Николаев, Мыколайив яки Балабан (, , ) — Украина көньякгышында урнашкан шәһәр. Украинаның икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Халык саны буенча илнең тугызынчы шәһәре.

География Шәһәр Украинаның дала зонасының көньяк өлешендә, Көньяк Буг һәм Ингул елгалары тарафыннан юылган ярымутравында урнашкан.

Климат Шәһәр климаты уртача континенталь, җылы кыш һәм эссе җәй белән.

Тарих Николаев 1789 елда Григорий Потёмкин тарафыннан суднолар төзү верфләр янындагы бистә буларак нигезләнгән. Озак вакыт биредә Кара диңгез флотының штабы урнашкан.

1862 елда Николевта эре диңгез порты ачылган; 19 гасырның азагында ук Николаев порты чит илләре белән сәүдә итү күләме буенча илдә өченче урында, ә ашлыкны экспортлау буенча беренче урында торган.

1918 елда шәһәр беренче тапкыр чит ил гаскәрләре тарафыннан басып алуны кичергән. 1920 елда Николаевта совет хакимияте урнаштырылган.

Бөек Ватан сугышы барышында (1941 елның 16 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1944 елның 28 мартында азат ителә. Сугыштан соңгы вакытында Николаев — ССРБ суднолар төзү үзәкләренең берсе.

Халык 1897 1926 1939 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php 2001http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=14&rn=&id=&botton=cens_db92 012101 182168 676226 207331 037439 915502 776514 136 Милли состав (2001): украиннар — 72,7 %, руслар — 23,1 %. Туган тел буенча состав (2001): рус теле — 56,8 %, украин теле — 42,2 %.

Икътисад Икътисад нигезе — суднолар төзү. Шуның өстенә, Николаевта элетротехника һәм электрон сәнәгате ширкәтләре бар. Глинозөм заводы, азык-төлек сәнәгате ширкәтләре.

Кардәш шәһәрләр Батуми Триест Бурса Петрозаводск Тирасполь Мәскәү Плевен Лион Боржоми Дэҗоу Могилёв

Искәрмәләр

Төркем:Украина өлкә үзәкләре