Мурманск өлкәсе () — Россия Федерациясенең Европа өлеше субекты. Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә.
Административ үзәге — Мурманск шәһәре. География Мурманск өлкәсе Россия Европа өлешенең төньяк-көнбатышында, Кола ярымутравында һәм аңа тоташкан кыйтга өлешләрендә урнашкан. Ак һәм Баренц диңгезләре белән юыла. Көнбатышта Норвегия һәм Финляндия белән чиктәш.
Мурманск өлкәсе рельефы тәбәнәк таулар, калкулыклар һәм иңкүлекләрдан гыйбарәт. Төньяк яры биек һәм текә, көньяк яры тәбәнәк. Ярымутрауның көнбатыш өлешендә Хибин таулары (биеклеге 1191 метрга кадәр) урнашкан. Кола ярымутравы Балтыйк калканының төньяк-көнчыгыш чиген тәшкил итә.
Мурманск өлкәсендә апатит , глинозём, никель, бакыр һ.б. бар. Климат Кола ярымутравының көньягында уртача диңгез климаты, төньяк өлешендә субарктик, чагыштырмача йомшак. Гыйнварның уртача температурасы төньякта —8°, үзәк өлешендә —13° га кадәр, июльнеке төньякта +8° һәм үзәк өлешендә +14°. Еллык явымнар 350 миллиметрдан 1000 миллиметрга кадәр.
Тарих Мурманск өлкәсе 1938 елда Ленинград өлкәсе составыннан аерылып чыгу юлы белән оештырылган.
Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php567 672 799 527 965 462 1 146 757 892 534 795 409 Торак пунктлар
Мурманск Апатиты Североморск Мончегорск Кандалакша Кировск
Оленегорск Ковдор Полярный Заполярный Полярные Зори Мурмаши
Снежногорск Никель Гаҗиево Кола
Административ бүленеш Мурманск өлкәсе 5 муниципаль районга һәм 14 шәһәр округына бүленә. Терек районы
Моны да карагыз Төньяк-Көнбатыш федераль округ
Искәрмәләр
*