Күлтәс — Татарстан Республикасының Арча районындагы авыл. Ул Казаннан 87 чакрымда урнашкан. Географиясе Күлтәс Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 75 чакрым, ә район үзәге Арчадан төньяк-көнчыгышка таба 20 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарих Күлтәс авылы турында белешмәне XVIII йөз чыганагыннан (Д. А. Корсаков) таба алабыз. Калмес (Күлтәс) суы буена урнашкан Күлтәс авылында 42 ясаклы татар гомер иткән. Авыл И. А. Износков хезмәтендә дә (XIX йөз) искә алына. «Күлтәс, Күлтәс суы, Кече Пошалым, Күлтәс суы ярындагы Пошалым,— дип яза галим,— Себер элемтә юлының сул ягына урнашкан. Авылдагы 17 хуҗалыкта ислам динендәге 155 ир-ат һәм 159 хатын-кыз яшәгән, халкы Күлтәс авылы җәмгыятенә кергән. Тормыш-көнкүрешләре ярлы, кәсепләре умартачылык һәм иген игү булган». 1898 елгы китапта Күлтәс авылында татарлар яшәгәнлеге әйтелә. К. П. Берстель чыганагында күрсәтелгәнчә, Күлтәстә 350 татар кешесе исәпләнгән. Күлтәс авылы халкы июнь башында күршедәге Югары Пошалым, Урта Пошалым, Түбән Пошалым авыллары белән Пошалым җыены, икенче төрле Күлтәс җыены үткәргән. Күлтәс авылы зиратында XIX йөзгә мөнәсәбәтле кабер ташы табылган. Аңа болай дип язылган: «Мөхәммәд рәсүл Аллаһ. Нурмөхәммәт бине Таһир Күлтәс карьясендә күп сәнә имамәт итеп, 63 йәшендә миладийә 1884 беренче май вә һиҗрийә 1301 16 нчы рәҗәбтә вафат уларак мәдфүн». (Мәгънәсе: «Бу кабердә татар галиме Шәмсетдин Күлтәсинең әтисе җирләнгән».) Күлтәс авылы — Арча районының төньягында. Авылны өч яктан калын урман әйләндереп алган. Бу урман, еракларга сузылып, мари урманнарына барып тоташа. Авыл өстеннән иске олы юл үтә. Бу юлдан сөргенгә хөкем ителгән кешеләрне алып киткәннәр. Элегрәк авыл хәзерге урыныннан бераз өстәрәк, олы юлга елышып ук утырган булган. Олы юл якын булгач, авыл халкы юлчы-узгынчылардан шактый зыян күргән. Шунлыктан авыл яңа урынга, юлдан ике чакрым читкәрәк күчеп утырган. Борынгы заманнарда авыл тирәсендә вак күлләр күп булган, авылның исеме дә күл сүзеннән, дөресрәге «тәч күл» дигәннән килеп чыккан, имеш. Тора-бара бу тәчкүл атамасы Күлтәскә әйләнеп киткән. Авыл эченнән Күлтәс елгасы ага, ул авылдан ерак булмаган Сулы аланнан башлана һәм Казансу-га коя. Авылдан читтәрәк Тукбай елгасы, Түбән су буе, Зират асты чишмәсе, Габделхәй чишмәсе, Торна сазлыгы, Җенле наратлык, Пошалым каенлыгы, Нариман почмагы, Сулы алан, Гаяз аланы, Себер тракты исеме алган юл атамалары бар. Урман эченнән Чыпчык, Кенә, Арбаш юллары үтә. Бу юллар шул исемдәге авылларга илтә. Авыл артык зур түгел, анда 85 хуҗалык бар. Халык телендә Тегәрҗеп, Мәчет, Югары оч, Түбән оч, Атау, Аргы як урамнары исемнәре кулланыла. Авылда йомшак суы белән дан тоткан Корбаш коесы әле дә исән. Халык
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 123 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 91,06%, урыслар — 7,32%, башка халыклар — 1,63%.
Күренекле кешеләр = Күлтәс авылында мәгърифәтче, философ һәм астроном, дин галиме Шәмсетдин Күлтәси (1856—1930) туган һәм үскән. Шәмсетдин Күлтәсинең тулы исеме — Шәмсетдин-Мөхәммәд бине Нурмөхәммәд бине Таһир. Бу галимнең башка ир туганнары да булып, алар да мәдәниятебез тарихында якты эз калдырдылар. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.