Херсон өлкәсе () — Украина cоставына керүче өлкә. 2022 елның февраль ахырыннан МХО нәтиҗәсендә зур өлеше Россия контроле астында. 2022 ел сентябрендә үткәрелгән референдум нигезендә РФ эченә керә, ләкин шуны күпчелек дөнья илләре танымый.
Административ үзәге — Херсон шәһәре.
Җәгъpафия Өлкә Украинаның көньягында Кара диңгез буе түбәнлегендә урнашкан. Көньякта Кара һәм Азак диңгезләре тарфыннан юыла.
Климат — уртача континенталь. Гыйнварның уртча температурасы 3°...5°С, июльнеке +21,5°...+23,5°. Җәй эссе һәм коры. Вегетация дәвере 215— 230 көн. Еллык явым 300–400 ммны тәшкил итә. Төп елгалар: Днепр, аның уң кушылдыгы — Ингулец. Туфрагы төньякта аз черемәле каратуфрак, куе каштан туфраклар, диңгез яр буенда каштан, тозлак туфраклар. Өлкәдә Аскания-Нова, Кара диңгез тыюлыклары бар.
Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg1.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg1.php 2001http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/nationality_population/nationality_popul1/824 1671 029 9881 163 4351 239 9691 172 689 Милли cастaф (2001): украиннар — 82,0%, руслар — 14,0%http://2001.ukrcensus.gov.ua/results/general/nationality/. Административ бүленеш Херсон өлкәсе 18 районга һәм 3 өлкә буйсынуындагы шәһәренә бүленә. Моны да карагыз Украинаның административ-территориаль бүленеше Херсон губернасы
Искәрмәләр
*