Роман Головинский (инглиз телендә: Roman Holowinsky; 1979 елның 26 июлендә АКШ-ында туган) — Америка математигы, саннар теориясе һәм модуляр функция өлкәсендә эшли. Хәзерге вакытта Огайо штаты университетының математика кафедрасы доценты.
Тәрҗемәи хәле Ратгер университетында фәннәр бакалавры дәрәҗәсенә (2001) лаек булган, шунда ук Хенрик Иванец җитәкчелеге астында доктор диссертациясен яклаган.
2011 елда Головинский «даһи Шринивас Рамануджан йогынтысы астында математика өлкәсендә» эше өчен SASTRA Ramanujan премиясе белән бүләкләнгән булган, Каннан Соундарараджан белән квант уникаль эргодиклык гипотезасын исбатлаган. 2011 ел Слоун стипендиаты.
2006—2008 елларда чакыру буенча Торонто университетында һәм 2009—2010 елларда Перспектив өйрәнүләр институтында эшләгән.
Бүләкләнүе SASTRA Ramanujan премиясе (2011) Слоун стипендиясе (2011)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Математиклар