Нормабаш — Татарстан Республикасының Кукмара районына керә торган авыл. Тарихы Авылга XVII йөзнең икенче яртысында − 1675 елларда нигез салына. XVIII йөз — XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле — игенчелек һәм терлекчелек була, шулай ук киез итек басу кәсепчелеге тарала. 1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет эшли. 1898 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылда мәктәп була. 1934 − 1956 елларда колхоз кирпеч заводы эшли, ул күрше авылларда яшәүчеләр өчен дә продукция җитештерә. XX йөз башында авылда мәктәп, мәчет, тукыма ману йортлары, вак-төякләр  белән сәүдә итүче ике кибет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 823,5 дисәтинә тәшкил итә. Старосталар 1760 елның 12 октябрендә Елизавета патша «Авыл старосталары» турында Указ кабул итә.  Шул вакыттан башлап 1930 елларга кадәр авыллар белән старосталар идарә итәләр. Старосталарны авыл халкы 3 елга сайлап куя.  Аларның вазыйфасына төрле салымнар җыюны тәэмин итү, юлларны, күперләрне төзек тоту, авылда тәртипнең сакланышын тәэмин итү (полицейский вазыйфалары), вак җинаятьләр, хулиганлык күренешләре, гаилә низаглары булганда аларны беренчел тикшерү, административ җәзага тарту һ. б. керә. Старосталарны халык сайлап куйса да алар югары органнарга, мәсәлән, волость старшиналарына буйсыналар.     Документлардан, авылда 1892 елда  Хөснетдин Низаметдин улының староста булуы билгеле. Шул ук елның 29 ноябрендә староста итеп Сәгыйт Мөхәммәтдин улы сайлана. 1895 елның июленнән староста вазыйфасын Камалетдин Хәбибулла улы алып бара. 1907 елдан староста Шәйхетдин Габдрахман улы була. Революциядән соң староста вазыйфасын Галиев Харисның бабасы Исмәгыйль үти. 1930 елда староста статусы бетерелә, авыл Советлары гамәлгә кертелә. Нормабаш авылы Байлангар авыл Советы карамагына керә. Тарихны өйрәнү Мәскәү өлкәсендә яшәүче, тумышы белән Нормабаш авылыннан булган Дамир Каюмов ярдәме белән авылда берничә ел рәттән металл эзләгеч белән эзләнү эшләре алып барылды. Эзләнүләр вакытында күп кенә кызыклы материаллар: элек көнкүрештә кулланылган әйберләрдән тыш, авылның тарихын күзалларга мөмкинлек бирә торган 50гә якын борынгы акчалар, бизәнү әйберләре табылды. Алар арасында мари (чирмеш) халыкларында баш киемнәренә тагылган, 1630 нчы елларга караган бизәнү тәңкәләре, 1700—1800 елларга караган акчалар, Казан байларының аерымлык билгеләре аеруча кызыклы. Табылган акчалар Рәсәй белән алты патша идарә иткән чорларны үз эченә ала. Болар инде Нормабаш авылы халкының моннан 350—400 еллар  элек үк тулы канлы тормыш белән, татар җирендә генә түгел, башка төбәкләр белән дә сәүдә итеп, алып-сатып яшәвен исбатлый. Административ-территориаль буйсынуы 1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән — Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында. Хәзер Байлангар авыл җирлеге составында. Хуҗалык итү рәвеше 1931 елда «Берлек» колхозы (беренче рәисе — Минлегали Вәлиуллин) оештырыла, 1950 елдан — Молотов исемендәге колхоз (Байлангар авылы), 1958 елдан — «Маяк» колхозы (Байлангар авылы),  1993 елдан — «Маяк» күмәк авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе), 2000 елдан — «Норма» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан — «Кукмара» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан «Вахит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Мәдәнияте Авылда клуб (1934 елдан, 1974 елдан үзгәртелгән бинада), яңа  мәчет (1993 елдан), балалар уен мәйданчыгы (2014 елдан), Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда эшләгән, Беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышларында катнашкан, репрессияләнгән авылдашлар истәлегенә Мемориал (2018), Җиңү һәм ял паркы (2020) бар. 2015 елдан авылда дүрт ел дәвамында балыкчылар арасында республикакүләм ярышлар уздырылды. Авылда  төзекләндерелгән «Нәҗметдин чишмәсе» (2018) бар (аның суы шифалы санала) һәм Татарстанның табигать һәйкәлесаналган Нурминкә елгасы башы урнашкан. Нормабаш авылы клубы Нормабашта клуб 1934 елда ачыла. Ул заманы өчен башка авылларныкы белән чагыштырганда шактый зур була. Бина мәктәп белән икесе бер түбә астында Г хәрефе рәвешендә эшләнә. Минегали Вәлиуллин колхоз рәисе булганда Комар урманыннан ике кыш атлар белән  агач ташыйлар, такта материалларын кул белән яралар. Мәктәп белән клубны авыл кешеләре төзи. Клубның беренче мөдире Мәгъсүмә Абдуллина була. Төрле елларда клуб мөдирләре булып Нәҗмиев Рәшит, Сәләхов Мөхәррәм, Гыйльфиева Рәхилә, Гыйльфиева Равия, Шаһабиева Гөлчирә, Хөсәенова Резедә, Абдуллин Таһир, Мөгыйнов Хәйдәр, Нәҗмиев Рафислар эшлиләр. Соңгы егерме елда бу вазыйфаны Вафирә Фәйзриева башкарды. 2023 елда клуб ремонтка ябыла. 2025 елның май аенда клуб янә ачылып, эшен дәвам итә. Клуб мөдирләренең һәркайсы үз эшләрен күңелләрен биреп башкаралар. Концертлар, спектакльләр куела торган була, ял кичәләре оештырыла. Рәхилә Гыйльфиева мөдирлек иткән чорда ел саен Яңа елны авыл халкы белән клубта өстәл әзерләп каршылыйлар. Һәркем булдыра алган кадәр өеннән ризык алып килә. "Хисамиев Мөнәвир абыйның «Рекорд» радиоалгычыннан җырлар тыңладык, Кремль курантлары сукканын көттек. Минлегалиев Кәрәм абый стенага Кыш бабай белән Кар кызы рәсемен обой кәгазенең арткы ягына зур итеп ясап куя иде. Ленинның туган көне җитсә, юлбашчы рәсемен дә ясады. Рафис клуб эшен генә оештырып калмады, күп еллар авыл Сабантуйларын да матур итеп алып барды." - дип искә ала Рәшит Миңлегалиев. Вафирә Фәйзриева эшләгән еллада да клуб гөрләп тора. Авыл кечерәеп, Сабантуйлар үткәрелми башлагач, авыл бәйрәмнәре, ял, иҗат кичәләре оештырыла. Ул үз эшен Байлангар клубы, китапханәсе, урта мәктәп белән берлектә алып бара. Сабантуйлар

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Кичке уеннар Элек колхоз эшеннән арып кайтсалар да, кызлар-егетләр табигатькә кичке уенга чыгалар иде. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары уйналды, шаян такмаклар әйтешү, күмәк биюләр оештырылды. Безнең авылда ул, гадәттә, тимер юлның авылга карап торган ягындагы «түгәрәк чирәм» дигән урында булды.

Элек җәй көне кичләрен клуб ачылмады. Клуб мөдире Мөхәрләм Баһабиевның эше табигатькә күчте. Ул үзе әйбәт оештыручы гына түгел, бик матур җырлый да иде. Район, Татарстан күләм конкурсларда катнашты.

Күренекле кешеләре Мәгәнәви Гаян улы Гаянов (1938) — Якутиядә төзелешләрдә эшли,  Вилюй ГЭСын төзүдә катнаша, ике тапкыр «Хезмәт кызыл байрагы»  ордены белән бүләкләнә. Әхмәт Динмөхәммәт улы Динмөхәммәтов (1923) — Кукмара сельпосы рәисе, икмәк заводы директоры,  юл төзү участогы җитәкчсе, Кукмара мех фабрикасы директоры урынбасары  һәм башка җаваплы хезмәтләрне башкара,  Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары һәм хезмәттәге казанышлары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Рәшит Минлегали улы Миңлегалиев (1951) — райондагы «Хезмәт  даны» газетасы редакциясендә җаваплы секретарь — редактор урынбасары булып эшли, ТР  Җурналистлар берлеге әгъзасы, 1980 елдан райондагы «Салават күпере» иҗат берләшмәсе җитәкчесе.  ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре,  «Кукмара муниципаль  районы алдындагы хезмәтләре өчен»,  Россия оборона министрлыгының  «Эзләнү хәрәкәтендә актив катнашкан өчен», Татарстан  республикасы ветераннар оешмасының  күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Вәгыйз Миннемулла улы Хәсәнов (1945—2011) — педагог, журналист, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Кукмара киез итек-киез фабрикасында партоешма секретаре була, район эчке эшләр бүлегендә  эшли,  Кукмара 2нче урта мәктәбендә укыта. Шигырь китаплары авторы. Рәзилә Гарәфетдин кызы Төхбәтуллина  (1965) — банк хезмәткәре, «Татарстан республикасының атказанган икътисадчысы» Суфия Минемулла кызы Мостафина  (Абдуллина) (1954),  педагог, күп еллар Якутиянең Удачный шәһәрендә укытучы булып эшли, милли «Туган тел» җәмгыятен оештыруда, аның эшчәнлегендә, төрле милли бәйрәмнәр оештыруда катнаша. Шигырьләре, язмалары татар матбугатында 1970—1980 еллардан ук басылып килә. Суфия «Язлар көтәм» (2017) дигән китап авторы. Динә Васил кызы Абдуллина — Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган биолог, укытучы, курайчы, V Халыкара "Татар кызы" бәйгесенең финалисты (2023). Авылда дин һәм мәчетләр

Нормабашта дүрт тапкыр мәчет салынуы  билгеле. Аларның беренчесенең  урыны турында безнең кулда мәгьлүматлар юк. Казан өязендә XVIII гасыр уртасында булган мәчетләр исемлегендә Нормабаш авылы менә шулай искә алына:

1800 нче еллардан соң төзелгән икенче мәчет  Гатикә Закированың хәзерге бакчасы урынында булган. 1910 елларда авылда  халык саны 600 дән артып китә, мәчеткә йөрүче ир-атлар гына да 150 ләп була. Мөселманнар авыл мәчетен җәмигъ мәчете дип тануны сорап, Казан губерна идәрәсенә, Уфа Дини нәзарәтенә мөрәҗәгать итәләр. 1910 елда Нормабаш мәчетенә җәмигъ мәчет  статусы бирелә. 1958 елда мәчетнең манарасы киселә. Бинаны ашлык саклау склады итеп кулланалар. Бераздан бина үзе дә сүтелә.  Аның бүрәнәләреннән Байлангарда китапханә төзиләр. Авылда дини йолаларны зират кырыена фермадагы каравыл йортын сүтеп салган бинада үтиләр. 1995 елда авыл халкы, читтә яшәүче якташларыбыз, «Маяк» колхозы (рәисе Фәиз Вагыйз улы Кәримуллин) тырышлыгы белән яңа мәчет төзелде. Ул 1997 елда төзелеп бетә. 2000 елдан егерме ел дәвамында авылда имам булып Рафис  Әсхәдулла улы Гыйльмулин эшли. 2020 елдан имам булып Фәнис Һашим улы Гыйльфиев эшли. Нормабаш мәктәбе Нормабашта мәктәп 1920 елда ачыла. Аның аерым бинасы булмый, Дәүләтша бай йортында укыйлар. Укытучы шушы авыл кешесе Хәйруллин Шәйдулла була. Ул хәллерәк кешеләрнең балаларын акчага укыткан. Аңа Байлангар, Сабанчы авылларыннан да килеп укыганнар. Көндез гарәп хәрефләре, кичен догалар өйрәтә. 1926 елда Тәкәнеш районының Өскебаш авылы кешесе Нурулла Сарманов килә. Ул балаларны ярата, төпле белем бирә. Көндез балалар укыта, кичен лекцияләр, докладлар сөйли, концертлар оештыра. Үзе Газизуллин Төхвәтнең ике тәрәзәле мунчасында яши. Халыктан акча җыеп авылда кибет ача. Анда Ганиев Вәлиәхмәт эшли. Сарманаев Нурулла балаларны төрле һөнәрләргә дә өйрәткән. Балалар агачтан ашлык суыру машинасы, тагып йөри торган комбайн модельләренә кадәр ясаганнар. Нурулла мөгәллим хезмәтен 1928 елгы уку елы тәмамланганчы башкара. 1929 елда Сабанчы авылыннан килеп Хәмит исемле кеше укыта. Дәүләтша бай йорты кара-каршы өйле була. Хуҗалар үзләре Казанда яшиләр. Кайтып, өйләрен ваклап сатып китәләр. Аннан соң мәктәп мулла йортына күчә. Анда да спектакльләр, концертлар куялар. Аларны карарга Байлангардан да менәләр. 1930 елда Зур Кукмарадан Фәйзрахманов Кавый килеп бер ел укыта. 1931 елда Балыклы авылыннан Галиева Фатыйма исемле  укытучы килә. Шул кышны мулла йорты яна. Мәктәп Габит бай йортына күчә. 1933 елда Нормабашта Галия, Гөлчирә исемле укытучылар да эшли. Фатыйма белән Гөлчирә Әфзениса дигән кеше өендә яшиләр. Галия Яппар абзыйның кечкенә өендә тора. 1934 елның май аенда хәзерге  кулуб урынында ике бүлмәдән торган зур мәктәп ачыла. Бер бүлмәдә 1-3нче, икенчесендә 2-4нче сыйныф укучылары укыйлар. Ул вакытта укучылар күп була,  укырга 35-40 бала йөри. Сыйныф бүлмәләре утын ягып җылытыла. Фатыйма Галиева  яңа мәктәпнең базасын ныгытуга зур игътибар бирә. Җиләк-җимеш бакчасы булдырыла. Анда алмагачлар, күп итеп карлыган үстерелә.   Аларны кайнатма ясап, кыш көне балаларга компот кайнатып бирәләр. Бәдертдинова Марзия апа техник хезмәткәр булып эшләде. Ул мәктәпне дә җылытты, җыештырды да, балаларга компот кайнатып бирергә дә өлгерде. 1935 елда Галиева Фатыйма Кукмарага күчеп китә. Аның урынына Әхмәтов Иманкол исемле укытучы килә. Ул 1941 елда сугышка китә һәм шунда һәлак була. Иманколдан соң мәктәпкә Васильев фамилияле укытучы килә. Мәктәп май аенда ачыла. Укучылар клубта концерт, спектакльләр куялар. Сугыш вакытында Фатыйма яңадан авылга кайта. 1943—1944 елларда Хәйруллина Нурания укыта. Нурания югары белем алгач, аны Ошторма авылына мәктәп мөдире итеп күчерәләр. 1945 елда Галиева Фатыйма Нормабаш мәктәбенең мөдире һәм «Берлек» колхозының партоешма сәркатиб була. 1946—1947 елларда балаларга  Габдрахманова Әсма һәм Сафина Мөхлисә белем бирә.