Август путчы (, «1991 елгы aвгуст кризисы») — ССРБ-да 1991 елның 19-21 августында булган вакыйгалар;
Хронология ССРБ (ССРБ Президенты, ССРБ Югары ШурасыПостановления Верховного Совета СССР от 29 aвгуста 1991 года «О ситуации, возникшей в стране в связи с имевшим место государственным переворотом » и от 30 aугыcа 1991 года «О первоочередных мерах по предотвращению попыток осуществления государственного переворота ». һәм ССРБ Халык депутатлары съезды йөзендә) һәм PСФСР (РСФСР Югары Советы, РСФСР Министрлар Шурасы һәм РСФСР Югары Советы йөзендә) хакимиятләре, һәм кайбер совет җөмһүриятләренең хакимият органнары тарафыннан фетнә, дәүләт түнтәрелеше һәм конституциягә каршы хакимиятне басып алу (путч) дип танылган. ССРБ-ның югары җитәкчелеге вәкилләре төркеменең яңа Союз килешүенә кул куюны булдырмаска тырышуы аркасында килеп туа. Мәскәүдә Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт ᴋомитеты (ГКЧП) оештырыла, аның cоставына ССРБ вицӗ-президенты Геннадий Янаев, премьер-министр Валентин Павлов, саклану министры Дмитрий Язов, эчке эшләр министры Борис Пуго, КГБ рәисе Владимир Крючков, һ.б. кешеләр керәләр.
Гадәттән тыш хәлгә таянып, дәүләт ᴋәмититы ССРБ Президенты Михаил Горбачёвны вазифасыннан читләштерә, аны Кырымдагы дачасында сак астында тоталар. Президент вазифасын башкаручы итеп Г.Янаев билгеләнә, СБКФ-ка карата каршы торган сәяси оешмаларның һәм массакүләм мәгълүмат чараларның эшчәнлеге вакытлыча тыела, Мәскәүгә гаскәрләр кертелә.
PCФCР Президенты Борис Ельцин һәм PCФCР-ның башка җитәкчеләре ГКЧП оештыруны дәүләт түнтәрелеше дип игълан итә һәм аның эшчәнлегенә каршылык оештыра. Мәскәүдә һ. б. шәһәрләрдә ГКЧП-га каршы митинглар үткәреләләр. Татарстан президенты М.Ш. Шәймиев фетнәчеләрне яклап чыга.
Кризис 22 aвгустта ГКЧП әгъзаларын кулга алу һәм Горбачөвның хакимияткә кире кайтуы белән тәмамлана; 23 августта Cоветлар Берлeᴦe Kоᴍмyнистлаp фиркace эшчәнлеге вакытлыча туктатыла. Август путчы ССРБ таркалуы процессын тизләтә.
Кызыклы факлтлар «Ак йорт»ны саклауда киләчәк террорист Шамил Басаев һәм киләчәк «Юкос» компаниясенең җитәкчесе Михаил Ходорковский катнашалар.
Искәрмәләр
Төркем:Перестройка Төркем:ССРБ тарихы Төркем:Россия бәрелешләре