Ивано-Франковск (элек — Станислав, , , ) — Украинаның көнбатыш өлешендә урнашкан шәһәр, Ивано-Франковск өлкәсенең административ үзәге.
Халык саны — 218 359 кеше (2001).http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=14&rn=&id=&botton=cens_db
Тарих 1663 елда нигезләнгән, шул ук елда Магдебург хокукы бирелгән. 1772 елда, Польшаның беренче бүлүе нәтиҗәсендә Австрия имериясе составына кертелгән.
Австрия-Маҗарстанның таркалуыннан соң шәһәр Көнбатыш Украин Халык Җөмһүриятенең башкаласы иде, ләкин берникадәр вакыттан соң яңа корылган Польша дәүләтенә кушылган.
1939 елда, Молотов—Риббентроп пакты нигезендә, ССРБ Польша бәреп керә һәм шәһәр Украин ССР-ы составына кертелә. 1941—1944 елларда алман оккупациясе астында булган.
1962 елда шәһәргә украин язучысы Иван Франко хөрмәтенә Ивано-Франковск исеме кушылган. 1991 елдан бәйсез Украина составында.
Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php 200166 456 104 971 149 747 214 021 218 359
Икътисад һәм мәдәният Сәнәгатьнең мөһим тармаклары: җиңел (трикотаж, тегүчелек, нәфис әйберләр фабрикалары, күн эшханәсе), азык-төлек сәнәгате (ит, икмәк, спирт-аракы комбинатлары вә б.), ашач эшкәртү ( фабрикасы), металл эшкәртү, химия. 3 югары уку йорты, Украина музыка драма театры, курчак театры, өлкәне өйрәнү, сәнгать, Карпат буе сәнгать музейлары бар. Мигъмари һәйкәлләрдән костёл (18 гасыр), әрмән чиркәве сакланып калган.
Кардәш шәһәрләр Арлиңтон, АКШ Нугурыт, Россия Бая-Маре, Румыния Жешув, Польша Хшанув, Польша Зелёна-Гура, Польша Серпухов, Россия Рыбник, Польша Соргыт, Россия Томашув-Мазовецки, Польша Брест, Беларусь Ньиредьхаза, Маҗарстан Ополе, Польша Тырговиште, Румыния Охота, Варшава, Польша Орадя, Румыния Тракай, Литва Елгава, Латвия Свидница, Польша Люблин, Польша Кошалин, Польша Нова Суль, Польша Пшеров, Чехия
Шәһәрдә туган күренекле кешеләр Светлана Алексиевич, Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2015).
Моны да карагыз Ивано-Франковск өлкәсе Искәрмәләр
Төркем:Украина өлкә үзәкләре