Бәкер Чобан-задә (тулы исеме Бәкер Ваһап улы Чобан-задә, ) — кырымтатар шагыйре, галим-төрки телләр белгече.

Тәрҗемәи хәле 1893 елның 15 маенда Кырымның Карасубазар шәһәрендә туган. 1937 елның 13 октябрендә Бакыда вафат.

Карасубазарда урта мәктәп – рөшдияне (1908 ел), мөселман хәйрия җәмгыяте акчасына Истанбулда Галатасарай лицеен һәм университетның гарәп-француз бүлеген (1914 ел), Будапешт университетын (1920 ел) тәмамлый.

Хезмәт юлы Кыпчак теленең кулъязма һәйкәле булган «Кодекс куманикус»ны ( «[Коман мәҗмүгасы»н) өйрәнеп, 1920 елда докторлык диссертациясен яклый. Будапешт (Маҗарстан) һәм Лозанна (Швейцария) университетлары профессоры.

1922 елдан Кырым (В. И. Вернадский исемендәге Таврида милли) университеты ректоры. Татар педагогика техникумында укытучы булып эшли.Свод памятников истории, архитектуры и культуры крымских татар. Том III. г. Симферополь. — Белгород: «КОНСТАНТА», 2018. — с. 185—193. — 392 с.

1924 елда Азәрбайҗан хөкүмәте чакыруы буенча Бакы университетына күчә, азәрбайҗан телен латиницага күчерүдә башлап йөри. ССРБ Фәннәр академиясенең Азәрбайҗан бүлегенә әгъза итеп сайлана.

1930-1935 елларда Фәрганә, Бохара пединститутларында, Ташкәнт университетында укыта.

1935 елда Париж тел белеме җәмгыятенә сайлана.

Репрессия корбаны 1928 елдан Кырым һәм Бакы матбугатында Бәкер Чобан-задәне «пантюркизм»да гаепләп, аңа каршы язмалар күренә башлый.

1937 елның 28 гыйнварында Кисловодскида кулга алына. «Милли һәм пантюркист оешмалар эшчәнлегендә катнашу»да гаепләнеп, иң каты җәзага хөкем ителә.

1937 елның 13 октябрендә атыла.

Фәнни хезмәтләре Кумык теле буенча беренчел хәбәрләр (рус телендә). Бакы,1926. Кумык теле һәм сөйләме буенча чыгыш (төрки телдә). Бакы, 1926. Төрки-татар диалектологиясе (рус телендә). Бакы, 1927. Фөзүли (җыентык). Бакы, 1925 ел. Нәваи (җыентык). Бакы, 1926 ел. Төрки-татар тел белеменә кереш (азәрбайҗан телендә). Бакы, 1924 ел. Кырымтатар теленең фәнни грамматикасы (госманлы телендә). Акъяр, 1925 ел. Татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы. Бакы, 1926 ел. Төрки тел грамматикасы (төрки телдә). Бакы, 1930 ел һ.б. Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

http://www.kitaphane.crimea.ua/ru/bekir-choban-zade-poet.html http://www.chobanzade.org/index.php?option=com_content&view=frontpage&lang=ru http://anaurt.com/qrt/content/bekir-choban-zade1893-1937 http://www.slideshare.net/elibgaspra/ss-29106876 http://anaurt.com/qrt/content/bekir-choban-zade1893-1937

Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Кырымтатар язучылары Төркем:Кырымтатар шагыйрьләре Төркем:Азәрбайҗан язучылары Төркем:Репрессияләнгән татарлар Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары Төркем:Төрки телләр белгечләре Төркем:Профессорлар Төркем:Ректорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Будапешт университетын тәмамлаучылар