Мексика бәйсезлеге өчен сугыш () — 1810 елның 16 сентябреннән 1821 елның 27 сентябренә кадәр дәвам иткән Мексика халкының Испания колониаль хакимиятенә каршы көрәше. Бу сугыш Америкадагы испан колонияләренең бәйсезлек өчен көрәшенең бер өлеше була.

Конфликт 1810 елның 16 сентябрендә крестьян күтәрелешләре белән башланып китә һәм тора-бара Испаниядән бәйсезлек яулап алу өчен гомуммилли хәрәкәткә әверелә. Мексикада әлеге антиколониаль сугыш Наполеон гаскәренең Испаниягә бәреп керүеннән соң башлана (Испан-француз сугышы, 1808—1814). Мексика бәйсезлеге өчен көрәш Бөек француз инкыйлабы (1789—1799) һәм АКШ бәйсезлеге сугышы (1775—1783) үрнәгендә үтә.

Конфликтның алшартлары

1808 елда Испаниядә булган вакыйгалар Яңа Испаниядә (хәзерге Мексикада) һәм башка испан колонияләрендә азатлык хәрәкәте күтәрелешенә турыдан-туры этәргеч бирә: французларның илгә бәреп керүе һәм Карл IV белән Фердинанд VII патшаларның тәхеттән ваз кичүе нәтиҗәсендә хакимияттә кризис башлана.

Яңа Испаниядә сепаратистик фикерләрнең көчәюенә эчке һәм тышкы шартлар йогынты ясый. Бер яктан, колониаль изүдән халыкның төрле катламнары (хокукларыннан мәхрүм ителгән һәм рәхимсез эксплуатациягә дучар булган индеецлардан алып дискриминациядән һәм сәяси хокуксызлыктан канәгать булмаган вак җир биләүчеләргә, һөнәрчеләргә һәм интеллигенциягә кадәр) җәфа чигә. Икенче яктан, Европадагы вакыйгалар — Бөек француз инкыйлабы, АКШ бәйсезлеге сугышы һәм прогрессив фикерләрнең Латин Америкасына үтеп керүе — антиколониаль хәрәкәтнең үсешенә булышлык итә.

Сугышның башлануы

Сугыш 1810 елның 16 сентябрендә Долорес авылындагы күтәрелеш белән башлана. Аны исемле рухани җитәкләде. Соңрак бу күтәрелеш «Грито де Долорес» дип аталды. Фетнәчеләр, күбесенчә идеецлар һәм метислар, колларны азат итүне, имананы (бер кеше өчен салымны) бетерүне һәм индеецлардан тартып алынган җирләрне кире кайтаруны таләп иткәннәр. Шул көнне Идальго үз тарафына якынча 600 кеше җәлеп итә һәм отрядларга бүлеп, алар белән көньякка таба китә. 20 сентябрь көнне алар Селаяга керде. 28 сентябрьдә якынча 14 мең фетнәче шәһәре янына җитә. Каты бәрелеш нәтиҗәсендә шәһәр фетнәчеләр тарафыннан яулап алына. 10 октябрьдә Идальго көчләре Вальядолид каласына керә. 19 октябрь көнне 80 мең кеше тәшкил иткән инкыйлаби гаскәр Мехико ягына юнәлә. Ләкин Идальго, бу планнан баш тартып, гәскәрне төньяк-көнбатышка, Керетаро каласына таба юнәлтә.

1810 елның 7 ноябрендә якынча 40 мең фетнәче (күбесе башкаладан китүдән борчылып өйләренә кире кайтты) һәм испан гаскәре арасында бәрелеш булды. Бәрелештә катнашмаска карар кылып, фетнәчеләр үз позицияләрен калдыралар, ләкин шулай да алар 5 меңгә якын кеше югалталар. Селаяга таба чигенеп, баш күтәрүчеләр бүленәләр, һәм Идальго кечкенә төркем белән көньякка, Вальядолидка юнәлә. Шуннан соң ул моңа кадәр фетнәчеләр отрядлары контролендә булган Гвадалахара шәһәренә юл тота. Ноябрьдә баш күтәрүчеләр шәһәргә керә. Гвадалахарада Идальго имананы (җан башына салымны) бетерү, колларны азат итү, дары, тәмәке, шәраб җитештерү һәм сату бетерү, алькабаланы (төп салымны) киметү һәм индеецларга алардан арендага алынган җирләрне кире кайтару турында декретлар чыгара. Декабрь аенда ул җәмгыятьнең барлык катламнарын колонизаторларга каршы көрәшкә чакырган манифест чыгара.

1811 ел башында колониаль хакимият генерал җитәкчелегендәге гаскәрне Гвадалахара шәһәренә җибәрергә карар кыла (6 мең хәрби). Испан гаскәрләренең якынлашуы турында хәбәр фетнәчеләргә җиткәч, алар шәһәрне калдырып көнчыгышка чигенәләр. 16 гыйнварда ике гаскәр арасында бәрелеш була. Сан ягыннан өстен булуларына карамастан, фетнәчеләр янә чигенергә мәҗбүр булалар һәм зур югалтулар кичерәләр. Бу җиңелү фетнәчеләр армиясенең өметен өзә, күпләр аның сафларын ташлап китә. Мигель Идальго үз юлдашлары тарафыннан фетнә җитәкчелегеннән читләштерелә, әмма ул барыбер рәсми лидер булып кала. Март аенда ике меңлек ватанпәрвәрләр (фетнәчеләр) төркеме засадага эләгә, Идальго тоткарлана һәм 30 июльдә атып үтерелә. 16 сентябрь Мексикада Бәйсезлек көне () буларак билгеләп үтелә, ә Идальгоны милли герой дип хөрмәтлиләр.

Хосе Мария Морелос

Идальго үтерелгәннән соң инкыйлаби гаскәр җитәкчелеген үз өстенә башка бер рухани — ала. Аның гаскәрендә кимендә өч сәләтле командир аерылып тора: , (Гуадалупе Виктория исеме белән билгеле) һәм рухани . Морелос алар белән бергә тауларда партизан һөҗүмнәрен алып бара, колонналарны юк итә һәм роялистларның элемтә юлларын өзә.

1811 елның 24 маенда Морелос Чильпасинго шәһәрен яулап ала, ә киләсе көнгә — Тистланы. Августта ул бер ярым мең сугышчы белән көнчыгышка юнәлә һәм Чилапа шәһәрен басып ала. Ноябрьдә ул Тлапа һәм Чаутла шәһәрләрен дә үз кулына төшерә. Декабрьдә аның гаскәрләре Кваутлага бәреп керәләр, ә ел азагында — мөһим сәүдә һәм идарә үзәге булган Тевакан шәһәрен үз контроленә алалар.

Шул чорда инкыйлаби хәрәкәт зур колач җәя: 1811 ел ахырында фетнәчеләр кулында Гуанахуато, Гвадалахара, Мичоакан, Сакатекас интендантлыклары, шулай ук Пуэбла, Веракрус, Сан-Луис-Потоси һәм Мехико интендантлыкларының шактый өлеше була. 1812 елда Испаниядән роялистларга ярдәмгә яңа гаскәрләр килә. Ул вакытка башкала инде инкыйлаби отрядлар тарафыннан камаланган була.

1812 елның февралендә испан гаскәрләре Морелос үзенең төп көчләрен туплаган Кваутла шәһәрен камап ала. Анда якынча 5,5 мең сугышчы була. Ике ярым ай дәвамында фетнәчеләр дошман һөҗүмнәренә каршы тора ала, әмма соңыннан алар 800 кешене югалтып шәһәрне калдырырга мәҗбүр булалар. Морелос гаскәрләренең җиңелүе роялистларны дәртләндерә, һәм 1812 ел уртасына хакимиятләр илдәге хәлләрне тотрыклыландыра ала.

1812 елның 18 мартында Испаниянең Кадис шәһәрендә испан кортеслары (парламент) конституция кабул итә. Ул кортесларда метрополия һәм колонияләр өчен тигез вәкиллек билгели һәм негритян кушылмалары булмаган колонияләр халкының гражданлык хокукларын таный. 5 октябрьдә вице-король 1810 елда кортеслар тарафыннан кабул ителгән матбугат иреге турындагы декретны бастырып чыгара.

Конституция һәм кортеслар чыгарган башка актлар Яңа Испаниядә (Мексикада) инкыйлаби фикерләрнең көчәюенә китерә. Шуңа күрә хакимиятләр бу хәлгә каршы берничә чикләү чарасы кертә: матбугат иреге гамәлдән чыгарыла, урам җыеннары тыела, Мехико шәһәр шурасы сайлаулары вакытлыча туктатыла.

Кадис конституциясенең бозылуына риза булмаган бәйсезлек тарафдарлары активлаша, һәм елның икенче яртысында азатлык хәрәкәте янә көчәя. 1812 елның октябрь азагында Морелос Орисаба шәһәрен, 25 ноябрьдә — Оахаканы, ә 1813 елның апрелендә — Акапульконы яулап ала. Шул вакытта вице-король контролендә бары тик башкала һәм төп провинция үзәкләре кала.

Морелосның максаты — Мексиканы колониаль изүдән азат итү генә түгел, ә ярлы халык мәнфәгатьләрен яклаучы социаль-икътисади һәм сәяси реформалар үткәрү дә була. Ул раса буенча дискриминациягә һәм феодаль эксплуатациягә каршы чыга. 1813 елның 28 июнендә ул Акапулько шәһәрендә Милли конгресс чакыру турында декрет чыгара. Конгресс шул ук елның 14 сентябрендә Чильпансинго шәһәрендә ачыла. Анда «Милләт хисләре» (Sentimientos de la Nación) исемле документ укыла. Әлеге документта коллыкны бетерү, халыкны расаларга бүлүне тыю, бердәм салым системасын кертү, милек һәм торакның кагылгысызлыгын гарантияләү, җәзалауларны тыю кебек маддәләр кертелә. Ләкин испан гаскәрләренең һөҗүм операцияләре нәтиҗәсендә 1813 елның көзенә инкыйлаби көчләр контролендә булган җирләр бары тик Көньяк Мексикада сакланып кала.

1813 елның 6 ноябрендә (Congreso de Anáhuac) "Төньяк Американың бәйсезлеген тантаналы рәвештә игълан итү акты"н кабул итә. Көньякта берничә хәрби уңышка ирешкәч, Морелос үз гаскәре белән Вальядолид шәһәренә таба кузгала, ләкин анда җиңелә. 1814 ел башында испан гаскәрләре Пуруаран тирәсендә фетнәчеләрне тулысынча тар-мар итә. 1814 елның мартында Испания тәхетенә яңадан кайта һәм фетнәчеләрне бастыру гамәлләре тагын да көчәйтелә.

1814 елның 22 октябрендә күтәрелешче конгресс Мексика тарихында беренче булып конституция кабул итә — ул «Мексика Америкасының иреге турында Конституцион акт» дип атала. Документ республика идарәсе һәм хөкүмәт бүленеше принцибын урнаштыра, ә югары канун чыгару органы итеп конгресс игълан ителә. Конституциядә барлык гражданнарның канун алдында тигезлеге, сүз һәм матбугат иреге билгеләнә, шулай ук илдә бары тик рим-католик динен тоту рөхсәт ителә. Республика җитәкчелеге өч кешедән торган комитетка тапшырыла, һәм һәрберсе чират буенча дүрт ай дәвамында президент булып торырга тиеш була — бу өч фетнә җитәкчесенең амбицияләрен канәгатьләндерү өчен эшләнә иде. Әмма Испания яклы роялист гаскәрләре яңадан һөҗүмгә күчә һәм 1815 елда Морелос Испания хакимиятләре тарафыннан кулга алына. Ул инквизиция тарафыннан җәзаланганнан соң дәүләткә хыянәт өчен үлем җәзасына тартыла.

Бәйсезлек өчен көрәшнең дәвамы

1815 елдан 1821 елга кадәр мөстәкыйльлек яклы көчләр нигездә аерым партизан отрядларыннан гына торган. Шушы мохиттән ике кеше аерылып чыкты — Оахакадан һәм Пвебладан , алар гаскәрләрне җитәкләүгә сәләтле булганнар һәм үз тарафдарларының ышанычын яулый алганнар.

1815 ел ахырына, фетнәчеләрнең төп көчләре тар-мар ителгәннән соң, Яңа Испания (Мексика) яңадан Испания хакимияте астына буйсындырылды. Мексика патриотлары коралларын ташламасалар һәм көрәшне дәвам итсәләр дә, Морелос һәлак булгач инкыйлаб хәрәкәте сүрелә башлады. Роялистларның көч өстенлеге зур иде: фетнәчеләр саны 10 меңгә дә җитмәде, ә Испания яклы гаскәрләрдә 40 меңлек даими армия һәм шулкадәр үк санлы ополчение бар иде, димәк гомуми сан якынча 80 мең сугышчы булган, шулай ук аларның күбесе баш күтәрүчеләрдән яхшырак әзерләнгән һәм коралланган иде. Өстәвенә, яңа испан вице-короле Хуан-Руис-де-Аподака вазгыятьне контрольгә алу максатыннан коралны ташларга әзер булган һәрбер фетнәчене гафу итү турында фәрман чыгара.

Ун ел дәвам иткән гражданнар сугышларыннан һәм азатлык хәрәкәтенең ике җитәкчесе һәлак булганнан соң, 1820 ел башына мөстәкыйльлек өчен хәрәкәт таркалу чигенә җитте. Фетнәчеләр Испания гаскәрләренең кырыслыгына һәм күп кенә креолларның битарафлыгына очрады. Идальго һәм Морелосның тәртипсез гаскәрләренең рәхимсез гамәлләре аркасында күп кенә йогынтылы креоллар раса һәм сыйныфлар сугышыннан куркып, кансызрак юллар өмет итеп, консерватив Испания хакимиятләрен яклады.

Ләкин нәкъ менә шул чорда, ватанпәрвәрләр (фетнәчеләр) зур җиңелүләр кичергән вакытта, сугыш барышында борылыш килеп чыга — Испаниядәге уңышлы сепаратистик көчләр арасында радикаль үзгәрешләргә юл ачты. Креол элиталарының бер өлеше либераль реформалардан куркып, илне метрополиянең либераль йогынтысыннан аерып калдыруны теләде. 1820 елның декабрендә хөкүмәтнең баш күтәрүчеләргә каршы соңгы хәрби кампаниясе башланды — вице-король Хуан-Руис-де-Аподака Оахака штатында Герреро гаскәренә һөҗүм итү өчен җитәкче итеп билгели. Итурбиде — көрәшнең башында Идальго һәм Морелосны каты эзәрлекләве белән танылган креол офицеры була.

Либераль реформалардан курку нәтиҗәсендә Итурбиде һәм креоллар элитасының зур өлеше Испания тәхетенә хыянәт итеп, Герреро көчләре белән берләшә һәм партизаннар ягына күчә. 1821 елның 24 февралендә Игуала шәһәрендә Итрубиде «Игуала планы» дип аталган мөрәҗәгатен игълан итте. Анда Мексика халкы өчен өч төп гарантия таләп ителде: Мексиканың бәйсезлеге һәм конституцион монархия урнаштыру, креоллар белән испаннарның хокук тигезлеге һәм католик чиркәвенең хокукларын саклау.