экологик системаларны модельләштерү кафедрасы профессоры Валерий Шәрәфетдиновка тапшырылган.
«Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына экологик яктан куркынычсыз инновацион биотехнологияләрне интеграцияләү һәм аларның икътисади нәтиҗәлелеге» эше өчен премияне «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты директоры Римма Ибәтуллина, «Тойма» хуҗалыгының баш агрономы Мөнир Галимҗанов, «Авангард» хуҗалыгының баш агрономы Хәмит Гыйматдинов, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы микробиологиясе фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Андрей Кожемяков, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты директоры урынбасары Ирина Крошечкина, «Вамин Татарстан» агросәнәгать комплексы директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов һәм шул ук институтның баш фәнни хезмәткәре Шамил Шакиров алган.
«Югары үзле нефть табу өчен пар эшләп чыгару максатыннан нефть һәм газ белән бергә җир өстенә чыга торган суны чистарту технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү» фәнни эше өчен Дәүләт премиясе ТатНИПИнефтьнең баш фәнни хезмәткәре Рифхәт Сәхабетдиновка, су әзерләү объектларын эксплуатацияләү бүлеге башлыгы Айдар Авзалетдиновка, «ТН-Гидрохим» фәнни-җитештерү предприятиесе җитәкчесе Евгений Буслаевка, «ТН-Гидрохим» фәнни хезмәткәре Рафаэль Гарифуллинга, су әзерләү технологияләре лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Нил Гафаровка, нефтьне тикшерү һәм промысел әзерлеге бүлеге башлыгы Фоат Гобәйдуллинга һәм су әзерләү технологияләре лабораториясе мөдире Любовь Кудряшовага тапшырылганРөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләрен тапшырды. Татар-информ, 08.12.2025 Указ Раиса Республики Татарстан №993 от 6 декабря 2025 года.