Ташхуҗа Хуҗаев, Ташхуҗа Гомәр улы Хуҗаев (кирилл. , лат. , 1922 елның 1 сентябре, РСФСР, Төркестан АССР, Ташкәнт ― 1975 елның 22 мае, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкәнт) — үзбәк режиссёры, театр һәм кино актёры, театр мөгаллиме, тәрҗемәче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт (1967) һәм Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт (1970) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1922 елның 1 сентябрендә РСФСР составындагы Төркестан АССР башкаласы Ташкәнтта туган. 1975 елда вафат.
1951 елда Ташкәнт театр-сәнгать институтының режиссёрлык факультетын тәмамлый.
1950 елдан Хәмзә исемендәге Үзбәк академия драма театрында эшли башлый. 1957―1960, 1964―1971 елларда — баш режиссёры.
1957―1970 елларда ― Ташкәнт театр-сәнгать институтында укыта.
1970―1975 елларда «Үзбәкфильм» киностудиясендә эшли, нәфис фильмнар төшерә, берничә рольдә уйный. Максим Горький исемендәге Ташкәнт дәүләт рус драма театрында, Мөкими исемендәге Үзбәк музыкаль театрында, үзбәк телевидениесендә күпсанлы спектакльләр куя. Үзбәк теленә рус, чит ил язучыларының сәхнә әсәрләрен, К. С. Станиславскийның «Актёрның үз өстендә эшләве» китабын тәрҗемә итте.
Иҗаты Театрда куйган спектакльләре «Гаилә» (Попов, 1952), «Үлемсезлек юлыннан» (Брагин, Товстоногов, 1952), «Ефәк сюзане» (Абдулла Каһһар, 1952, А. Гинзбург белән бергә), «Йөрәк серләре» (Б. Рахманов, 1953), «Изге кан» (Айбек, 1954), «Шәхси эш» (Штейн, 1956), «Юл күрсәтүче йолдыз» (Камил Яшен, 1958), «Хөррият» (Уйгун, 1958), «Фуркат» (Т. Хуҗаев, 1959, Б. Авезов белән бергә), «Гүзәлем Әсәл» (Чыңгыз Айтматов, 1964), «Хатын-кыз тормышы» («Урланган тормыш» (Моримото Каору, 1965), “«Монсерра» (Роблес, 1967)http://www.kino-teatr.ru/kino/acter/m/sov/47053/bio, «Бәйрәмнең бер көне» (Назыйм Хикмәт).
Кинодагы рольләре «Айгөл» к/ф - Ярматов, колхоз рәисе (1936). «Кешеләр арасында бер ялгызы» к/ф - Ядегәрбәк (1973) «Әбү Рәйхан Бируни» к/ф - Дамгани , Мәхмүд Газнәви сараенда математик һәм астроном (1974)http://www.kino-teatr.ru/kino/acter/m/sov/47053/works/.
Мактаулы исемнәре Үзбәкстан ССРның халык артисты (1959). Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1967) — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклен сәхнәгә куйганы өченhttp://www.gabdullatukay.ru/rus/index.php?option=com_content&task=view&id=1431&Itemid=76. Үзбәкстан ССРның Хәмзә Хәкимзадә Ниязи исемендәге дәүләт премиясе (1970).
Чыганаклар Театральная энциклопедия. Том 5/Глав. ред. П. А. Марков - М.: Советская энциклопедия, 1967. - 1136 стб. с илл., 8 л. илл. Нафиса Захидова. Ташходжа Ходжаев. Ташкент, 1980. Нафиса Захидова. Творчество народного артиста Узбекской ССР Т. Ходжаева. Ташкент, 1985.
Тышкы сылтамалар cheloveknauka.com istoriya-teatra.ru okino.ua libedu.ru Искәрмәләр
Төркем:Үзбәкстан язучылары Төркем:Үзбәкстан режиссёрлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге премиясе лауреатлары