Сергей Лывин, Сергей Осип улы Лывин (; 1923 елның 29 сентябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Питрәч районы, Черемыш ― 2004 ел, РФ, ТР, Казан) ― сынлы сәнгать остасы, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1952) Сергей Осипович Лывин - биография. Артхив. Тукай бүләге иясе (1978).
Тәрҗемәи хәле 1923 елның 29 сентябрендә Татарстан АССРның Питрәч районы Черемышево авылында туган. 2004 елда Казанда вафат Лывин Сергей Осипович. Татарская энциклопедия TATARICA
Сугышта Бөек Ватан сугышында Украина фронтында 78нче полкның 25нче укчы дивизиясендә, Курск дугасында 5нче артиллерия дивизиясендә өлкән сержант буларак катнаша. Ике Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән Большая биографическая энциклопедия.
Сугыштан соң Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаган (1947). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1952).
1965―1980 елларда ― Татарстан АССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.
Күп тапкырлар Казан шәһәр Советы депутаты булып сайланган.
Чуаш дәүләт сәнгать музеенда 2 хезмәте саклана
Иҗаты Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарыннан берсе. Лирик пейзаж остасы. Аның рәсемнәрендә республика табигатенең төрле фасыллардагы халәте шигъри чишелешен табаЧервонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975.
Кышкы фасылны рәссам бигрәк тә нечкә тоемлый. Агач ботакларындагы көмеш төсендәге сыкыларга, көпшәк карларга, февраль аеның зәңгәрсу басуларына багышланган кышкы пейзажлары ак төснең гади күзгә бәрелеп тормый торган төсмерләрен оста кулланып ясалган. «Мартта», «Мартның беренче көне», «Яз якынлашуы», «Май киче» кебек язгы пейзажларын карагач, кәеф күтәренкелеге кичерәсең.
Узган гасырның 60 нчы елларында ясалган нефть ягы пейзажлары «Буровой янында», «Баулы кырлары», «Татарстан юллары», «Татарстан киңлекләрендә»карарга: http://kykolnik.livejournal.com/855226.html?thread=9415866 контраст төсләргә бигрәк тә бай.
1970-елларда иҗат ителгән Владимир Ленин исеменә бәйле пейзажлар шәлкемендә рәссамның туган ягы Питрәчнең, күрше авыл Ленино-Кокушкино (Апакайның) табигате яратып тасвирлана. Бу елларда республиканың тарихи һәйкәлләре шәлкемен ясау ― иҗатында бер баскычка күтәрелү булып тора, рәссам яңа пастель техникасын куллана башлый.
1975―1976 елларда ясаган эшләреннән Габдулла Тукайга багышланган «Йөрәктә һәм күңелдә син, и туган як» (Т) шәлкеме тормышчан булуы белән аерылып тораГ. Могильникова. С.О.Лывин / В. Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979).
Хезмәтләре «Тайницкая манарасы» (1958) «Сөембикә манарасы» (1960) “Татарстан киңлекләрендә” (На просторах Татарии) (1960) “Нефть чыккан якларда” (1965) “Баулы кырлары” (1967) “Кокушкино” (1969) “Черемышево болыннары” “Кышкы иркен урманда” (1976) “Алтын нурлар кояш батканда” (1976) “Тынлык уртасында” (1976) “Көз” (1977)
Катнашкан күргәзмәләре Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге (1957) Мәскәүдә «Совет Россиясе» күргәзмәсе (1961) Бөтенсоюз сәнгать күргәзмәсе (1961) «Зур Идел» зона күргәзмәсе Мәскәүдә РСФСРның 16 автономияле республикасы күргәзмәсе Ленинградта «Совет Татарстаны» күргәзмәсе (1972) Уфада «Совет Татарстаны» күргәзмәсе (1976) Шәхси күргәзмәләре (1959, 1973)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре. Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.(1960)http://artchive.ru/artists/23655 Татарстан АССРның халык рәссамы (1973) Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1978) ― Владимир Ленинга һәм Габдулла Тукайга багышланган картиналар шәлкеме өчен Хөрмәт Билгесе ордены Искәрмәләр
Әдәбият В. Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979. Червонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975. Сылтамалар Лывин Сергей Осипович. Татарская энциклопедия TATARICA Сергей Осипович Лывин - биография. Артхив
Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары