Илназ Баһ (сәхнә псевдонимы), Илназ Фаил улы Баһавиев (Ильназ Фаилович Багавиев; 1983 елның 27 ноябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Арча районы) ― эстрада җырчысы, республика конкурслары лауреаты, композитор, педагог, «Барс-Рекордс» ҖЧҖ артист-вокалисты. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2018).

Тәрҗемәи хәле

1983 елның 27 ноябрендә Татарстан АССР Арча районында өч балалы гаиләдә туган. Әтисе Фаил Сәләхетдин улы (1941―2011), әнисе Наҗия (?―2024; тумышы белән Урта Пошалымнан) «Спи спокойно, спасибо за всё»: Ильназ Бах простился с матерью. Взгляд из Казани. Подписывайтесь! на Дзен, 16.11.2024. Абыйлары Алмаз (1974)Алмаз Багавиев Вконтакте, НиязНияз Багавиев Вконтакте, икесе дә гаиләләре белән Арчада яшиләр, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куялар.

Гармунда уйнарга дүрт яшьтә өйрәнгән. Балачактан ук музыка белән кызыксына, һәм әти-әнисе аны музыка мәктәбенә бирә. Алты ел Арча сәнгать мәктәбендә татар халык уен коралларында уйнарга өйрәнгән (укытучысы сәнгать мәктәбе директоры Альберт Сәлах улы Гайнетдинов)Эльза Газизова. Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ: «Өйдә татарча гына сөйләшәбез». «Мәдәни Җомга», № 47 (1565), 28.11.2025. – Б.12-13.

9нчы сыйныфны тәмамлагач, укытучысы тәкъдиме белән 1999 елда И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга кергән (укытучысы Мулланур Гаян улы Габитов; 2003 елда тәмамлаган). Училищедан соң Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында укуын дәвам иткән, аспирантура тәмамлаган. Студент вакытта «Сәфәр» төркемендә эшләп, «Татар йолдызлары фабрикасы» конкурсында катнаша, «Гөлназым», «Гөлиям», «Лилиям», «Татар кызлары матур» кебек җырларны башкарган. Казан дәүләт педагогика университетының «Мизгел» халык театрының сәнгать-куелыш бүлеге мөдире, әйдәп баручы актеры булган һәм әлеге университетта укыткан.

Илназ Баһның таныткан һәм шунда ук хитка әверелгән җыры ― «Аңла йөрәгемне» җырыИлназ Баһ «Аңла йөрәгемне» җырын башкара, 03:56 (сүзләрен һәм көен җырчы үзе язган)Ольга Иванычева. Бах на татарском языке. «Казанские ведомости», 30.03.2010. Соңрак бу җыр өчен Илназ Сафиуллин клип төшергән. Хәзерге вакытта җырчы репертуарында 30лап җыр бар (аларның кайберләрен татар эстрадасының башка йолдызлары да башкара): «Эх, бу дөнья куласа», «Хәлләремне белим дисәң», «Килен төшкәндә», «Иң матур кыз», «Ярый әле син бар янымда», «Бер күрешү үзе бер гомер», «Ялгыштым», «Яшьлек язы», «Башкорт аты», «Зинһар, исән кайтыгыз» (соңгы икесе Альбина Рәҗәп сүзләренә) һ.б. Илназ Баһ ― җырлар авторы да, гармунда һәм курайда уйнау остасы да. «Баһ» «Мизгел» студентлар халык театры җитәкчесе РФ атказанган артисты Марсель Җаббаров ярдәмендә барлыкка килгән Илназ Баһ (Баһавиев Илназ Фаил улы). Татарча видео һәм җырлар Вконтакте, 27.11.2014.

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров 2004 елда оештырган «Пошалым чаналары» җыр бәйгесендә катнашып, лауреат булган. Рөстәм Закиров үзенең төркемендә музыкант булып эшләргә тәкъдим иткән. Әлеге төркемдә бэк-вокалда җырлаучы булачак хатыны Гүзәл Идрисова белән танышкан.

«Барс-Рекордс» ҖЧҖ артист-вокалисты.

Казанның Совет районы 149нчы лицеенда педагог-оештыручы булып эшләгәнСемья Багавиевых. «Гаилә канаты астында» (Под крылом семьи) Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы Вконтакте, 27.08.2024.

Дискография Альбомнар Аңла йөрәгемне (2009, 2021) Бер күрешү үзе бер гомер (2012) Яныңа барам әле (2013) Эх, дөнья куласа (2016) һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2004 ― «Йолдызлык-Созвездие» (диплом) 2005 ― «Ягымлы яз» (2нче урын) 2018 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты ― музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны җырчы, вокал педагогы Гүзәл Идрисова (1979 елда Чаллыда туган), ТР атказанган артисты (2023). Уллары Камил (2011 елгы, баянда уйный, күп конкурслар лауреаты), Рамил (2014 елгы, спорт белән дус, бәрмә уен коралларында уйный), Марсель (2016 елгы, курайда уйный, конкурслар лауреаты)Милена Новикова. Илназ Баһ олы улы турында: «Машина түгел, кечкенә уенчык гармун сайлады». Интертат, 1.01.2026. Конкурсларда катнаштыру буенча күбрәк әниләре шөгыльләнә.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Эльза Газизова. Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ: «Өйдә татарча гына сөйләшәбез». «Мәдәни Җомга», № 47 (1565), 28.11.2025. – Б.12-13.

Сылтамалар Илназ һәм Гүзәл Баһавиевлар төркеме Вконтакте Ильназ Бах: albums, songs, concerts. Deezer.com Лилия Гәрәева. Илназ Баһ турында 13 факт. «Сөембикә», 16.02.2018

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан музыка училищесын тәмамлаучылар Төркем:Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар