Григо́рий Алекса́ндрович Абы́зов (14 гыйнвар 1919 — 30 сентябрь 1999) — Советлар Берлеге каһарманы.

Тормыш юлы Абызов Григорий Александрович Түбән Кама районының Ялантау авылында 1919 елда туган. Милләте буенча — рус. Армиядә 1940 елдан, 1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Өлкән сержант, орудие командиры, соңрак – полковник. 1943 елның җәендә артиллерия полкы Украинаның көньягында дошман оборонасын өзүдә катнаша. Пехота составында һөҗүм итүче Абызов расчеты дошманның 35 ут ноктасын юк итә. Аеруча 17 октябрьдә кыенга туры килә – 10 танк ярдәмендә аларга немец автоматчылары төркеме һөҗүм итә. Ләкин артеллиристлар һөҗүмне кире кагалар. Урам сугышлары 22 октябрьгә кадәр дәвам итә. Расчет 7 немец танкын юкка чыгара. Советлар Берлеге каһарманы исеме 1943 елның 1 ноябрендә бирелә.

Төркем:Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары