Коштаулы, Коштавыл — Татарстан Республикасының Апас районына керүче авыл. Географиясе Коштаулы Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 89 чакрым, ә район үзәге Апастан көньяк-көнбатышка таба 15 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Географик урнашуы Сембер—Свияжск тимер юл тармагыАртур Зайцев. Строительство железнодорожной линии Свияжск — Ульяновск . infourok.ru янында урнашкан. Апас шәһәр тибындагы бистәсеннән 18 км көньяк-көнбатышка урнашкан.

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 251 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 96.02%, башка халыклар — 3.98%.

Атаманың этимологиясе Топоним «кош» сүзе һәм «тау» оронимик терминының кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Тарих Авыл 1647—1651 елларда беренче мәртәбә искә алына. XVIII гасырдан алып XIX гасырның беренче яртысына кадәр авыл халкы дәүләт крестьяннары итеп исәпләнгән. Игенчелек, терлек үрчетү, тимер һәм каеш сбруя һөнәрләре белән шөгыльләнгәннәр. XX гасырның башында авылда 1 мәчет, мәдрәсә, 2 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, 5 төрле ашамлык кибете булуы теркәлә. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Тәтеш өязе Черки-Килдураз вулысына кергән, 1927 елдан ТАССРның Буа кантонына керә. 1930 елның 10 августыннан алып Апас районына, 1963 елның 1 февраленнән Буа районына, 1964 елның 4 мартыннан тагын Апас районына кайтарыла. Икътисади әһәмияте Хәзерге көндә авыл халкы игенчелек һәм сөтчелек белән мәшһүр. Авылда май заводы урнашкан. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Шәхесләр Рәшит Байбиков (1965), балалар хирургы, медицина фәннәре кандидаты (2015), ТР (2014) һәм РФ (2020) атказанган табибы. Авыл гимны Авыл гимны. "Коштавылым - туган авылым!" (Гөлнур Айзат сүзләре, Фирзәр Мортазин көе) Искәрмәләр

Әдәбият Татарская энциклопедия. К.: Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. I том (А — Л). — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — 543 б. Саттаров Г. Ф. Татар топонимиясе. — Казан: Казан ун-ты нәшр., 1998. — 438 б. Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2006. — Т. 3: К-Л. — 664 с. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / төз. Ф. С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, З. Р. Садыйкова, Т. Х. Хәйретдинова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 б.