Тимур ГалиевКазан ветеринария клиникаларына визит. ТР Муниципаль берәмлекләре порталы (Яңа), 23.10.2019, Тимур Мирзанур улы Галиев (Тимур Мирзанурович Галеев Тимур Галеев; 1977 елның 23 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Алабуга районы, Менделеевск) ― дәүләт-хуҗалык эшлеклесе, 2025 елның 19 апреленнән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгыУказ Раиса РТ о назначении № 302 от 19.04.2025. Биология фәннәре кандидаты (2009). Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы (2020). Тәрҗемәи хәле 1977 елның 23 июлендәТимур Галеев: биография. Татар-информ Татарстан АССР Алабуга (1985 елданЛев Жаржевский. Территориальное деление Татарстана после революции. «Реальное время» Менделеевск) районы Менделеевск шәһәрендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә укырга кергән, анда 1999 елда «ветеринария табибы» белгечлеге буенча югары белем алган. 2009 елда «Төрле технологияләр кулланганда дуңгызларның физиологик-биохимик статусы һәм аны төзәтү» темасына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе ветеринария фәннәре докторы (1993), профессор (1998), ТР атказанган фән эшлеклесе (1998) Азат Миргасим улы Алимов Алимов Азат Миргасимович. Известные ученые) һәм биология фәннәре кандидаты булган Диссертация на тему «Физиолого-биохимический статус свиней при разной технологии содержания и его коррекция». Хезмәт юлы Ветеринария өлкәсендә үзенең хезмәт эшчәнлеген 1999 елда «Менделеевск дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесендә ветеринария табибы вазыйфасыннан башлаган. Ике елдан соң әлеге учреждениенең баш ветеринария табибы урынбасары урынын алган. Алга таба 2002 елда аның хезмәт эшчәнлеге Алабуга муниципаль районы белән бәйле була, ул анда ветеринария бактериология лабораториясе мөдире, ветеринария табибы-бактериологы һәм Алабуга шәһәренең «Алабуга дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУнең башлыгы урынбасары булып эшләгән.
2010 елда «Менделеевск дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы итеп билгеләп куелган. 2015 елдан «Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ җитәкчесе. 2025 елның апреленнән ― Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы. Бу вазыйфада ул Арча районын җитәкләгән Алмаз Хисаметдиновны алмаштырганМинниханов назначил Тимура Галеева начальником главного управления ветеринарии кабмина Татарстана. Бизнес-Онлайн, 19.04.2025Галеев Тимур Мирзанурович. Татцентр.ру. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2020 ― Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы ― республиканың ветеринария хезмәтен үстерүгә керткән өлеше һәм профессионализмы өчен ведомство бүләкләре Шәхси тормышы Өйләнгән, ике бала тәрбияли. Искәрмәләр
Сылтамалар Галиев Тимур Мирзанур улы. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе
Төркем:Татарстанның атказанган ветеринария табиблары Төркем:Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар Төркем:Ветеринарлар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Биология фәннәре кандидатлары