Ясумаса Канада ((金田 康正), 1949, Химэдзи —2020 елның 11 феврале) — япон математигы.
Ясумаса Канада гыйльми даирәләрдә үзенең пи санын (аның өтердән соң кыйммәтен) исәпләү буенча эшләре белән ат казанган. 1997 елдан бирле ул — Токио университетының информатика профессоры.
π санын исәпләү Хәзерге көнгә кадәр Ясумаса Канада пи санының кыйммәтен исәпләү буенча рекордка ия. Шулай, Hitachi SR 8000/MPP суперкомпьютеры пи санының өтердән соң 1,2411 триллион тамгасын исәпләгән. Компьютерның исәпләү тизлеге — секундына 2 триллион операция, ә оператив хәтер — 1 терабайт. Бу исәпләү 2002 елның 6 декабрендә чынлыкка ашкан һәм 400 сәгатьтән артык дәвам иткән. Исәпләүләр Мэчин формулалары буенча алып барылган булган, әмма шулай ук башка алгоритмнар: Брент—Саламин, Борвейннарныкы һ.б. кулланылган булган. 1995 елда махсус Бейли—Борвейн—Плауфф формуласы барлыкка китерелгән булган:
Элегрәк, 1981 елда Ясумаса пи санының өтердән соң ике миллион тамгага кадәр кыйммәтен исәпләгән. 1995 елда 6 миллиард тамга мәгълүм булган. 1997 елга ул өтердән соң 51 539 600 000 тамга исәпли алган. 1999 елда — 206 158 430 000 тамга.
Искәрмәләр
Төркем:Математиклар