Поль Анри Бенжамен д'Эстурнель де Констан (; 22 ноябрь 1852 ел – 15 май 1924 ел) — француз дипломаты һәм җәмәгать эшлеклесе. 1909 елда Огюст Беернар белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Тормыш Поль Анри Бенжамен д'Эстурнель де Констан аристократик гаиләдә туа. Фәнни дәрәҗәләргә ия була. Ул Борынгы Греция турында тулы бер китап, мифик эчтәлектәге пьесалар яза. Беренче бөтендөнья сугышы елларында, Пацифист булуына карамастан, Франциягә булдыра алганча ярдәм итә – нәсел замогын госпитальга тапшыра, алман су асты көймәләренә каршы торучы ысуллар эзләү белән шөгыльләнә.

де Констан француз дипломаты, тынычлык өчен көрәшүче һәм пацифист була. Бөтен гомерен ул төрле илләрдә илче хезмәтенә һәм Европа дәүләтләренең тыныч күрше булуын урнаштыру эшчәнлегенә багышлый. Берничә халыкара конференциядә, шул исәптән, 1899 елгы коралсызландыру конференциясендә катнаша. 1918 елда исә Милләтләр Лигасы идеясын һәм проектын төзүчеләрнең берсе була.

Төркем:Франция дипломатлары Төркем:Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Франциядән Нобель премиясе лауреатлары