Ишем () ― Пермь краеның Октябрьский районындагы (муниципаль округ) авыл. Ишем керә Ишимовское сельское поселение. 2006 елның гыйнварына кадәр авыл советы үзәге булган.
Халык саны 878 кеше (2010 елгы җанисәп буенча)Всероссийская перепись 2010 года — .. 875 кеше теркәлгән (татарлар, башкортлар). Җирлек буенча (Самар авылын кертеп) хуҗалыклар саны ― 410.
Урнашуы Авыл Октябрьский муниципаль районының (округ) төньягында, район үзәге ― Октябрьский эшчеләр бистәсеннән 39 км ераклыкта, Чусовая елгасына коя торган Сылва елгасының сул кушылдыгы елгасы буенда урнашканИшимово (Октябрьский район Пермского края). dic.academic.ru. Торак пунктта буа бар.
Пермь ― автомобиль юлы авылдан 12 км ераклыкта уза.
Климат Торак пункт территориясенә континенталь климат хас. аның характерлы билгеләре ― бураннар еш була торган салкын озын кыш һәм кыска җәйО поселении. old.oktyabrski-pk.ru.
Авыл Россиянең Европа өлешендәге ылыслы―киң яфраклы урманнар зонасында урнашкан.
Тарих 1679 елдан Япарова авылы буларак билгеле. 1704 елда авыл исеме Елкыбайга () үзгәргән булган.
1928 елның февралендә биредә җиде хуҗалык берләшүдән «Бедняк» коммунасы барлыкка килгән. 1929 елда «Кызыл Ишем» колхозы, соңрак, 1950 елдан башлап, «Кызыл Ирән» колхозы оешкан. 2006 елның гыйнварына кадәр авыл Ишем авыл советы үзәге булган.
Икътисад «Дуслык» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе, универмаг, кибетләр, почта элемтәсе бүлекчәсе.
Җирлек территориясендә 2007 ел ахырында эксплуатацияләнә башлаган Мохово нефть ятмасы урнашканМоховское месторождение нефти .
XX гасыр уртасында авылда җирле кирпеч заводы булган.
Торак пункт территориясе Пермь краеның Октябрьский урманчылыгы составына керә.
Мәгариф Мәгариф учреждениеләренә Ишем төп гомуми белем бирү мәктәбе (1982 елдан урта мәктәп буларак эшләгән; мәктәптә 1989 елда оешкан авыл тарихы музее барШкольный сайт. История школы) һәм балалар бакчасы керә.
2025 елның 10 октябрендә узган халык җыенында Ишем төп гомуми белем бирү мәктәбен рус авылы урта мәктәбенә кушу мәсьәләсенә багышланган җыенда катнашкан 167 кешедән 157 кеше каршы, 10 кеше уңай тавыш биргән Сведения о результате опроса граждан 10.10.2025г. МКОУ «Ишимовская ООШ», 16.10.2025.
Мәдәният «Ишем авыл мәдәният йорты» муниципаль казна учреждениесе (директор Резидә Раффас кызы Сабирова) Культура. old.oktyabrski-pk.ru. Китапханә.
Сәламәтлек саклау Фельдшерлык пункты.
Дин Авылда сөнни мөселманнар яши. Мәчет эшли (1998 елның октябреннән).
Истәлекле урыннар Гражданнар сугышы корбаннарына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәлләр.
Санлы тапшыруларга күчү программасы 2013 елда DVB-T2 стандарты буенча цифрлы тапшыруларга күчүнең федераль программасы нигезендәЦифровое телевидение в России , авылда төп телеканаллар, шул исәптән Россия цифрлы телевидениесенең беренче мультиплексы һәм Россия цифрлы телевидениесенең икенче мультиплексы тапшырулары җиһазландырылган.
Урамнар
Механизаторлар ур. Колхоз ур. Болын ур. Укытучылар ур. Решетов ур. Муса Җәлил ур. Җиңүнең 40 еллыгы ур. Яр буе ур.
Тынычлык ур. Мәктәп ур. Совет ур. Яшьләр ткр. Ленин ур. Тракт ур. Бакча ур.МКОУ Богородская СОШ: Основные сведения
Шәхесләр Әлфиз Сабиров (1985), скульптор, Бакый Урманче премиясе лауреаты (2017).
Искәрмәләр
Сылтамалар Ишимовское сельское поселение Ишимово Вконтакте Сайт Ишимовской Средней Общеобразовательной школы
Төркем:Октябрьский районы торак пунктлары (Пермь крае) Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар